ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөек Җиңү Көнен билгеләп үтүгә багышланган һәм традициягә әйләнгән тантаналы чара узды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тирән рәхмәт сүзләрен хезмәт батырлыклары, актив гражданлык позицияләре өчен ветераннарга багышлады.

Министрлык хезмәткәрләре ветераннарга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, уңышлар һәм озын гомер, иминлек һәм иң мөһиме-нык сәламәтлек теләкләре белдерделәр.

Бәйрәмне искә алырга җыелган ветераннар үзара аралаштылар, узганнарны искә алдылар.

Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без батырларча һәлак булган батырларны хөрмәт белән искә алабыз һәм алар хөрмәтенә баш иябез. Рәхмәт сүзләре белдереп, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!


12
май, 2017 ел
җомга

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәилегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә ТР Вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте.

Чарада Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволар җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә ТР Вәкиллекләрнең 2017 елның 1 кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләрен ясады һәм ТР Вәкиллекләре җитәкчеләрен алда торган эре чаралар турында хәбәрдар итте: KazanSummit-2017, БДБ илләре Хөкүмәте Башлыклары һәм Евразия икътисади берләшмәсе Хөкүмәте Башлыкларының Совет утырышы, Россия-Чехия Хөкүмәтара комиссиясе утырышы һ. б.

Моннан тыш, Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең өстенлекле бурычларын һәм перспективалы эшчәнлек юнәлешләрен  билгеләде.

12-13 майда Татнефтьнең «Юность» сәламәтләндерү лагеренда «Разведка и добыча» бизнес-юнәлеше буенча Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары-магистрлары һәм компания яшь белгечләре катнашында Upstream яшь хезмәткәрләрнең ике көнлек форумы уза. 

Чараның максаты - «Татнефть» группасының 2025 елга кадәр үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында нефть чыгару һәм эзләүнең  актуаль бурычларын хәл итүгә  перспективалы яшь хезмәткәрләрне җәлеп итү.

Катнашучы ун команда жюрига үз проект идеяләрен тәкъдим итәчәк, презентация һәм проектлар буенча фикер алышу булачак. Иң яхшы эшләр дипломнар белән билгеләп үтеләчәк.

2017 елның 11 маенда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россиядә Хайтиан Интернешнл Вәкиллеге башлыгы Александр Докучаев белән эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда полимерлардан эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә Инновация Технологияләре Үзәген булдыру мәсьәләсе турында сүз барды.

Әлеге үзәк базасында гамәли укыту һәм пресс-форма тестларын уздыру өчен   тәҗрибә-сынау производствосы булдыру планлаштырыла, анда барлык кирәкле җиһазлар урнаштырылачак.

Шулай ук, Инновация Технологияләре Үзәгендә укыту сыйныфы булдыру планлаштырыла, анда яшь җитештерүчеләрне өйрәтү һәм шактый зур тәҗрибәгә ия булганнарны да укыту мөмкин булачак.

Александр Докучаевка «Химград» Технополисы территориясендә Инновация Технологияләре Үзәге урнашачак мәйдан күрсәтелде.

Очрашуда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Химград» Технополисы җитәкчеләре, КНИТУ-КАИ ректоры Герман Дьяконов катнашты. Ул Кытай һәм Казахстан катнашындагы “Яңа ефәк юл” институты проекты турында сөйләде. Аның максаты-югары белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек платформасы булдыру.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Чүпрәле районында СССР авиация сәнәгате министры Петр Дементьевның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков һәм башкалар катнашты.

Мәртәбәле кунаклар Иске Чүпрәле авылында урнашкан ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, тугыз Ленин ордены белән бүләкләнгән Петр Дементьев исемендәге хәрби техника парк-музеенда булдылар. Шулай ук,  генерал-полковник Дементьев бюстына һәм мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. 

Район мәдәният йортында Петр Дементьевның 110 еллыгы уңаеннан вокал һәм бию коллективлары катнашында концерт булды.

Тантаналы чарада  Советлар Союзы авиация сәнәгатенең легендар министры Петр Дементьевның оныгы да катнашты.

Бүген Казанда Татарстан наноиндустрия өлкәсендә квалификацияне бәяләүнең беренче Үзәге ачылды. Чарада "РОСНАНО" идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко, «Тармакара наноиндустрия берләшмәсе» гендиректоры Ольга Крюкова, квалификацияләр үсеше милли Агентлыгы гендиректоры Александр Лейбович һәм «Идея» Технопаркы гендиректоры Сергей Юшко катнашты.

