Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “TGT Oilfield Services” компаниясенең технологик үзәгендә булды. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар озатып йөрделәр.
“TGT Oilfield Services” халыкара компаниясе һөнәри–геофизик тикшеренүләр өлкәсендә һәм углеводород ятмалары мониторингы сервис хезмәтләре, шулай ук геологик-гидродинамик модельләштерү буенча хезмәтләр дә күрсәтә. Партнерлар санында: BP, Petronas, Total, «Лукойл» ЯАҖ, «Новатэк» ААҖ, «Роснефть» НК ААҖ һәм башкалар. Технологик үзәкнең ачылышы Казанда 2015 елда узды.