«Россия вертолетлары» Беларусь Республикасына Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларның икенче партиясен җибәрәчәк

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Беларусь Республикасы оборона министрлыгы делегациясе министр урынбасары Игорь Лотенков җитәкчелегендә "Россия Вертолетлары" холдингының (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) "Казан вертолет заводы"нда булды. Рәсми визит Беларусь Республикасы оборона министрлыгына (Ми-8МТВ-5) 12 вертолет җибәрү буенча контрактның тәмамлануы белән бәйле иде. Чираттагы алты машинадан торган партияне "Россия Вертолетлары" холдингы заказ бирүчегә вакытыннан алда тапшырачак.

Предприятие белән танышу вакытында Беларусь Республикасы оборона министрлыгы делегациясе вәкилләре Ми-8МТВ-5 вертолетларының икенче партиясен тәмамлау эшләренең барышын карадылар һәм Беларусь Республикасы оборона министрлыгы кабул итү комиссиясе җитәкчесенең икенче партияне кабул итү шартларын тәэмин итү буенча барган эшләр турында докладын тыңладылар. 

Кунаклар "Казан вертолетлар заводының" җитештерү цехларында булдылар, "Ансат" вертолеты җыелган участокларны карадыла. Җиңел күп максатлы "Ансат" машинасы белән кызыксынуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International