ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Монголия Президенты Администрациясе җитәкчесе Гомбожава Занданшатар белән очрашты.
Россия белән Монголия арасындагы партнерлыкны үстерү - ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итүче мөһим бурыч. Соңгы елларда Монголия белән Татарстан арасында сәүдә үсеше күзәтелә.
Очрашуда билгеләп үткәнчә, сәнәгатьнең күп тармакларында, шул исәптән авиатөзелештә, вертолетлар төзелешендә, суднолар төзелешендә, шулай ук зур йөк машиналары җитештерүдә бәйләнеш нокталарын табарга мөмкин.
Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән».
Шулай ук Олег Коробченко катнашында Монголия Президенты Администрациясе җитәкчесе «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды.