Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы рәвештә "Сергей Котов" яңа патруль корабы проекты салынды

2016 елның 8 мае, якшәмбе

2016 елның 26 маенда Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы рәвештә сериядәге дүртенче "Сергей Котов" яңа патруль корабының 22160 проекты салынды. Яңа буын корабы "Төньяк проект-конструкторлык бюросы" ААҖ тарафыннан проектлаштырылган.

Россия Хәрби-диңгез флоты өчен яңа судно салу тантанасында РФ Хәрби-Диңгез Флоты баш әмер бирүчесе адмирал Владимир Королев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ, "Төньяк проект-конструкторлык бюросы"ААҖ җитәкчелеге катнашты.   

“Бүген завод өчен генә түгел, хәтта республика өчен генә дә түгел, РФ Хәрби- Диңгез Флоты өчен әһәмиятле вакыйга. Җиңү Көне - олы бәйрәм алдыннан Советлар Союзы Герое исемендәге яңа корабны салабыз,-дип чыгыш ясады Рөстәм Миңнеханов. Узган ел без заводның 120 еллыгын билгеләдек. Сугышта 2,8 мең кеше катнашкан, шуларның 830 гына әйләнеп кайткан. Сугыш елларында 5 мең кеше Җиңү хакына хезмәт куйган. Бу традиция бүген дә сакланып калган. Горький исемендәге завод судно төзелешенең, шул исәптән Хәрби-Диңгез Флоты өчен дә нигезен тоткан предприятиеләрнең берсе. Безнең ветераннар нигез салган традицияләр саклана һәм тапкырлана”.

“Чыннан да бүген Россия һәм Хәрби- Диңгез Флоты, конструкторлар өчен мөһим вакыйга. Җиңү Көне - олы бәйрәм алдыннан, 8 май көнне Россия яңа заманча куәтле флот төзи. Бөек Ватан сугышы Җиңүе җиңел генә бирелмәде. Ул тикмәгә генә дә Бөек Ватан сугышы дип аталмый. Диңгезчеләр барлык фронтларда төрле яклап бу җиңүне якынайттылар. Алар ул заманның иң ышанычлы, иң нык корабларында сугышканнар”,- диде сәламләү сүзендә Владимир Королев.

Баш әмер бирүчесе адмирал Владимир Королев заводның казанышлары турында сөйләде: кече хәрби катерлар, кече көймәгә каршы катерлар, десант кораблары, “Татарстан” һәм “Дагестан” ракета кораблары, “Град Свияжск” кече ракета корабы һәм башкалар. "Сергей Котов" яңа патруль корабы якынча 3 ел төзеләчәк һәм киләчәктә Кара диңгездә вахта алып барачак, дип хәбәр итте адмирал.      

“Сезнең кораблар үзләренең техник характеристикаларын хәрби шартларда хезмәттә исбатладылар, ә сездә әзерләнгән экипажлар шул кораблар белән идарә итә алуларын исбат иттеләр”,- дип төгәлләде Королев.

Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов завод хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Берничә белгеч ватан судно төзелеше үсеше һәм күп еллар буена уңышлы хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасы Атказанган машина төзүчесе" һәм  РФ Оборона министрлыгы "Адмирал Горшков" медальләре белән бүләкләнделәр.

Аннан соң мөхтәрәм кунаклар тантаналы рәвештә 164 завод номеры белән 22160 проектлы патруль корабы тактасын үз куллары белән махсус винтлар ярдәмендә беркетеп куйдылар.

22160 проектлы "Сергей Котов" патруль корабы конструкторлык бюросы планы буенча якынча 1,3 мең тонна сукуышына ия. Судно диңгездә ике ай буена тора ала. Кораб тизлекне 30 төенгә кадәр арттыра ала. Проект төзегән вакытта уңай шартлар булдыру күздә тотылган, шуңа күрә экипажның 80 кешесе дә корабта җайлы урнаша ала. Корабның үзенчәлеге - 12 тонналы вертолет урнаштыру мөмкинлеге булган махсус мәйданчыгы булу, әлеге вертолет судноның эзләү-коткару операциясен үткәрү өчен ярдәм итә.

“Сергей Котов” радиотехник һәм гидроакустика коралланулы һәм радиоэлектрон каршы тору чарасы белән җиһазландырылган.

22160 проектлы корабларның төп билгеләнеше – территориаль суларны саклау, ачык һәм ябык диңгездә икътисади зоналарда патруль тору, диңгез һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне эзләү һәм ярдәм итү, экологик мониторинг уздыру, контрабанда һәм пират эшчәнлеген булдырмау. Әлеге серияле патруль кораблары хәрби заманларда үз кулланышын башка судноларын, хәрби-диңгез базаларын саклауда табалар һәм дошман чараларыннан, көчләреннән кисәтү максаты белән су өлкәләрен саклау.

(“Татар-информ” МА материаллары кулланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International