Радиоэлектрон сәнәгать предприятиеләре өчен субсидияләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Россиянең Сәнәгать министрлыгы Россиянең радиоэлектрон сәнәгать предприятиеләре өчен тармак инфраструктурасын, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 февралендәге 110 номерлы карары нигезендә радиоэлектроника өлкәсендәге кластерларны булдыруга бәйле проектларны тормышка ашыру максатларына Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләүдә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр алу хокукына конкурс аша сайлау башлануы турында игълан итә. Заявкалы конвертларны һәм теркәлә торган документларны конкурска 2018 елның 1 октябреннән 4 октябренә кадәр кабул итәчәкләр.

Субсидияләр тармак инфраструктурасын, шул исәптән радиоэлектроника өлкәсендә кластерлар булдыруга бәйле, тормышка ашыру срогы 5 елдан артып китмәгән комплекслы проектларны тормышка ашыру максатларында алынган кредитлар буенча субсидия алу хокукына конкурс нигезендә сайланган радиоэлектроника сәнәгате оешмаларына бирелә, кредитларның суммасы түбәндәгечә булганда:

  • "Телекоммуникация җиһазлары җитештерүне үстерү" кече программасы кысаларында – 1,5 млрд сумга кадәр;
  • "Санап чыгару техникасы җитештерүне үстерү" кече программасы кысаларында – 2,5 млрд сумга кадәр;
  • "Махсус технологик җиһаз җитештерүне үстерү" кече программасы кысаларында – 2 млрд сумга кадәр;
  • "Интеллектуаль идарә системалары җитештерүне үстерү" кече программасы кысаларында – 1 млрд сумга кадәр.

Конкурс аша сайлау турында өстәмә мәгълүматларны түбәндәге телефоннар буенча белешергә мөмкин: 8 (495) 647-74-57, 8 (495) 632-85-14 яки түбәндәге электрон почта адреслары аша: balamutovpa@minprom.gov.ruisaevaa@minprom.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International