Казанда ТР Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә V чакырылыш Дәүләт Советының 26нчы утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Президиум утырышында депутатлар 24 сорауны- 11 республика законын һәм 11 федераль закон проектын карадылар. Көн тәртибендә төп сорау - 2016 елда Республика Хакимият башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында ТР Премьер-министры РТ Ильдар Халиков чыгыш ясады.
2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%.
2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.
2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.
2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 %ка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 %ка кимегән.
Республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 %ка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 % булган.
Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь краенда яшәүчеләргә бирелгән.
Узган ел республикада 55 853 бала туган. Халыкның табигый үсеше 11 мең кеше тәшкил иткән.
Гадәттәгечә башкарма хакимият хисабы депутатларның фикерен исәпкә алып төзелде. Комитетлар үзләренең сорауларын алдан ук җибәргәннәр иде. Барлыгы Республика Хөкүмәтенә 32 сорау җибәрелгән.
Сораулардан соң депутатлар хисап турында фикер алышуга күчтеләр.
“Тәнкыйтьләр яңгыраса да, без аңлыйбыз, Хөкүмәт үзенең эшчәнлеген зур базарда тотрыклылык булмаган, Россия икътисадының структур проблемалары көчәйгән катлаулы шартларда алып бара”, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Сооветы депутатлары ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим иткән хисапны расладылар.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча