Казанда "Татарстан-Тюрингия" икътисадый форумы узды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

2016 елның 20 апрелендә Тюрингия Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгындагы Тюрингия делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында Казанда “Татарстан-Тюрингия” икътисадый форумы булып узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Тюрингия Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләтенең икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан һәм Тюрингия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп алман телендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Тюрингия эшлекле вәкилләренә Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалының кыскача презентациясен тәкъдим итте. Ул Татарстан Республикасы белән Германия Федератив Республикасы (ГФР) сәүдә- икътисадый хезмәттәшлеге кысаларында 2015 елда тышкы сәүдә әйләнеше 1 млрд. евродан артып китүен хәбәр итте. Татарстан Республикасы Германиянең башка регионнары белән дә озак вакытлы элемтәдә тора. Соңгы берничә елда Татарстан һәм Тюрингия арасында хезмәттәшлек үсә.

Алберт Кәримов ассызыклаганча, ике якка да файдалы хезмәттәшлекне арттыру өчен потенциал җитәрлек, димәк, тышкы сәүдә әйләнеше күләмен дә арттыру мөмкин.

Татарстанны Россиянең икътисади үсеш алган регионнарының берсе буларак тасвирлаганда, куәтле сәнәгать җитештерүенә һәм уңышлы инвестицион климатка, югары фәнни потенциалга ия булуын, Татарстан икътисадының нигезен сәнәгать җитештерүе алып торуын билгеләп үтте ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе.        

Татарстан Республикасында гомумроссия полиэтилен күләменең яртысы  җитештерелә (50%), синтетик каучукның яртысы (46,4%), автомобиль шиналарының чиреге (26%), йөк машиналарының чиреге (25,6%), шулай ук (2016 елның 1 кварталы йомгаклары буенча) республикада авыр йөк автомобильләренең 59% җыела (барлыгы 40 тоннадан артык).

Төп социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер-регионнарының беренче унлыгына керә. 2015 елда Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 11,4 млрд. евро тәшкил иткән. 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе күләме 27,5 млрд. евро тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы сәнәгате структурасында иң зур чагыштырма күләмне алып торалар: нефть продуктларын һәм нефть химиясен җитештерү (37,6%), файдалы казылмалар чыгару (23,6%), машина төзелеше (19,8%), азык-төлек продуктлары җитештерү (8,5%).

Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе төзелгән. Республика үсешенең стратегик юнәлешләре - инновацияләр һәм инвестицияләр хисабына икътисадны модернизацияләү белән  сәнәгатьнең чимал тармаклары өлешен кыскарту.

Алберт Кәримов кыскача ТР сәнәгатенең төп тармакларын тасвирлады.

Сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә нефть, газ, химия комплексы 61%  тәшкил итә. 2015 елда республикада 34 млн. тонна нефть чыгарылган, 17 млн. тонна нефть эшкәртелгән. "Татнефть" компаниясенең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары яңа комплексын төзү республикада нефть эшкәртү  күләмен 16 млн. тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Киләчәктә  республикада нефть эшкәртү күләмен елына 22-23 млн. тоннага кадәр җиткерү  планлаштырыла.

Алберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан Республикасы нефть, химия комплексы продукциясен җитештерү буенча төп уенчы булып тора. Әлеге тармакта төп җитештерүче булып "ТАИФ" компанияләре төркеме тора. Әлеге төркемгә кергән Республиканың "Түбән Кама Нефтехим", "Казаноргсинтез" предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән полимерлар (полиэтилен, полистирол, АБС)  автомобиль, авиа-, суднолар төзелешендә, торбалар җитештерүдә һәм товарларны күпләп куллану өлкәсендә кулланыла. "ТАИФ-НК" тулысынча 100%  "ЕВРО-5" сыйфатлы европа стандартына туры килүче дизель ягулыгы җитештерүгә күчте.

Химия һәм нефть химиясе өлкәсендә кече һәм урта бизнеска ярдәм кысаларында  республикада инновацион, индустриаль мәйданчыклар булдырылды ("Химград" Технополисы, "Кама Аланы" индустриаль паркы, М7 индустриаль паркы,  "Идея-Юго-Восток" Технопаркы һәм "АгроИдея" ҖЧҖ).

