Яңа техника, технологияләр һәм материаллар булдыру һәм үстерүнең перспектив юнәлешләре тикшерелде

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

2016 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 4нче утырышы булып узды.

Координация советы утырышында Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов,  Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләтенең икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Станкопром" АҖ генераль директоры Дмитрий Косов, Татарстан һәм Тюрингия машина төзелеше предприятиеләре вәкилләре катнашты.

"Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы кысаларында чит ил партнерларыбыз һәм Татарстанның машина төзелеше компанияләре һәм металл эшкәртү комплексы очрашуларын ел саен үткәрү уңай традициягә әйләнеп бара, - диде Рөстәм Миңнеханов. Германия традиция буенча Татарстанның стратегик мөһим партнерларының берсе булып тора. Бүген безнең заманча җиһаз, сыйфатлы станок һәм инструменталь продкуциягә җитди мохтаҗлык бар. Һәм без республика территориясендә үзебезнең җитештерүне урнаштыру өчен Германиянең югары технологияле компанияләрен җәлеп итүдә кызыксынабыз. Россия - ул зур базар, аның территориясендә җитештерү мәйданчыкларына ия булу бизнес өчен бик перспектив һәм кызыктыргыч".

Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамеловка, Тюрингия делегациясе әгъзаларына Татарстанга булган визитлары һәм Координация советы утырышы эшендә катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.       

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтүенчә, "Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышының төп максаты - машина төзелеше әйберләрен ясау һәм проектлау өлкәсендә фәнни-техник казанышлар турында фикерләшү, фәнни-техник мәгълүмат белән бүлешүдә машина төзелеше предприятиеләре һәм фәнни оешмалар арасында элемтәләрне киңәйтүдә ярдәм итү, яңа техника, технологияләр, материаллар булдыру һәм үстерү перспектив юлларын билгеләү".

Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы барышында докладлар белән Тюрингия фән һәм санлы технологияләр, икътисад министры Вольфганг Тифензее, "Станкопром" АҖ генераль директоры Дмитрий Косов, Maison Quarz, ADEM, Schulkenform компанияләре вәкилләре чыгыш ясадылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International