3-6 октябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак "Россия энергетика атналыгы" халыкара форумында катнашучылар сыегайтылган табигый газдан куллануның яңа мөмкинлекләре, шулай ук Азия-Тын Океан регионында (алга таба – АТР) хезмәттәшлек перспективалары һәм аны тотрыклы үстерү турында фикер алышачак.
СТГ базарын формалаштыру, кулланучы илләр белән диалог алып бару нечкәлекләре һәм АТР үстерүнең социаль-икътисадый фаразлары буенча АТРдагы СТГ базарында иң зур уенчылар үзләренең тәкъдимнәрен җиткерәчәк. Чараның модераторы буларак Азия һәм Тын Океан өчен БМОның энергетика, икътисадый һәм социаль комиссиясе директоры Лю Хунпэн чыгыш ясаячак. Спикерлар ролендә Шри-Ланка, Непал, Бангладеш энергетика министрлыкларыннан вәкилләр, шулай ук "НОВАТЭК" ГАҖ, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең Энергетика үзәгеннән, Татарстан Республикасының Anglo Euro Energy Indonesia, Herbert Smith Freehills LLP компанияләреннән һәм Көньяк Азиянең Региональ хезмәттәшлек ассоциациясеннән вәкилләр белдерелгән.
РФ Энергетика министрлыгы бәяләгәнчә, бүген Азия илләренең үзләрендәге энергия балансында газ өлешен арттыру өчен хосусый СТГ инфраструктурасын формалаштыруга яки күрше илләргә хезмәт күрсәтүге газ хабын булдыруга карата мәнфәгатенең артуы теркәлгән. Уңай динамика актив икътисадый үсешкә, халыкның артуына, энергиядән куллану дәрәҗәсенең артуына, шулай ук АТРда экологик аспектларның әһәмияте артуга бәйле. Бүгенге көндә АТРда яшәүче 2 миллиардтан артык кеше ягулыкның экологик чиста төрләреннән һәм 400 миллионнан артык кеше – электр энергиясеннән файдалана алмый.
Үз чиратында, Россиянең энергетика компанияләре базар чакыруларына гакыллы һәм нәтиҗәле җавап бирү һәм башка катнашучылар белән көндәшлек итү өчен СТГ индустриясен актив үстерә.
Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең Энергетика үзәге директоры Татьяна Митрова ассызыклаганча, Россия газын китертүдә иң өстенлекле юнәлеш – тышкы базарлар. Аның фикеренчә, Россия СТГ экспорт буенча көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыру өчен яңа бизнес-модельләрне эзлекле рәвештә җәелдерергә кирәк. "Россиядәге җитештерүчеләр базарда дәвамлы контрактлардан башлап своплар һәм онлайн-сәүдә итүләргә кадәр - төрле инструментларны берләштерүне күздә тотучы бик куәтле механизм булдыра ала", – дип уйлый ул. "СТГ – ул безнең өчен зур үсеш алырга мөмкин булган уемтык һәм Россия җитештерүчеләре, теоретик яктан караганда, аның өчен мода законнарын чыгаручы була ала. Ләкин моның өчен маркетинг стратегиясен эшләү өлкәсендә дә, СТГ базарына яраклашуда да, шулай ук үзкыйммәтен киметү өлкәсендә дә зур эш башкарырга кирәк", – дип саный Татьяна Митрова.
Россиянең Сәнәгать министрлыгы Россиянең радиоэлектрон сәнәгать предприятиеләре өчен тармак инфраструктурасын, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 февралендәге 110 номерлы карары нигезендә радиоэлектроника өлкәсендәге кластерларны булдыруга бәйле проектларны тормышка ашыру максатларына Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләүдә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр алу хокукына конкурс аша сайлау башлануы турында игълан итә. Заявкалы конвертларны һәм теркәлә торган документларны конкурска 2018 елның 1 октябреннән 4 октябренә кадәр кабул итәчәкләр.