Машина төзелеше сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә 20% тәшкил итә. (җибәрү күләме 5,5 млрд. евро). Татарстан Республикасының автомобиль төзелеше кластерында үзәкне Россия Федерациясе транспорт чаралары җитештерүчеләрнең иң эресе булган "КАМАЗ", "Форд Соллерс" уртак предприятиесе формалаштыра.

2015 елның йомгаклары буенча "КАМАЗ" 28,3 мең йөк автомобиле җитештергән. 2015 елда "Форд Соллерс" уртак предприятиесе 23меңнән артык  автомобиль саткан.

Дөньяның 100 артык илендә кулланылучы урта авырлыклы йөк күтәрелешле вертолетлар җитештерүче "Казан вертолет заводы" бу өлкәдә лидер. Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан яңа төр самолетлар булдыруда актив катнаша. "Горбунов” исемендәге Казан авиация заводында-"Туполев" ҖАҖ филиалында "Ту-214" модификацияле заманча уртамагистраль самолетлар  төзү   башкарыла, шулай ук, композит материаллардан детальләр һәм төеннәр җитештерелә (авиация һәм вертолет төзелеше өлкәсендә яңа юнәлеш).

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, республикада шулай ук, 200 дән артык предприятие эшли, җибәрелгән продукция күләме 5 млн. евродан алып 150 млн. еврога кадә. Алар Татарстанның шундый тармаклары: машина төзелеше ("ЕЛАЗ", "ПКФ "Бетар", "Казанкомпрессормаш"); суднолар төзү (“Горький" исемендәге Яшел Үзән заводы"); химия һәм нефть химиясе ("Кварт", "Менделеевсказот", "Татхимфармпрепараты", "Данафлекс", "Сафпласт"); халык куллану товарлары ("Мелита", "ПОЗИС", "Нәфис", "Татспиртпром").

Ул ассызыклаганча, "Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән 2006 елдан бирле Татарстанда "Алабуга" Махсус Икътисади Зона булдырылды һәм эшли,  анда инвесторларга тулысынча әзерләгән сәнәгать, инженерлык, телекоммуникацион, транспорт, таможня инфраструктурасы, шулай ук, салым ташламалары бирелә ("Алабуга" резидентларына бирелә торган преференцияләр арасында электртапшыру линияләренә бушлай тоташтыру башкарыла).

Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, "Алабуга" территориясендә автомобиль төзелеше, приборлар төзү, нефть химиясе продукциясе җитештерү, төзелеш материаллары өлкәсендәге проектлар тормышка ашырыла. Бүген 48 резидент теркәлгән. 2015 елның бер кварталына булган мәгълүматлар буенча инвестицияләр күләме 1 426 миллиард евро тәшкил иткән.

Республикада актив рәвештә эре һәм кече бизнес предприятиеләре үсә - катлаулы автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләр, аларны җитештерү өчен  технологик җиһаз китертүчеләр. Профильле технопарклар челтәре булдырылды, шул исәптән, инновацион инфраструктура булдыруда гамәли үрнәк булып торган "Мастер" Кама индустриаль паркы". Хәзерге вакытта җитештерү мәйданнарының саны 479 мең кв. м., офис бүлмәләре– 77 мең кв. м. тәшкил итә. Бүген индустриаль паркта предприятиеләр-катнашучылар - 258 компания. 2016 елның 22 апрелендә КИП-мастер территориясендә суыткычлар җитештерү буенча кытай компаниясе HAIER заводын ачу планлаштырыла.

Алберт Кәримов сүзләренчә, алман партнерлар Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне авиация, станок төзелеше, текстиль сәнәгате, җиһаз кластеры тармакларында үстерү яклы. Ул ассызыклаганча, "Тюрингия белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә без зур өметләр баглыйбыз. Уздырыла торган Икътисадый форум нәтиҗәле кооперация өчен яңа мөмкинлекләр ача".

Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее Тюрингия сәүдә-икътисадый потенциалын тәкъдим итте.

Эшлекле форум барышында Schülken Form компаниясе "Химград" технополисы арасында ниятләр турында Меморандумына кул куелды.

Эшлекле форум программасы кысаларында Татарстан белән Тюрингия эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International