ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Казан ярминкәсендә “TIAF III Халыкара автомобиль төзелеше форумы 2017" үз эшен башлады.

Форумның ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, ТР Премьер –министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа бизнесы Ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор, әйдәп баручы чит ил автокомпанияләре вәкилләре катнашты.

Форумны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков TIAF форумының Татарстан өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Республика, гадәттәгечә, автомобиль төзелеше үскән төбәк булуын билгеләп үтте.

Эшлекле программа башланыр алдыннан кунаклар автоҗитештерүчеләр һәм автокомпонентлар кайтартучыларның экспозициясе белән таныша алдылар.

 FordSollers, ПАО «КАМАЗ», ООО «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» компанияләренең эшләнмәләре, шулай ук, Россия, Төркия, Кытайдан автокомпонентлар һәм чимал кайтартучыларның иң яхшы продуктлары тәкъдим ителә.

Аннан соң эшлекле программаны пленар утырыш дәвам итте: «Россия автомобиль сәнәгатенә караш: тенденцияләр, прогнозлар, перспективалар».

Утырышта доклад белән Татарстан автомобиле төзелеше турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов чыгыш ясады. Министр республикада бүгенге көндә автокомпонентлар җитештерү буенча 200 предприятие эшләвен һәм продукция күләменең 40 млрд сумнан артып китүен билгеләп үтте. Татарстан территориясендә “КАМАЗ”, “Форд Соллерс”, "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" кебек заводлар, күп санда автокомпонентлар җитештерүче компанияләр уңышлы эшләп килә”, - диде ул.

Күргәзмә экспозициясендә Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең  яңа автомобиль модельләре куелган иде.

TIAF 2017 Форумы Идел буе регионында автокомпонентлар индустриясе өчен мөһим чара булып тора.

29 мартта Казан ярминкәсе территориясендә Татарстан-Тюрингия Эшче төркеменең беренче утырышы узды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Тюрингиянең икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее, Тюрингиянең икътисад, фән һәм санлы технологияләр министрлыгының икътисади ярдәм итүи дарәсе җитәкчесе Сабине Аве,  министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук, эре компания җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан һәм Тюрингия регионара хезмәттәшлегенең мөһим мәсьәләләрен карадылар. Уртак эшчәнлектә ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, киләчәк хезмәттәшлекнең максатларын һәм бурычларын билгеләделәр.

Яклар максатчан рәвештә төрле проектлар өстендә эшләргә килештеләр, барыннан да элек машина төзелеше өлкәсендә, сәнәгый җиһазлар җитештерү; нефть химиясе һәм полимер сәнәгате; биотехнологияләр; мәгълүмати-коммуникация технологияләре; цифрлы технологияләр; һөнәри әзерлек һәм квалификацияне күтәрү йәм башкалар.

Алманлар тәкъдиме буенча Эшче төркемнең киләсе утырышын Тюрингиядә 2018 елның март аенда үткәрү турында килешенде.

2017 елның 29 мартында TIAF Халыкара автомобиль төзелеше  форумы кысаларында фәнне популярлаштыруга һәм актуаль технологик эшләнмәләрне ачыклау максаты белән Science Slam Industry 2017 интеллектуаль көрәше узды.  Проектка Татарстан Республикасының һәм Казан югары уку йортлары студентлары һәм яшь галимнәр, Бөек Петр исемендәге политехника университеты (Санкт-Петербург) да җәлеп ителде. АКШ чакырылган эксперт этаплы процесс һәм мөһим компетенцияләр, идеяләрне формалаштырудан алып продуктны базарга гамәлгә кертү темаларына мастер-класс уздырды. 

 

Альберт Кәримов кеше капиталы үсеше һәм яшьләр фәнни сәясәтенең мөһимлеген ассызыклады, чөнки икътисади тотрыклылык һәм ТР яңа технология рәвешенә динамикалы керүе аларга бәйле. Министр оештыручының керткән өлешен билгеләп үтте - "Art Science Lab" фәнни сәнгать лабораториясе ("ТР өчен 50 иң яхшы инновацион идея өчен -2015" конкурсы җиңүчесе). Science Industry проекты (Фән индустриясе). "Art Science Lab" беренче тапкыр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы мәдәни тормышында һәм фәнни, эшлекле вакыйгалар үзәгендә яшь белгечләр һәм студентлар өчен инновацияләр мәйданчыгы буларак танытыла.  

 

Әлеге проект актив тормыш позицияле яшь интеллектуалларны берләштерә, талантлы яшьләр өчен яңа офыклар ача. Яшьләр - хезмәттәшлекккә ачык һәм тануга әзер булган җәмгыятнең кыйммәтле өлеше, безнең киләчәгебез -алар кулында.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

29-31 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “TIAF supported by Automechanika” III халыкара автомобиль төзелеше форумы узачак.