Андрей Свинаренко үзәкне ачу чарасында Татарстанның үзенең наноиндустрия үсеше программасы  булуын һәм нанотехнология продукцияләре җитештерү күләме буенча лидер субъект булуын билгеләп үтте.

Үзәк базасында наноиндустрия өлкәсендә һөнәри таләпләргә туры килә торган һөнәри имтиханнар үткәрү, белгечләрнең квалификация дәрәҗәсен билгеләүче сынаулар уздыру күздә тотыла.

Әлегә квалификацияне ике юнәлеш буенча күтәрергә мөмкин, ә көзгә полимерлар белән бәйле тагын бер юнәлеш ачу планлаштырыла.

Яңа үзәкнең хезмәтләре белән беренче кулланучы «Татнефть» компаниясе булачак.

23 майда Түбән Кама шәһәрендә ел саен билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм – Химиклар Көне узачак. Агымдагы елда бәйрәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән яңа бренд белән үтәчәк.

Традиция буенча бәйрәм күренекле вакыйга буларак истә калачак, республика предприятиеләре һәм химия фәне тармагының казанышларын күрсәтүче һәм иң алдынгы коллективларны һәм танылган шәхесләрне бүләкләү белән тасвирланачак.

Тубән Кама шәһәренең Боз сарае мәйданында узачак бәйрәмнең иҗади атмосферасын вокаль-хореографик композицияләр, видео-сюжетлар һәм проекцион тамашалар бизәячәк.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 22-26 маенда Ставрополь краенда инновацияләр атналыгы форумы узачак. Быел форум берничә мәйданчыкта Ставрополь, Пятигорск, Кисловодск һәм Буденновск шәһәрләрендә узачак.

Чараның максаты – дөньякүләм инновация үсеше тәҗрибәсен, регионнар дәрәҗәсендә инновацион проектларны тормышка ашыру проблемаларын һәм аларны хәл итү юлларын, шулай ук, югары технологияле проектларга инвестицияләр җәлеп итүне өйрәнү.

Инновацияләр атналыгы-2017 программасына түбәндәгеләр керәчәк:

- пленар утырыш;

- секция утырышлары һәм түгәрәк өстәлләр;

- белем бирүче чаралар.

Инновацияләр атналыгы кысаларында "Generation S" федераль техник акселераторның төбәк этабы узачак. Аны “РВК АҖ, Ставрополь краеның “Инновация үсешенә ярдәм итү Фонды” оештыра.

Форум чараларында катнашу түләүсез. Инновацияләр атналыгы программасы турында тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://innovation26.ru/

Программа

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХР Казандагы Генераль консулы У Инцин белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Кунакларны сәламләп, республикабыз Башлыгы Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы арасында хәзерге вакытта югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр булуы белән горурлануын белдерде. ТР Президенты сүзләренә караганда, Кытай компанияләре белән берлектә нефть химиясе, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, элемтә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәләрендә уртак эшчәнлек алып барыла. Әйтик, узган елда Менделеевскида минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы эшли башлады. Завод Кытай милли химик-инженерлык корпорациясе катнашында төзелде. Моннан тыш, "Хайер" компаниясе Яр Чаллыда суыткыч җайланмалары чыгару заводы ачты.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге динамик рәвештә үсә барган Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы эшчәнлегендә У Инцин әфәнденең Татарстан һәм КХР нәтиҗәле хезмәттәшлеге ныгуына киләчәктә дә ярдәмче булыр дигән ышанычын белдерде.


5
май, 2017 ел
җомга

9 май Җиңү Көнендә Казан халкы традицион рәвештә бөтен халык патриотик акциясендә катнашачак һәм "Үлемсез полк" сафларына басачак. Парад 15.00сәг башлана.

Колоннаны формалаштыру Карл Маркс урамында башкарылачак, катнашучыларның җыелу урыны Толстой һәм К. Маркс урамынары чатында.

«Үлемсез полк» колоннасы Карл Маркс урамынннан Ирек мәйданы аша Лобачевский урамына «Кара күл» паркы буйлап, Кремлевская урамына 1 Май мәйданыннан Меңьеллык мәйданына киләчәк. Маршрутның озынлыгы 2 чакрымнан артык..

Меңьеллык мәйданында катнашучыларны бәйрәм программасы көтәчәк.

Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта: http://moypolk.ru/kazan


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International