2016 елның 12 маенда Венада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Австрия Республикасына визиты кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы уздырылды.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Кристоф Ляйтл сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы территориясендәге махсус икътисади зоналарга инвестицияләр кертүдә кызыксынулары барлыгын белдерде. “Без Татарстанның Россиядә икътисади уңышлы регион булуын беләбез, шуңа да хезмәттәшлек турында махсус килешүгә кул куярга әзер”, - дип ассызыклады ул.
“Санкцияләргә карамастан без диалогка ярдәм итәргә, үзара хәрәкәт итүгә һәм тынычлыкны ныгытуга өлеш кертергә тиешбез. Заманча мөгәлләмәләргә җавап бирергә кирәк”, - диде Кристоф Ляйтл.
Кристоф Ляйтл сүзләренчә, 2017 елга прогноз уңайлы һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында Татарстанга австрия бизнесын җәлеп итүдә кызыксыну тоя һәм һәр төрле ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде. Ул Татарстанда уңышлы гына эшчәнлек алып баручы австрия компанияләрен мисал итеп китерде, алар арасында «Винербергер», «Сваровски» компанияләре, композит материаллар җитештерүче предприятие һәм австрия бизнесы белән үзара тыгыз хәрәкәт итүче “КАМАЗ” бар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Австриянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергияне саклау, информацион технологияләр, авиатөзелеш, фармацевтика һәм башка өлкәләрдә потенциаллары чиксез. Регион өчен аеруча мөһим булган мәйданчык - Татарстан икътисадының төп үсеш нокталарының берсе булган Кама инновацион сәнәгать кластерын атады.
Форум барышында Татарстан һәм Австриянең икътисади һәм инвестиция потенциалы тәкъдир ителде, татарстан-австрия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре тикшерелде. Татарстан Республикасы һәм Австрия Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары узды.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды)