2016 елның 9 маенда Түбән Камада Җиңү Көнен каршылыйлар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 27 мең шәһәр халкы 9 майның иртәсен Мәңгелек ут мәйданында каршы алды. Биредә тантаналы парад үтте, анда 34 взвод атлады.
Байрак төркеме чыгар алдыннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре Россия, Татарстан, Түбән Кама флагларын һәм Җиңү Байрагының күчермәсен күтәреп йөрттеләр, кунаклар алдында мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясадылар. Йөз сабый хәрби киеменнән буыннар бәйләнешен белдереп марш атлап үттеләр. Ветераннар аларны алкышлар белән озаттылар.
Парадта барлыгы 1300 якын кеше катнашты. Сафта РФ эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы Идарәсе, Түбән Кама шәһәренең җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең җыелма взводы, РФ Кораллы Көчләренең запастагы сугышчылары, ("Крылатая гвардия" һава-десант гаскәрләренең гвардиячеләре һәм Тольятти шәһәренең ГРУ спецназ бригадасы, "Тайфун" диңгез пехотасы Түбән Кама бүлеге оешмасы, сугыш ветераннары, Әфганстан һәм Чечня сугышы ветераннары) марш атладылар. Традиция буенча ветераннар алдында Түбән Кама уку йортларының иң яхшы взводлары узды. Әлбәттә, парадның зур горурлыгы Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр булдылар.
"Уяу булыгыз, тынычлыкны саклагыз, безнең буынга кичерергә туры килгән явызлыкны тудырмагыз",-дип мөрәҗәгать итте трибунадан Түбән Камалыларга Николай Матросов. Бөек Ватан сугышы ветераны, ерак Көнчыгыш фронтында минометного бүлеге командиры булып сугышкан батыр барысына да аяз күк йөзе, тынычлык һәм халыклар арасында дуслык теләде. "Без бу көнне һәрвакыт истә тотачакбыз. Узган сугыш авазы безнең йөрәкләрдә тирән яра булып чагыла, шуңа күрә без яшь буынны халкыбызга, безнең Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләргә тиеш", - дип ассызыклады ветеран.
"Түбән Кама районы Җиңү эшенә зур өлеш кертте, - диде Айдар Метшин. - Күп кенә якташларыбыз сугыш юлларын үтте, аларның күбесе туган якларына әйләнеп кайтмады. Бүген безнең белән янәшә 177 Бөек Ватан сугышында катнашучы яши, 2133 тыл хезмәтчәне, 183 һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары. Аларның бөтенесе югары бүләкләргә лаек булдылар, һәрберсе Ватаныбыз азат итү өчен үзенең бәһасез өлешен керткән”, - диде үзенең чыгышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин.
ТР Президенты исеменнән Түбән Камалыларны ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов котлады. Ул Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды һәм шәһәрлеләргә шәхсән үзеннән мөрәҗәгать итте. "Бу көн безгә бабаларыбызның батырлыгын искә төшерә. Без фаҗиганы кабатламас өчен барысын да эшләргә тиеш. Истә чыгармыйк, аяз күкне күрер өчен без бик кыйммәт, кеше гомерләре белән түләдек. Һәм без “Бөек җиңү"гә лаек икәнебезне көн саен хезмәт белән исбат итәргә әзербез”.
"Без бик шат, чөнки бу яшьтә шундый матур бәйрәмне каршылыйбыз, - дип елмая Зиннур Дәүләткиров. - Без җиңүче булдык, һәм җиңелмәс булып калабыз. Беркайда да бирешмәдек, бөтен җирдә дә җиңә идек". Зиннур Дәүләткиров нәрсә турында сөйләгәнен белә: бер яуда ул чолганышта ялгыз кала. Сугыш кирәк-яраклары тәмамлана, әмма совет солдатлары алман пушкаларына ия булып кул сугышы алып бара һәм җиңәләр. Зиннур Дәүләткиров Кенигсбергны азат иткәндә аңа нибары 20 яшь була.
Сугышта катнашучылар белән бергә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен үз тормышында бүген сугыш чоры балалары да котлыйлар. Вячеслав Потапов үзе турында аз сөйли, күбрәк әтисен искә ала. "Ул сугышка иртәнге сәгать биштә Көнбатыш Украинадан китте. Алар өч дус иде, һәм алар барысы Киевтан Воронежга кадәр үтте, аннан соң Белоруссиядән Варшавага, аннары Берлин... Өчесе дә рейхстаг бинасына имзаларын язганнар". Потаповлар гаиләсендә 9 Майны тату каршы алалар. Вячеслав Георгиевичның өч баласы, алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. "Без барыбыз да, әлбәттә, сугышны хәтерлибез. Без моны оныта алмыйбыз!", - ди гаилә башлыгы.
Елдан-ел кырыгынчы елларның исән шаһитлары азая. Кайчан да булса яшь буын балаларына фоторәсемнәрдә ветераннары күрсәтерләр, Җиңү турында сөйләрләр. 9 Май безнең илдә һәр гаиләнең, һәр россияленең истәлекле бәйрәме.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж алдагы сайтта бастырылды: http://e-nkama.ru/news/252/42047/