18 май көнне "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" каршында оештырылган "Дельфин" Яхт - клубында кече навигациянең җәйге сезонын ачу тантанасы узды.
Югары дәрәҗәле кунакларны чакырып сезонны тантаналы ачу яхт - клубның күркәм традициясенә әверелде. Яшь диңгезчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "АК Барс" АҖ Холдинг компаниясе гомуми мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары Елена Алешина, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, заводның профсоюз оешмасы рәисе Михаил Подгорнов һ. б. сәламләделәр.
Катнашучыларны сәламләп, Ренат Мистахов балалар һәм укытучыларны кече навигациянең җәйге сезоны ачылышы белән котлады һәм шәһәрдә җилкән спортына кызыксыну барлыгын, елдан-ел тәрбияләнүчеләр саны арта гына баруын ассызыклады. Балалар бик теләп шөгыльләнә һәм завод яхт-клубка рәхштләнеп ярдәм итә, диде ул.
Җилкән спорты республикада гына түгел, ә гомумән илдә дә популярлык казана. Берничә ел элек Яшел Үзән заводы яхт - клуб оештыру тәкъдиме белән чыккан иде һәм Татарстан Хөкүмәте моны рәхәтләнеп раслады, шуннан бирле без бу яхт - клубның казанышларына сөенәбез, җилкән спортының ни кадәр файдалы һәм кирәкле булуын Яшел Үзән заводы үзе үк раслый диде, министр Альберт Кәримов.
Тантана яхт-клуб үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү, республика һәм регион ярышларында призлы урыннар яулаган спортчыларны билгеләү белән тәмамланды. Балаларга һәм коллективка дипломнар, рәхмәт хатлары, спорт товарлары алу өчен сертификатлар, шулай ук, истәлекле бүләкләр тапшырылды.