2016 елның 19 апрелендә Татарстанга эш визиты белән Тюрингия (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов килде.
"Казан" халыкара аэропортында Бодо Рамеловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршыладылар.
Тюрингия Премьер-министры визитының төп максаты - 2016 елның 20 апрелендә узачак "Татарстан-Тюрингия" иктисадый форумында катнашу.
Бодо Рамелов Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятияләренең 4-нче Координацион советы утырышында катнашачак.