Субсидияләр тармак инфраструктурасын, шул исәптән радиоэлектроника өлкәсендә кластерлар булдыруга бәйле, тормышка ашыру срогы 5 елдан артып китмәгән комплекслы проектларны тормышка ашыру максатларында алынган кредитлар буенча субсидия алу хокукына конкурс нигезендә сайланган радиоэлектроника сәнәгате оешмаларына бирелә, кредитларның суммасы түбәндәгечә булганда:
Конкурс аша сайлау турында өстәмә мәгълүматларны түбәндәге телефоннар буенча белешергә мөмкин: 8 (495) 647-74-57, 8 (495) 632-85-14 яки түбәндәге электрон почта адреслары аша: balamutovpa@minprom.gov.ru, isaevaa@minprom.gov.ru.
Бүген Татарстан Республикасы территориясе буенча техника йөреше дәвам итә. Табигый газдагы техниканың "Газ в моторы" исемле иң озын автойөреше Татарстан башкаласына торган саен якынлаша.
Йөрештә Россия, Кытай һәм Казакъстаннан ягулык сыйфатында табигый газ (метан) кулланучы 15 йөк, җиңел автомобиль һәм автобус катнаша. Колонна составына Россиядән "ГАЗ" төркеме , "РариТЭК", "КАМАЗ", "УАЗ" һәм "АВТОВАЗ" җитештергән һәм табигый газда эшләүче магистраль сөйрәгеч машиналар, шәһәрара автобуслар, коммерцияле һәм җиңел техника керә.
Әлеге автойөреш мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануның экономиялелеген, экологик булуын һәм куркынычсызлыгын раслау, шулай ук газ-мотор техникасы модельләре рәтенең күптөрлелеген, аның югары кулланучы үзлекләрен, сыйфатын һәм ышанычлылыгын күрсәтү максатын куя.
"Газ в моторы" Татарстан этабы 2018 елның 24-27 сентябрендә уза. Гомумән алганда катнашучылар Татарстан буенча 500 чакрым юл үтәчәк. Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Алексеевск районнары аша узды инде һәм бүген Казанга килә.
Иртәгә 26 сентябрьдә Казан автотранспорт предприятиеләренә газ-мотор автобусларын тапшыру тантанасы булачак.
Моннан тыш, чәршәмбе 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары автойөреш катнашучылары белән аралаша, техниканы өйрәнә, истәлеккә фотога төшә алачак. Чараны үткәрү урыны: "Казан" гаилә үзәге территориясе.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика министрлыклары һәм оешмалары вәкилләре катнашында Новосибирск өлкәсе делегациясе белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Новосибирск өлкәсе делегациясенә республиканың сәнәгый потенциалы турында мәгълүмат тәкъдим итте, шулай ук субъектлар арасында, сәүдә-икътисадый эшчәнлектә генә дә түгел, хезмәттәшлекне үстерү перспективалары барлыгын да билгеләп үтте.
Очрашу барышында Новосибирск өлкәсе компанияләре вәкилләре ТКХ, мәгълүмат технологияләре, сәнәгать җиһазлары өлкәсендә инновацияле эшләнмәләрен тәкъдим итте. Яклар әлеге юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләрен җентекләбрәк тикшерергә килеште.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге ЗКЗ бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы гамәлгә ашырылды. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Татарстан Республикасының даими вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре – барлыгы 600 тирәсе кеше катнашты.
Үзенең юлламасында ТР Президенты киләсе елда Татарстанда профессиональ осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының узачагы турында искәртте. Турнир август аенда узачак, республика башкаласына 70 артык илдән вәкилләр киләчәк, алар 50 әйдәп баручы компетенция буенча көч сынашачак.