TIAF форумы Идел буе регионы өчен автокомпонентлар индустриясендә төп чара булып тора һәм үз эченә автомобиль, автокомпонентлар җитештерүчеләрнең казанышларын күрсәтүче эшлекле күргәзмәләрнең берсе. Форум Татарстан Республикасының җитештерү мәйданчыкларын танытучы зур әһәмияткә ия булган чара.

Быел Форум экспозициясендә әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрнең казанышлары һәм эшләнмәләре күрсәтеләчәк – FordSollers, «КАМАЗ», "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС", шулай ук, Россия, Төркия, Кытайдан  автокомпонетлар һәм чимал сатучыларының яңа һәм иң яхшы продуктлары тәкъдим ителәчәк.

Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор, әйдәп баручы чит ил автокомпанияләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Экспозиция тематикасы: җиңел һәм йөк машиналары, махсус техника өчен запчастьләр, компонентлар, электрика и электроника, автомобиль кузовлары һәм чистарту җиһазлары, ремонт һәм хезмәт күрсәтү; аксессуарлар һәм тюнинг, сервис станцияләре и автоюгычлар, йөк машиналары өчен җиһазлар.

 TIAF supported by Automechanika 2017 форумында Кытай автомобиль компонентлары җитештерүчеләренең милли экспозициясе куелачак. 130дан артык компания үзләренең яңа һәм иң яхшы продуктларын форумда  катнашучыларга тәкъдим итәчәкләр.

Форумны пленар утырыш ачып җибәрәчәк, TIAF supported by Automechanika 2017 кысаларында махсус сессияләр уздыру да планлаштырылган.Форумның фәнни бүлегенең яңалыгы Science slam Industry форматындагы секция булачак.

TIAF supported by Automechanika кысаларында традицион B2B-очрашулар узачак. Регионның иң эре компанияләре: «КАМАЗ», «Ford Sollers», «Автотор», «ЕлАЗ», «Континентал Аутомотив Системс», «ARNPO» җитәкчеләре үзара фикер алышачаклар.

Мондый формат катнашучыларга бизнес үсеше өчен нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.

Халыкара форум Татарстан Республикасының «Камаз», КИП «Мастер», «Алабуга» МИЗ,  «Форд Соллерс», "Чаллы" һәм "Чистай" индустриаль паркларын карау белән тәмамланачак.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Җомга көнне Мәскәүдә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булып узды.  “2016 елда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган максатлары һәм бурычлары” дип исемләнгән йомгаклау утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Әлеге чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ачты. Үзенең чыгышында Премьер-министр Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының агымдагы икътисади үсеш  процессындагы ролен билгеләп үтте.

Аннан соң, Дмитрий Медведев сәнәгать җитештерүен үстерүнең агымдагы күрсәткечләренә тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, быел сәнәгатьнең аерым тармакларына ярдәм итү йөзеннән 107 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Аның сүзләренә караганда, 2016 елда җитештерү үсеше якынча 1,5% тәшкил иткән. Лидерлар арасында - оборона-сәнәгать комплексы: монда арттыру 10% тәшкил иткән. Моннан тыш, 1,5 тапкыр авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү арткан.

Утырыш программасының төп өлешендә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров “2016 елда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган максатлары һәм бурычлары” дип исемләнгән доклад тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы ярты елда эчендә җитештерү индексы активлыгы соңгы алты елда 55% кадәр үскән.

Утырышта шулай ук, Вице-премьер Дмитрий Рогозин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Башлыгы урынбасары Аркадий Дворкович чыгыш ясадылар.

Коллегиянең йомгаклау утырышы программасы азагында Денис Мантуров РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә, РФ регионы сәнәгать предприятиеләре вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та бүләкләнде.


25
март, 2017 ел
шимбә

2017 елның 25 мартында махсус химия, гадәти хәрби корал буенча «Ростех» Дәүләт корпорациясенең индустриаль директоры Сергей Абрамов эшлекле визит белән Серго исемендәге заводта булды.

Сергей Абрамовның заводка визиты ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «ПОЗИС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов озатуында узды. Мәскәү кунагы Pozis заводының махсус машина төзелеше Үзәге, шулай ук, көнкүреш һәм медицина техникасын җитештерү Комплексы белән танышты. Очрашуда катнашучылар сәнәгать куәтләрен реструктурлаштыру һәм блок-модульле  котельныйлар төзелешенең барышы, башка чаралар комплексының гамәлгә ашырылуы белән кызыксындылар. 

Моннан тыш, визит кысаларында эшлекле киңәшмә узды, анда «ПОЗИС» АҖ үсеш стратегиясе каралды һәм 2025 елга гражданлык продукциясен чыгаруның өлешен 4 тапкыр арттыру бурычы куелды.


24
март, 2017 ел
җомга

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы кәсепчелеге һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре  Ассоциациясе әгъзалары белән киңәшмә узды.

Чара кысаларында катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын карадылар. 

