Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге «Татарстан - Эфиопия» түгәрәк өстәле узды. Анда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, Демократик Эфиопия Федератив Республикасы тышкы эшләр министры Мисгану Арга Моач, Эфиопия тау чыгару сәнәгате министры Хабтаму Тегегне һәм башкалар катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, Эфиопия делегациясе Казанга Премьер-министр Абий Әхмәд җитәкчелегендә килде.
Очрашуда яклар үз төбәкләренең сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләделәр. Татарстан белән Эфиопия арасындагы хезмәттәшлекнең алга таба үсеше турында фикер алыштылар.
«Безнең куәтле сәнәгать потенциалыбыз барлык юнәлешләрдә дә - суднолар төзелешендә дә, авиатөзелештә дә, машина төзелеше һәм приборлар төзүдә дә бар. Шулай ук без агросәнәгать комплексында лидерларның берсе. Һәм, әлбәттә, безнең республика инвестицияләр өчен ачык. Безнең өчен Эфиопия – без күптән дус булган перспективалы илләрнең берсе», — диде Олег Коробченко.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Эфиопиядә сәнәгать һәм агросәнәгать парклары, ИКТ-парклар, Аддис-Абеба шәһәр читендәге фармацевтика паркы, Дыре-Дауа шәһәрендә ирекле сәүдә зонасы бар.
Делегация БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды һәм аның масштабы белән тәэсирләнде.