ТР Хөкүмәте Йортында нефть-газ һәм нефть эшкәртү өлкәләрендә берничә инновацион чишелеш тәкъдим иттеләр

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Катнашучыларга медицина, нефть-газ һәм нефть эшкәртү өлкәләрендәге инновацион чишелешләр, шулай ук миграция хезмәтләре өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча тәкъдимнәр тәкъдим ителде.

«Росатом Наука» АҖнең үсеш һәм халыкара бизнес буенча генераль директор урынбасары Петр Зеленов (Мәскәү) «Росатом» корпорациясенең фәнни-технологик компетенцияләре турында сөйләде.

Бу - «Росатом» КТ фәнни дивизионының идарәче компаниясе, аның контурына 12 фәнни-тикшеренү институты керә. Алар 3 блокка берләштерелгән – химик-технологик, электрофизик һәм физик-энергетика.

 «Татнефтехиминвест-Холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин якын киләчәктә хезмәттәшлекнең перспектив вариантларын билгеләү өчен Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләренең «Росатом Наука» белән очрашуын оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итте.

«Инвестинновация» ҖЧҖ идарәче директоры Алексей Чамовских (Иннополис) компаниянең инновацион проектларын тәкъдир итте. Аерым алганда, нефть һәм газ чыгарганда цифрлы игезәкләрне куллану турында сөйләде. Әлеге проект цифрлаштырылган нефть чыгаруны һәм чимал әзерләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә технологик процессны оптимальләштерергә, шулай ук төрле куркынычларны булдырмый калырга мөмкин.

BRICS Mobility (Мәскәү) халыкара проектын җитәкләгән Наталья Вершинина-Адельман БРИКС илләреннән чит ил персоналын яллау буенча хезмәттәшлек тәкъдим итте. BRICS Mobility - миграция хезмәтләре өлкәсендә 10 елдан артык эш тәҗрибәсе белән проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International