Үзенең докладында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев билгеләп үткәнчә, кулланучылар базары хәзерге заман икътисадының әһәмиятле бер өлеше. Нәкъ менә биредә халыкның көндәлек ихтыяҗлары канәгатъләндерелә, аларның хәл ителү дәрәҗәсе, ахыр чиктә, икътисадның нәтиҗәлелеген билгели.

"2016 елда республика халкына якынча 42 млрд сумлык көндәлек хезмәт күрсәтелгән, бу 93,4% тәшкил итә. Идел буе федераль округының башка регионнары белән чагыштырганда Татарстан Республикасының күрсәтелгән хезмәтләр күләме лидерлар рәтендә", - дип сөйләде Денис Вәлиев.

Статистика мәгълүматлары буенча республикада 8200 көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары эшли, аларның 813 – авыл җирендә. 2010 елдан алып бүгенге көнгә кадәр объектларның саны 1,8 тапкыр арткан.

24 мартта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә урнашкан предприятиеләрнең йөк автотранспортын һәм махсус  техникасын ремонтлау  һәм модернизацияләүгә системалы якын килүне гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.

 

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы экспорт Корпорациясе, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура и ТКХ министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашты.

 

Киңәшмә барышында «Ремдизель» АҖ, «Кориб» ҖЧҖ, «Камминз КАМА» ЯАҖ чыгышлары хакында фикер алышу булып узды. ТР экспорт корпорациясе «Ремдизель» АҖ һәм «Кориб» ҖЧҖ проектларын Россия Федерациясе регионнарына һәм чит илләргә тәкъдим итү буенча уртак хезмәттәшлек оештыруны хуплады.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-парк мәйданында Форумы һәм «Бердәм Россия» партиясе-Кытай Коммунистлар партиясе» эшлекле Форумы үтте. Чара Евразия икътисади берлеге һәм Яңа ефәк юл проектларына кагылышлы региональ хезмәттәшлек үсешенә багышланды, сүз якларның икътисади хезмәттәшлеге турында барды.

 

Чарада «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов, партиянең Генераль Советы секретаре урынбасары Сергей Железняк,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао катнашты.

Тантана башланыр алдыннан адреслы очрашулар булып узды, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Кытайның эре бизнес вәкилләре һәм җитәкчеләре белән күреште. Сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде. Очрашулар нәтиҗәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, югары технологияле җитештерү, энергетика, көнкүреш продукция. Моннан тыш, Кытай ягы "Нефть. Газ. Нефть химиясе" һәм "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" республика күргәзмәләрендә катнашуга кызыксыну күрсәтте.

 

Форумда катнашучыларны сәламләп, Борис Грызлов Россия һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуын ассызыклады. Бүген бу дөньякүләм сәяси һәм икътисадның халыкара мөнәсәбәтләренең иң мөһим факторы, - диде ул.

 

Борис Грызлов Россиядә гамәлгә ашырыла торган проект “Мәскәү –Пекин” югары тизлекле тимер юлы, шуның мөһим өлеше булган “Мәскәү-Казан” магистрале турында җентекләп сөйләде. Проектның инвесторы һәм төзелештә катнашучыларның берсе- Кытай.

Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао Евразия икътисади берлеге һәм Яңа ефәк юл проектлары хакында чыгыш ясады.

 

Чара барышында Россия һәм Кытай делегациясе вәкилләре төрле тармакларда хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.

 

Форум эшен тәмамлап Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстандагы Форумга алдан урнаштырылган эшлекле элемтәләр буенча бизнес вәкилләренең килүе бик мөһим дип белдерде. "Без бер-беребезгә мөмкинлекләр турында ачыктан-ачык сөйләдек. Ышанам ки, яңа көч һәм энергия белән кара-каршы хәрәкәт итә башларбыз, куйган максатларга ирешергә омтылырбыз", – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

 

Чараның йомгаклау өлешендә икеяклы килешүләр һәм хезмәттәшлек проектлары имзаланды. Очрашулар нәтиҗәсендә, Россия-Кытай регионара хезмәттәшлек үсеше Фонды оештырылачак.

Бу көннәрдә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә (Хабаровск крае) сайлап алу ярышлары үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча финалистлар "Яшь профессионаллар" Милли чемпионатына юл тотачаклар.  WorldSkills Russia  16-19 май көннәрендә Краснодарда узачак. “Сәнәгать җитештерүендә мәшгуль белгечләр” блогының  6 компетенциясе буенча ярышлар 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Чараларда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнаша, 24-25 мартта ярышларда катнашучылар һәм экспертлар белән очрашачак.

Конкурс мәйданчыкларында Россия региональ беренчелегендә 153 җиңүче катнаша. Барлыгы Комсомольск-на-Амуре шәһәренә Россиянең 71 регионыннан яшь белгечләр килгән, аларның профессиональ күнекмәләрен 161 эксперт бәяләячәк. Хабаровском краенда сайлап алу ярышларының эшлекле программасы кысаларында экспертларның регинара форумы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International