"Ләкин чемпионатның үзе генә түгел, ә без алачак дөньякүләм эш тәҗрибәсе, технологияләр һәм күнекмәләр дә, киләчәктә соралачак һөнәрләр өчен җәмгыятьнең һәм бизнесның игътибарын җәлеп итү, аларның популярлык дәрәҗәсен үстерү, югары профессиональ стандартлар раслау өчен шартлар тудыру мөмкинлеге дә кыйммәтле булып тора", – дип билгеләде Президент.
Киләсе 2019 ел Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына әзерлектә төп этапка әверелергә тиеш. Татарстан үзенең үткәненә һәрчак игътибарлы булды. 1920 елда Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын төзү иң әһәмиятле тарихи вакыйга булды.
Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора. Болар белән берлектә икътисадның хәзерге үсеш темпларыннан без канәгать түгел. Булган барлык резервларны эшкә җигәргә, шул исәптән зур инвестиция проектларын җәлеп итәргә һәм гамәлгә ашырырга, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм эшлекле активлык дәрәҗәсен арттырырга, товар базарларына катнашу өлешен җәелдерергә кирәк. Биредә безнең, шул исәптән барлык процессларны тирәнтен цифрлаштыруга нигезләнгән, яңа технологик көйләнешкә күчү өчен әзер булуыбыз әһәмиятле фактор булып тора. Цифрлаштыру гамәлдәге нәтиҗәләргә кыйбла тотарга тиеш, әйтик предприятиеләрнең җитештерү һәм оештыру процессларын үтәли цифрлаштыруга...
Республика икътисадын үстерүдә төп үсеш ноктасы, ышанычлы нигез булып нефть-газ-химия комплексы тора. Быел Татарстанда нефть табыла башлауга 75 ел тулды. Шушы елларда җир астыннан 3 300 млн тонна кара алтын табылды. Бу хәл республиканың һәм илнең икътисадын үстерүдә әһәмиятле роль уйнады. Бүген Татарстан элеккегечә илдә нефть табуда һәм нефть запаслары буенча перспективада төп үзәкләрнең берсе булып тора.
Быелның гыйнварында Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин катнашында "ТАНЕКО"да югары октанлы, экологик чиста автобензин компонентларын чыгару буенча ике яңа эш тармагы эшли башлады. Ә июль аенда 1 600 мең тонна дизель ягулыгы һәм 500 мең тоннадан артык авиакеросин куәтенә исәпләнгән ике яңа производство сафка басты. Әлеге проектларның гомуми суммасы 23 млрд сум тәшкил итте.
"Нижнекамскнефтехим"да изопренлы каучук чыгаруны модернизацияләү һәм куәтләрне арттыру буенча күләмле программа төгәлләнеп килә. Асылда, 18.5 млрд сумлык ике этап төгәлләнде, формальдегид, изобутилен чыгару буенча ике производство эшли башлады. Бу ел азагына кадәр өченче этапны тормышка ашыру нәтиҗәсендә изопренлы каучукны 330 мең тоннага кадәр чыгару мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Россия Федерациясендә нефть сәнәгатендә технологик лидерларның берсе буларак "Татнефть" компаниясенең позициясен ныгыту актуаль мәсьәлә булып кала. Моны, беренче чиратта, нык ябышкак нефтьләр табуны арттыру һәм гамәлдәге чыганакларның нефть бирү дәрәҗәсен күбәйтү, нефть алу коэффициентын иң яхшы дөнья тәҗрибәләренә җиткерү хисабына эшләргә мөмкин.
Республиканың нефть-газ-химия комплексында стратегик бурычлар: "ТАНЕКО" комплексында яңа ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм нефть эшкәртү куәтен 14 млн тоннага кадәр җиткерү, "Евро-5" классына караган автомобиль бензиннарын җитештерә башлау, шулай ук "Нижнекамскнефтехим"да 600 мең тоннага кадәр куәт белән этилен җитештерүгә бәйле яңа эш тармагын һәм аңа бәйле производстволарны төзү проектларын тормышка ашыру.
