2016 елның 10 маенда Прагада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы булып узды. Яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекнең сораулары хакында һәм берничә уртак проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга Россиянең динамик рәвештә үскән регионы - Татарстан Республикасына булган кызыксынулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең өчен хезмәттәшлекнең перспективалары турында сөйләшү һәм фикерләр алышыну мөмкинлеге булу зур горурлык, - диде ул. Сезнең ярдәмегезне югары бәялибез, Россия һәм Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән, татарстан-чехия элемтәләрен үстерүдә ярдәм кулын сузган Чехия Хөкүмәтен хөрмәт итәбез”.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, заманча сәяси һәм икътисади вәзгыять ике як элемтәдә һәм сәүдә – икътисади мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Аның сүзләренчә, барыннан да элек үзара хәрәкәт итүне икътисадта куәтләргә кирәк, тышкы сәүдә әйләнешен арттырырга, мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне ныгыту мөһим.
Аеруча, Рөстәм Миңнеханов Чехия җитәкчелегенә Казан һәм Прага шәһәрләре арасында турыдан-туры авиа юллары (2016 елның 28 апрелендә) ачылышы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстан Президенты әңгәмә барышында регионара дәрәҗәдә Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае белән хезмәттәшлекнең әһәмиятле булуын ассызыклап үтте.
Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның апрелендә Татарстан делегациясе башлыгында Көньяк Моравия краенда эш визиты белән булуын искә төшереп үтте. Визит кысаларында Брно шәһәрендә чехия-татарстан эшлекле форумы узды, чехия бизнесы вәкилләре белән эшлекле очрашулар үтте (2016 елның 5-7 апреле).
Чехиядә апрель аендагы визит барышында Прагада Чехия Республикасы Сенат Рәисе Милан Штех һәм Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек белән очрашулар узды.
“Татарстан һәм Чехия арасында үзара хәрәкәт итү өчен яхшы механизмнар булдырылган,- диде Рөстәм Миңнеханов. – Без төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек итәбез.”
Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земанны Россиягә чираттагы эш визиты кысаларында Татарстан Республикасына да килүен чакырды.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды)