Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Көне белән

2017 елның 17 марты, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр! Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Сезне һөнәри бәйрәмегез –халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Көне белән котлыйм.

Көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге предприятиеләрдән башка хәзерге заман тормышын күз алдына да китереп булмый. Бу өлкәдә хезмәт итү күп тырышлык, сабырлык һәм кешеләр белән эшли белүне таләп  итә. Тармак  хезмәткәрләренең профессиональлегенә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, күңел җылысына кешеләрнең кәефе һәм тормыш шартлары бәйле.

Бүген көнкүреш хезмәте күрсәтү спектры киңәя, аларның сыйфаты яхшыра. Республикада халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә 5 меңгә якын  предприятие эшли, 2016 ел нәтиҗәләре буенча халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү күләме 42 млрд. сум тәшкил иткән.

Мөхтәрәм тармак хезмәткәрләре! Сезнең көндәлек хезмәтегез тормышыбызны уңайлы итә, бу соклануга лаек. Һәрберегезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим Сезгә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International