Моннан тыш, уку елы азагына кадәр "ТАИФ-НК" авыр нефть калдыкларын эшкәртү комплексында эшләтеп-көйләп җибәрү эшләрен төгәлләргә һәм аны гамәлгә кертергә кирәк. Проектның бәясе 1 700 млн АКШ доллары тәшкил итә.
"Казаньоргсинтез"ның этилен заводында яңа пиролиз мичләрен эксплуатациягә кертү бурычы тора.
Соңгы 5 ел дәвамында республиканың нефть-газ-химия комплексы предприятиеләрендә алгарышлы, югары технологияле инновация проектларын үстерүгә инвестиция кертү дәрәҗәсенең тотрыклы үсеше саклана. Бу уңай динамиканы саклау мөһим.
Тулаем алганда, Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерүдә яңа Программа эшләү һәм аны кабул итү актуаль мәсьәлә булып тора. Максатларны һәм бурычларны киләсе 5 елга билгеләүдән тагын да дәвамлырак перспективага күчәргә кирәк. Үсештә сыйфатлы алга китешне формалаштыру буенча тармак идеологиясе кирәк. Нефтьне нефть химиясе өчен аеруча кыйммәтле чимал буларак файдалану проектлары өстенлекле булырга тиеш.
Үзебезнең илдә һәм чит ил базарларында гади генә булмаган вәзгыятькә карамастан, машина төзү комплексы тотрыклы үсештә.
КАМАЗ – Россия Федерациясенең йөк машиналары базарында №1 компания һәм дөньядагы җитештерүчеләрнең топ-20 исемлегенә керә.
Автогигант 100 млрд сумнан артык күләмдәге инвестицияләр белән автомобильләрнең модельләр рәтен үстерүгә бәйле зур проектны тормышка ашыра. Аның кысаларында республика өчен беренче махсус инвестиция контракты төзелде.
Киләсе елның икенче кварталында заводта яңа кабиналар һәм К5 гаиләсенә караган йөк машиналары серияләп җитештерелә башлаячак.
А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы бүген илдәге һәр өченче хәрби корабны җитештерә. Граждани суднолар төзелешен җәелдерү, шул исәптән Татарстанның туристлык потенциалын үстерү мәнфәгатьләрендә, яңа бурыч булып тора.
Быелгы ел Казан авиация заводы тормышында берничә әһәмиятле вакыйга белән истә калачак, алар дәвамлы киләчәктә предприятиенең тотрыклы үсешен тәэмин итәргә тиеш булачак: Россия Федерациясе Президенты каршында яңа стратегик ракета йөртүче Ту-160 очкычы һавада демонстрацияле очыш ясады һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен 10 самолет китертүгә контракт төзелде, шулай ук беренче модернизацияләнгән ракета йөртүче-бомбага тотучы Ту-22М3М очкычын эшләтеп карау тантанасы узды.
Казан вертолет заводында тирәнтен модернизация уздырыла. Санитар авиация өчен 104 "Ансат" вертолеты китертүгә зур контракт төзелде. Предприятиене алга таба үстерү өчен яңа стратегик һәм конструктор карарларын кабул итәргә кирәк.
Кече авиация үсеш ала. "МВЕН" компаниясе безнең стратегик партнер булган "Ростех" дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлектә авиахимэшләр башкару өчен һава судносына сертификат алды. Бу хәзерге Россия тарихында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге беренче сертификатлы очкыч.
Шушы көннәрдә ПОЗиСта яңартылган җитештерү комплексы ачылды. Биредә кертелгән цифрлы технологияләр хезмәт җитештерүчәнлеген 20%ка арттыру мөмкинлеген бирәчәк.
"Бетар" компаниясе, исәпкә алу җиһазларын җитештерүдән тыш, республикада соралучы станоклар төзелешен уңышлы гына үзләштереп килә: шәхси җитештерелгән робот-манипуляторлар инде сынау аша узган һәм предприятие эшенә кертелгән.
