Германия Федератив Республикасында Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге рәисе Андрей Зверевым белән очрашу бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары, Денис Вәлиев, Алмаз Хөсәенов, Илдар Мингалиев катнаштылар.
Очрашу барышында яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең механизмнары һәм перспективалары, шул исәптән, машина төзелеше, агач эшкәртү кебек сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләштеләр. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә алман предприятиеләренең җитештерүен локальләштерү темасын да кузгаттылар.
Сөйләшүләр ахырында яклар хезмәттәшлек итүдә кызыксынган компанияләр турында мәгълүмат белән алышыну, шулай ук, төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итүне киңәйтүгә өмет белдерделәр.
Татарстанда уңышлы гына әйдәп баручы алмания фирмалары эшли:, "Сименс" (элемтә, энергетика, лизинг җиһазлары); "БАСФ" (химия продукциясе); "Бош" (машина төзелеше); "Краус Мафай" (нефть химиясе); "Линде" (химия); "Кнорр-Бремзе" (КАМАЗ комплектлау әйберләре); "Цанрадфабрик" (КАМАЗ тапшырулар тартмасы); "Фойт" (автоматик тапшырулар тартмасы); "Сария Био Индастриз" (хайван чималын эшкәртү) һәм башкалар. Моннан тыш, республикада алман сәүдә челтәрләре зур популярлык казанды: "Метро", "Медиа-Маркт", "Зельгрос" һәм "Вюрт".