2016 елның 12 маенда Австрия икътисады Федераль палатасында (Вена шәһәре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Австрия Республикасына визиты кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы узачак.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.
Форум барышында Татарстан һәм Австриянең икътисади һәм инвестиция потенциалы тәкъдир ителәчәк, татарстан-австрия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралачак. Татарстан Республикасы һәм Австрия Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары узачак.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов әйтүенчә, Татарстан һәм Австрия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек кысаларында 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 49,1 млн. евро тәшкил иткән. Эшлекле форум Татарстан һәм Австрия арасында киләчәктәге кооперацияне үстерер өчен җитди этәргеч булачак, дип ышаныч белдерә министр.
Мәгълүмат өчен:
Австрия икътисады Федераль палатасы Австрия Республикасы икътисадының тугыз җир палатасы баш оешмасы булып тора.
Россия сәүдә- сәнәгать палатасы һәм Австрия икътисады Федераль палатасы арасында үзара хәрәкәт итү хезмәттәшлек турында ике килешү нигезендә алып барыла: 1992 елның 5 октябрендәге кыса килешүе һәм 2001 елның 22 июнендәге эшкуарлыкка ярдәм итү өчен хезмәттәшлекне активлаштыру турында Килешү.
Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында бастырылды: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/05/11/503289/
РБК – Татарстан: http://www.rbc.ru/tatarstan/freenews/573324d89a7947a961f0cefb?from=newsfeed