"Вакууммаш" заводы актив үсеш ала, бүген ул үз продукциясенең 40%тан артык өлешен экспортка озата.
Республиканың динамикалы рәвештә үсеш алуы энергия белән тәэмин итүнең дә тиешле дәрәҗәдә булуын тәэмин итә.
"Татэнерго"да гомуми куәте 450 мегаватт булган пар-газ җайланмаларын төзү буенча ДПМ программасы кысаларында ике зур проект тормышка ашырылды.
Бүгенге көндә компаниянең әһәмиятле бурычы – колоссаль икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия булган Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча тагын бер зур проектны тормышка ашыру. Хөкүмәткә объектны җылылык станцияләрен модернизацияләүнең яңа федераль программасына кертү мәсьәләсен эшкәртергә кирәк.
"ТАИФ" компаниясе Түбән Кама ҖЭҮ-2 һәм Казан ҖЭҮ-3 предприятиеләрендә 738 мегаваттка исәпләнгән яңа куәтләрне гамәлгә кертте, 2021 елга "Нижнекамскнефтехим"да өстәмә 495 мегаватт кертергә планлаштыра.
Тулаем алганда, республиканың энергия системасында автоматлаштыруның, диагностикалауның һәм энергетика челтәрләренең торышына идарә итүнең заманча чараларыннан файдаланып, алдынгы технологияләр актив кертелә.
Республикадагы цифрлы энергетиканың генерацияләүне, тапшыруны һәм сатуны үз эченә алган бердәм структурасын формалаштыру бурычы тора.
Азактан Президнт болай дип ассызыклады: "Мин ышанам, киләчәктә без хәзер уйландыра башлаган иң кыю алгарышлы планнарны тормышка ашырырбыз. Иң мөһиме – үз-үзеңә ышанырга, үзгәрешләрдән курыкмаска һәм максатка таба хәрәкәт итәргә! Уңышка ирешү өчен, без стандарт булмаганча фикерләргә, белемнәребезне камилләштерергә, хәл иткеч итеп эш йөртергә тиеш. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз! Һәрвакыт алга барыгыз!"
Тулырак: http://president.tatar.ru/rus/index.htm/news/1288497.htm
Түгәрәк дата инновацияле технопарк ачылышы белән данлыклы булды, ә студентларны һәм укытучыларны КДЭУ ректоры белән бергә ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәбрикләде. Премьер-министр иң югары дәрәҗәдәге барлык бурычларны хәл иткәндә яңа уңышлар теләде һәм 50 еллык эш чорының таң калырлык дата булуы хакында билгеләде. Бу еллар артында йөзләрчә укытучының фидакарь тырышлыгы, дистәләрчә мең чыгарылышның уңышлы тәҗрибә эшчәнлеге ята.
Ярты гасырлык тарихында университет 50 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Аларның күбесе хәзерге вакытта илнең энергетика базары объектларында эшли. Ректор сүзләренә караганда, КДЭУ тәмамлап чыгучылар арасында – атаклы галимнәр, гамәлчеләр, Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре, аларның барысы да ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә. Алар рәтендә энергетика, төзелеш, ТКХ өлкәсендәге инженерлар, предприятиеләрнең җитәкчеләре: "Миңа кирәкле әйберләрнең барысын да биргән өчен, мин КДЭУ бик рәхмәтлемен. Хәзер мин ТКХ өлкәсендә эшлим һәм югары белем бирү йорты бу өлкәдә ярдәм итә: белгечләр белән дә, яңа проектлар белән дә. Бу шәһәр өчен дә, республика өчен дә бик әһәмиятле", – дип ассызыклады Казан ш. Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
КДЭУ технопаркы – классик типта булмаган яңа фәнни-технологик комплекс, чөнки аңа техник һәм гамәлгә кертү белән берлектә, мәгариф үзәкләре дә керә. Биредә яшьләр өчен бизнес-инкубатор эшли, быел ул "Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы" халыкара проектын тормышка ашыра. Тантаналы чарада шулай ук атаклы укытучылар, кафедра җитәкчеләре һәм Казан дәүләт энергетика университеты галимнәре бүләкләнде. 11 кеше дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр алды.
Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концерны составына керүче "ПОЗиС" АҖдә Махсус машина төзү үзәген ачу тантанасы булды.
Бу объект "ПОЗиС" АҖдә эш тармакларын үзгәртеп кору һәм техник яктан яңача җиһазлау проектын тормышка ашыру нәтиҗәсе булып тора, аның гомуми суммасы 4 млрд сумнан артык. Проект 2011 елда 2020 елга кадәр илнең оборона-сәнәгать комплексын үстерү буенча ФМП кысаларында старт алды.
"ПОЗиС" АҖнең Махсус машина төзү үзәге алдынгы югары технологияле җайланмалар белән тәэмин ителгән, алар махсус продукцияне серияләп югары нәтиҗәле дәрәҗәдә җитештерүнең автоматлаштырылган тулы циклына берләштерү мөмкинлеген бирә.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры С.В.Чемезов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
"POZIS – илнең бай тарихы һәм зур киләчәге булган әйдәп баручы ОСК предприятиеләренең берсе. 2018 елда предприятие 120 еллыгын билгеләп үтә һәм Махсус машина төзү үзәген ачу – завод өчен әһәмиятле һәм символик вакыйга. Объектта әлеге производствоны сафка кертү – ул Россиянең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш", – дип билгеләде POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
Машина төзүчесе көне алдыннан "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә эшчеләр арасында "Токарь" һөнәре буенча чираттагы еллык һөнәри осталык бәйгесе узды.
Бу көнне завод эшчеләрен котларга һәм бәйгедә катнашучыларга көч биреп торырга "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Алешина, "Ак Барс" судно төзелеше корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Федоров, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" генераль директоры Александр Карпов һәм башкалар килгән иде.
Конкурста заводның барлыгы 13 эшчесе катнашты, алар ел дәвамында бәйгегә җаваплы төстә әзерләнгән һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән.
Конкурс ярышларның команда һәм шәхси этапларында гамәли һәм теоретик сынаулардан гыйбарәт иде. Әүвәл конкурсантлар теоретик өлештәге белемнәрен күрсәтте. Моның өчен турыдан-туры һөнәрләренә кагылышлы, шулай ук хезмәт саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча сораулар әзерләнгән. Аннары ярышларның иң мөһим өлешенә - гамәли биремнәр үтәүгә күчтеләр. Эш барышында токарьларның тизлекләрен һәм осталыкларын күрсәтергә тырышуы көн кебек ачык иде: бер генә артык хәрәкәт тә, көндәш ягына бер караш ташлау да булмады. Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде:
Бригада конкурсында:
III урынны 9нчы цех командасы алды
II урын - 4нче цех командасы
I урын - 26нчы цех командасы
Шәхси бәйгедә:
III урынны 26нчы цех токаре Роман Попов алды
II урын - 8нче цех токаре Артем Полонеев
I урын - 26нчы цех токаре Илгиз Каюмов
Барлык җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Призлы урын алмаган конкурсантлар катнашучы дипломнары белән билгеләп үтелде.
Бүген Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында #ВместеЯрче-2018 Бөтенроссия энергияне сак тоту фестивале үтәчәк. Фестиваль гомумшәһәр гаилә бәйрәме буларак ниятләнгән, ул энергияне сак тотуны һәм табигатькә сак карашны популярлаштыруга багышланган.
