Mangold Consulting делегациясе «КАМАЗ» белән танышты

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген 17 майда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озатуында Mangold Consulting GmbH консультация фирмасы җитәкчеләре Клаус Мангольд һәм Кристоф Мангольд "КАМАЗ" ҖАҖ эшлекле визит белән булдылар.

Делегация әгъзалары двигательләр заводында һәм "КАММИНЗ КАМА", "ЦФ КАМА", "КНОРР-БРЕМЗЕ КАМА" уртак предприятиеләрендә һәм К5 буыны йөк машиналары өченкабина каркаслары җитештерәчәк яңа завод төзелеше мәйданчыгында булдылар.  

Эшлекле программа пунктларының берсе автомобиль заводының баш җыю конвейерын һәм кабиналар җыю конвейерын күрү булды. Шуннан соң, Фәнни-техник үзәк каршысындагы мәйданда яңа модель рәтеннән автомобильләр тәкъдир ителде: КАМАЗ-5490, КАМАЗ-65201, КАМАЗ-65801 һәм башка автомобильләр күрсәтелде. Шулай ук, делегация "КАМАЗ-Автоспорт" үзәгендә булды, анда алар танылган «КАМАЗ-мастер» ярышта катнашучы команда йөк автомобильләре җитештерүе белән танышты.

Mangold Consulting GmbH фирмасы җитәкчеләренең визит программасы "КАМАЗ"да хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшүләр белән тәмамланды, эшлекле очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Клаус Мангольд алман инвесторларының регионда бизнес үстерүгә кызыксынуын билгеләп Татарстан, “КАМАЗ” һәм Германия арасында киләчәктә дә эшлекле мөнәсәбәтләрнең ныгуына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International