Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады. Республиканың сәнәгать потенциалы турында аңа Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде.
- Мин Татарстанда берничә тапкыр булдым. Биредәге күп кенә предприятиеләр белән таныш. Бүген-иртәгә-берсекөнгә республикада эшлибез. Зеленодольскида, суднолар төзү предприятиесендә булачакбыз. Татарстан - сәнәгать күзлегеннән чыгып караганда терәк регион. Предприятиеләрнең экспорт потенциалы планында ил өчен мөһим әйбер күп. Республика җитәкчелегенең Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенең барлык ярдәм чараларын куллануына бик шатмын. Соңгы визит барышында без Рөстәм Нургалиевич белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча норматив базаларны тулыландыру мөмкинлекләре, үзгәрешләр турында сөйләштек. Тәкъдимнәр мөһим иде, һәм без аларны эшкә алдык инде. Алар Татарстанга гына түгел, илнең башка төбәкләренә дә сәнәгатьне үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз. Президентыбыз тарафыннан амбициоз бурычлар куелды. Без өстәлгән бәя буенча җитди үсәргә тиеш - 2030 елга фактта 40% ка. Эшкәртүдә үсеш шактый югары дәвам итә. 8 ай нәтиҗәләре буенча - 8%тан артык. Хәзер безнең бурыч - югары банк ставкаларына карамастан, илкүләм техник лидерлык проектлары белән бәйле төп проектлар гамәлгә ашырылсын өчен яңа инструментлар эшләү. Бу химиядәге яңа материалларга да кагыла. Монда Татарстанның перспективалары бик яхшы. Нефтехимия - илкүләм проект өчен база. Хәзер тармак лидерлары - тышкы базарга да, эчке базарга да йөз тотып, безгә торгызырга кирәк булган товарлар чылбырларын Сибур, ТАИФ һәм башкалар белән җентекләп эшкәртәбез. Безнең нефть химиясе комплексына элеккеге даныбызны кайтару өчен бөтен мөмкинлекләребез бар.
БРИКС саммитында катнашучыларга «Эйдос Робототехника» компаниясенең эшләнмәләре дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Татарстанга соңгы визиты барышында без станоклар һәм роботлар, автоматлаштыру чаралары буенча яңа илкүләм проект турында җентекләп фикер алыштык. Хәзерге вакытта безнең җитештерү куәтләренең никадәр җитди эшләвен исәпкә алып (75% артыгы - бик югары дәрәҗә), хезмәт базарында кешеләр өчен зур көндәшлек. Һәм бу чакыруга җавапларның берсе - роботлаштыру дәрәҗәсен күтәрү. Россия Президенты безгә максат куйды - роботлаштыру дәрәҗәсе буенча топ-25 ил арасына эләгү. Роботны ясау гына аз, аны җитештерүгә интеграцияләргә кирәк. Яңа илкүләм проект 2025 елдан башлап старт ала. Ул дистәдән артык ярдәм инструментларын, шул исәптән роботларны кулланучылар өчен ташламаларны күздә тота. Ике-өч ел эчендә бу базарны сизелерлек үстерә һәм уңышлы мисаллар күрсәтә алырбыз дип өметләнәбез, завод директорлары монда өстәмә чыгымнарны күрсен өчен түгел, ә үз җитештерүчәнлеген арттыру ысулы, производствоны яңа технологик дәрәҗәгә чыгарырга теләсеннәр өчен, - диде Антон Алиханов.