Чара башланганда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. "Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге - ул безнең икътисадның көндәшлеккә сәләтле булуының нәтиҗәлелеген арттыруның иң мөһим юнәлешләре. Инде бүген үк республикада без 17 млрд. кубометрга якын газ, 20 млрд. киловатт-сәгать электр энергиясе һәм 34 млн. Гкал җылылык кулланабыз. Сәнәгать предприятиеләрендә генә түгел, Татарстанның һәр кешесенең ресурсларның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын аңлавы зарур. Ышанам ки, сезнең һәркайсыгыз әлеге ресурсларны ничек саклап калырга һәм бездә булган казанышлардан ничек нәтиҗәле файдаланырга дип уйларга кирәклегенә инаныр”.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, "Казан дәүләт энергетика университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Эдвард Габдуллаҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, эре энергетика предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ачылыш тантанасы алдыннан предприятиеләр һәм студентлар парады үтте, Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре арасында мини-футбол буенча турнир уздырылды, җиңүче исеме Казан ҖЭҮ-3 «ТГК -16» ААҖ бирелде.
Бәйрәм мәйданчыгында "Энергия нәтиҗәлелеге бульвары"н хасил иткән энергетика компанияләре экспозицияләре тәкъдим ителде, анда яңа технологияләрне, энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итүче җиһазларны, тармак компанияләренең кызыклы проектларын, профильле югары уку йортлары студентларының эшләнмәләрен күрергә мөмкин иде. Парк территориясе уен, күңел ачу, энергияне сак тотуга багышланган тематик зоналарга бүленде. Аеруча кызыксынучан кунаклар өчен фәнни-популяр тамашалар һәм энергия табигатен чагылдыручы тәҗрибәләр, энергетика һәм энергияне сак тоту өлкәсендә кызыклы фактлар һәм ачышлар тәкъдим ителде. Традиция буенча, "Вместе ярче" фестивале мәйданчыгында теләгән бар кеше гадәти лампочкаларны энергияне сак тота торганнарына алыштырды.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында "Голос" проекты финалисткасы, ТР атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллинага энергия нәтиҗәлелеге илчесе исеме бирелде.
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында #ВместеЯрче-2018 Бөтенроссия энергияне сак тоту фестивалендә катнашучылар флешмоб үткәрде. Флешмобта Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре эшчеләре, шәһәр кешеләре һәм Казанның тугыз югары уку йорты - Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү университетының (КХТИ) студентлар парадында узган, 400 дән артык студенты катнашты. Флешмоб "Вместе ярче" бердәм шигаре һәм энергияне сак тотуга һәм кулланыла торган ресурсларга сак карашка өндәмәләр астында техник һәм гуманитар вузларның төрле юнәлешләре студентларын берләштерде.
Бәйрәм Татарстан эстрадасы йолдызы Эльмира Кәлимуллина һәм Россия шоу-бизнесы вәкиле Олег Майами катнашында кичке концерт һәм дәртле биюләр белән тәмамланды.
Сәнәгатьне үстерү фонды Эксперт советы "КАМАЗ" ГАҖнең КАМАЗ автомобильләре өчен "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча яңа модельләр рәтенә алюминий ягулык баклары җитештерү проектына 230,6 млн сум күләмендә заем хуплады.
"КАМАЗ" ГАҖ проекты импорт алюминий бакларын китертүдән баш тарту һәм аларны үзебездә җитештерелгән баклар белән алмаштыру максатында гамәлгә ашырыла.
Алюминий ягулык бакларын (300-700 литр сыйдырышлы) һәм корыч ягулык бакларын (210-500 литр сыйдырышлы) җитештерүне оештыру "КАМАЗ" ГАҖ Тыгызлап бастыру-рам заводы җирләрендә башкарыла.
Алюминий һәм корыч ягулык бакларын җитештергәндә электр дугасы белән эретеп ябыштыруның заманча MIG/MAG технологиясе кулланыла. Әлеге технология, контактлы эретеп ябыштыру белән чагыштырганда, сыйфатлы һәм эстетик тигез җөй белән ябыштыру мөмкинлеген бирәчәк.