"Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркеме утырышын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 маенда "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркеме утырышын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, 2014 елның июнендә РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркемен җитәкләргә һәм аның эшчәнлеген яңартырга кушкан иде. Инде бер елдан 2015 елның июнендә Мәскәүдә яңартылган форматта Татарстан Президенты рәислегендә Төркемнең утырышы булып узды. Анда РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, ислам хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) генераль секретаре Ияд Мәдәни, ислам илләре  дәүләт һәм дин әһелләре.

Төркемнең киләсе утырышы Казанда агымдагы елның 25-28 май көннәренә үткәрелер дип планлаштырыла. Татарстан башкаласы мондый вакыйганы икенче тапкыр кабул итә, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Беренчесе 2006 елда август аенда узган. Ул вакыт утырыш нәтиҗәләре буенча Төркемнең Гаризасы һәм Казан декларациясе кабул ителгән.

“Казанга быел 30 мөселман дәүләтеннән вәкилләр һәм Россиядән 19 эксперт килер дип көтелә, - диде Илдар Халиков. Планлаштырылган чараларның төп максаты - Төркемнең чит ил әгъзаларында Россия хакында объектив фикер формалаштыру, Татарстан мисалында конфессияара һәм мәдәниара мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә тупланган тәҗрибәне кунакларга тәкъдим итү”.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренчә, Программаның әһәмиятле өлеше булып Төркем әгъзаларының иске Болгар шәһәренә барулары, “Болгар ислам академиясе” белем бирү проекты белән танышу булачак.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International