Татарстан Тюрингия компанияләренең россия базарында эшләү өчен старт урыны итеп республика мәйданчыкларын сайлауларында кызыксына. Бу хакта бүген 2016 елның 20 апрелендә "Татарстан – Тюрингия" икътисадый форумында Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Форум эшендә Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее һәм башкалар катнашты.
Тюрингия делегациясе әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге, Россия һәм Германия җитәкчелегенә регион дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгытуда ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
"Бүген безнең төп бурычыбыз – бизнес үсешенең этәргечен дөрес сайларга. Дөнья базарларының күп кенә икътисад тармакларында гадәттәгечә алдынгы позицияләрне биләүче алман компанияләре белән Татарстан үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксына", – диде ТР Президенты.
Ул, шулай ук, Татарстан һәм Тюрингия эшлекле даирәләре тәҗрибә уртаклашачаклар, булган бизнес-мөмкинлекләр турында фикер алышачаклар, хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешерләр, дигән ышаныч белдерде.
“Германия-безнең әйдәп баручы тышкы икътисадый партнерыбыз. Бу илдән машиналар һәм җиһазлар импортының югары дәрәҗәсе күзәтелә. Германиядән тупланган инвестицияләр күләме якынча 1 млрд. евро тәшкил итә. Татарстанда барлыгы сезнең илдән чит ил инвестицияләре белән 80 нән артык предприятие", – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Р. Миңнеханов.
Ул искә төшергәнчә, Татарстан алдынгы алман компанияләре белән эшли, "Алабуга" МИЗ резидентлары арасында бүлендек һәм уртак предприятиеләр бар, республикада халыкта популярлык казанган алман сәүдә челтәрләре ачылды.
"Без Тюрингиядә автомобиль төзелеше, машина төзелеше, электроника, оптика, приборлар төзү һ. б. тармаклар яхшы үсеш алганын беләбез. Анда эре университетлар һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре урнашкан. Барлык бу юнәлешләр безнең республикабызның предприятие һәм оешмалары өчен бик кызыклы", – дип ассызыклады ТР лидеры.
"Без Казанда Германия-Россия яңа технологияләр институтын оештыру һәм үстерүдә Тюрингиянең әйдәп баручы югары уку йорты – Ильменау техник университеты актив катнашуына бик шат", – дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Тюрингия хезмәттәшлегендә мөһим юнәлеш югары технологияләр өлкәсе булырга тиеш.
"Россиянең сәнәгать өлкәсендә әйдәүче регионнарының берсе буларак Татарстан Тюрингия бизнесын энергетика, нефть химиясе, автомобиль төзелеше, самолет төзелеше, машина төзелеше, IT-технологияләр, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш өлкәләрендә һәм башка юнәлешләрдә булган мөмкинлекләре белән кызыксындыруы мөһим ", – диде ТР Президенты.
"Без үзара файдалы хезмәттәшлек итү өчен ачык һәм элемтәләрне үстерүгә дә әзер", – дип нәтиҗә ясады ул.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстанның сәүдә-икътисадый һәм сәнәгый потенциалы белән таныштырды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре Татарстан һәм Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1,1 млрд. евро тәшкил иткән. "Аны үстерү һәм арттыру өчен зур потенциал бар", – диде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, Татарстан икътисадының нигезе – сәнәгый җитештерү. Гомуми сәнәгый җитештерү күләмендә машина төзелеше 20 процент тәшкил итә, җибәрү күләме – 5,5 млрд. евро. "Республика төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Россия регион-лидерларының беренче унлыгына керә", – дип билгеләп үтте ул.
Узган ел йомгаклары буенча ТР сәнәгать җитештерүе күләме 27,5 млрд. евро тәшкил иткән, тышкы сәүдә әйләнеше – 11,5 млрд. евро. 2015 елда Татарстанда 34 млн. т нефть чыгарылган, 17 млн. т нефть эшкәртелгән, дип белдерде Алберт Кәримов, киләчәктә нефть эшкәртү күләмнәрен 23 млн. тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла, дип өстәде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе кунакларга 22 апрель көнне "Мастер" КИП территориясендә суыткычлар җитештерү буенча кытай компаниясе “Haier” заводын ачу планлаштырыла.
"Татарстан предприятиеләре алман партнерлары белән авиация тармагы, станок төзелеше, текстиль сәнәгате, җиһаз кластерында хезмәттәшлекне үстерү яклы – дип тәмамлады сүзен министр. – Без Тюрингия белән үзара файдалы хезмәттәшлек булыр дип өметләнәбез".
Мәгълүмат "Татар-информ"МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/20/500515/