Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Кунакларны сәламләп, Республика башлыгы Татарстан "Шнайдер Электрик" компаниясе белән хезмәттәшлеккә һәм бу еллар эчендә тупланган уртак тәҗрибәгә аеруча әһәмият бирүен билгеләп үтте.
2016 елның октябрендә «Шнайдер Электрик» компаниясенең зур делегациясе Татарстанда булды, диде Рөстәм Миңнеханов, аннары Татарстан делегациясе үткән елның ноябрендә Парижда компаниянең штаб-квартирасында булды, экспозиция үзәге, яңа технологияләр белән танышты.
«Әлбәттә, бүген «Шнайдер Электрик» – энергиягә, автоматлаштыру процессларына, энергия нәтиҗәлелеге технологияләренә һәм предприятиеләр һәм граждан төзелеш объектлар өчен хәл ителешләргә идарә базарында бөтендөнья лидерларының берсе, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Сезнең компания Россия базарында 100 ел эш итә, безнең илдә сезнең алты заводыгыз бар, һәм, билгеле инде, төбәкләр, шул исәптән Татарстан белән актив эшли».
Рөстәм Миңнеханов, республика "Шнайдер Электрик" компаниясенә Татарстанның «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» кебек эре предприятиеләрендә, Казан вертолет заводында һәм башка объектларларында нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәтле булуын билгеләп үтте.
Үз чиратында «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо НИОКР үзәге турында кыскача гына сөйләде, ул 2017 елда Иннополис шәһәрендә ачылачак, шулай ук ул аны үстерү буенча планнары һәм проектларны тулыландыру турында мәгълүмат бирде.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Эммануэль Бабо барында «Шнайдер Электрик» АҖ белән «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ арасында ниятләр турында килешү; шулай ук «Шнайдер Электрик» АҖ һәм «Иннополис университеты» арасында ниятләр турында килешү имзаланды. «Шнайдер Электрик» ягыннан документка Россиядә һәм БДБ илләрендә Schneider Electric президенты Йохан Вандерплаетсе кул куйды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча