2016 елның 20 апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Тюрингия Ирекле дәүләт (ГФР) делегациясе әгъзалары белән очрашуында катнашты.
Республика башлыгы билгеләгәнчә, делегация җитди һәм аның составында Тюрингия Республикасының Парламент һәм Хөкүмәт әгъзалары, сәнәгать предприятияләре вәкилләре бар.
Татарстанда булган бу ике көндә сезнең программагыз бик тыгыз иде, нәтиҗәдә сез безнең регион белән өлешчә булса да таныша алдыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия Ирекле дәүләт Премьер-министры Бодо Рамеловка мөрәҗәгать итеп.
Тик, бу-безнең республиканың бары тик бер өлеше генә әле, дип аныклады Рөстәм Миңнеханов. Гомумән алганда, Татарстан өч өлешкә бүленә, алар арасында Казан агломерациясе, анда машина төзүче заводлар, самолет һәм вертолет төзүче предприятияләр, нефтехимия предприятияләре, алга таба, зур күләмле нефтехимия һәм нефть эшкәртү, машина төзү һәм газ, химиясе белән Казан агломерациясе, шулай ук, регионның бөтен нефть сәнәгате урнашкан Әлмәт зонасы.
Шулай итеп, сез Казанда безнең икътисадның бары тик бер өлеше белән генә таныштыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Киләсе визитларында ул Тюрингия делегациясенә Кама кластеры белән танышырга тәкъдим итте.
Нәкъ менә Кама сәнәгать кластеры безнең регионның бүген төп "үсеш ноктасы" булып тора, дип белдерде, без Кама кластеры ноктасында якын берничә елда сәнәгать җитештерү күләмен өч тапкыр арттырырга уйлыйбыз. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу шул ук вакытта автомобиль төзелешендә, газ, химия өлкәсендә, нефть эшкәртү, нефтехимия җитештерүендә гамәлгә ашырылачак җитди инвестиция проектлары.
"Сезнең бу визитыгыз кысаларында безнең регион һәм аның икътисады турында яхшы тәэсир калгандыр дип өметләнеп калам,-диде Рөстәм Миңнеханов. Без, үз чиратыбызда, 2013 елда Тюрингияда булган визитыбызны рәхәтләнеп искә алабыз". Татарстан делегациясе әгъзалары ул вакытта "Эрфурт тәресе" мәйданчыгы сәнәгате белән таныштылар, Ильменау университетында булдылар, дип искә алды ул.
Татарстан Президенты Тюрингиягә агымдагы елның июнь аенда булачак визиты кысаларында аңа һәм татарстан коллегаларына нәтиҗәле эшләү насыйп булыр дип ышаныч белдерде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Бодо Рамелов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җаваплар бирделәр.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)