Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашу

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

20 мартта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Кытай  HNAC technology Co, Ltd компаниясе вәкиле  белән Джон Хуан белән очрашу узды.

Очрашу кысаларында яклар гидроэнергетика үсеше, суларны чистарту системаларын булдыру, шулай  ук, ирригация системаларын проектлау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикерләштеләр.

Шунысын өстәргә кирәк, Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. 2013 елдан алып Татарстан һәм Кытай арасында югары дәрәҗәдә үзара 30 рәсми визит оештырылган. Моннан тыш, 2016 елда Менделеевск шәһәрендә Кытай милли химия-инженерлык корпорациясе катнашында минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы ачылды. Шул ук елның апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә "Хайер" кытай корпорациясе Россиядә суыткычлар җитештерү буенча беренче заводын эшләтеп җибәрде, ул бүгенге көндә компаниянең иң алдынгы заводларының берсе булып тора.

Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International