2016 елның 20 апрелендә Тюрингия федераль җире Премьер-министры Бодо Рамелов Германия-Россия яңа технологияләр институтында (КМТТУ-КАИ) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөрде.
Тюрингия делегациясе составына Тюрингия парламенты вәкилләре, Техник унивеситет ректоры Ильменау Петер Шарфф керде.
Германия-Россия яңа технологияләр институтын карау программасы кысаларында институтны миллитранс мәгариф проекты буларак презентацияләү булды. Сәламләү сүзләре белән Тюрингия федераль җире Премьер-министры Бодо Рамелов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, КМТТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйлметдинов чыгыш ясадылар.
Шулай ук, "Машина төзелеше" Германия-Россия инжиниринг үзәгенең һәм Siemens укыту-тикшеренү лабораториясенең ачылышы булды.
"Машина төзелеше" Германия-Россия инжиниринг үзәге сәнәгать предприятиеләрендә тормышка ашыру өчен инновацион технологияләр һәм прогрессив җиһазлар эшләү һәм кертү, техник консалтинг, технология трансферы, шулай ук, Россия һәм Тюрингия арасында продукция экспорты/импорты һәм хезмәт күрсәтү эшен алып барачак.
Үзәк эшчәнлегенең технологик өлкәләре: машина төзелеше һәм сәнәгать җиһазлары җитештерү, автоматлаштыру һәм IT, лазер технологияләре, кою технологияләре, композит материаллар һәм башкалар. Казан Милли Тикшеренү Техник университеты-Казан Авиация Институты партнерлары булып чыгучылар: "Тюрингия икътисадый үсеш Агентлыгы" ҖЧҖ, Казан Гипронииавиапром, "КНИАТ Инновацион-технологик үзәге" сәнәгать технологияләре Технопаркы.
Казан Милли Тикшеренү Техник университеты-Казан Авиация Институтында "Автоматлаштыру һәм идарә итү системасы" Siemens укыту-тикшеренү лабораториясенең презентациясе булды. Әлеге лабораторияне Германия-Россия яңа технологияләр институтында (КМТТУ-КАИ) укучылар һәм башка студентлар өчен түбәндәге юнәлешләр буенча кулланырга ниятлиләр: система эшләнмәләре һәм техник кибернетика, информатика һәм исәпләү техникасы, шулай ук, Siemens җиһазларында һәм Simatic Step 7 программасы пакеты белән эшләү буенча Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре сәнәгате белгечләре квалификациясен күтәрү курсларын үткәрү өчен.
Әйтеп үтәргә кирәк, Siemens компаниясе тагын бер "Релей саклау һәм автоматика" укыту-тикшеренү лабораториясен ачырга ниятли.