Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасында эш визиты белән. Бүген көннең беренче яртысында Министрның Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов белән эшлекле очрашуы булды. Татарстан делегациясе составына Үзбәкстанда Татарстан Республикасы вәкиле Рамил Шакиров, "Химград" АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин һәм башка рәсми затлар керде.
Сәламәләү сүзләрендә Министр болай диде: "Мин Үзбәкстанга килү мөмкинлеге булуына бик шат һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерергә телим. Бүген Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеге безнең республиканың тышкы икътисадый эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора".
Очрашу барышында машина төзелеше, нефть химиясе һәм башка өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекне җәелдерү мәсьәләләре турында фикер алышынды. Моннан тыш, Үзбәкстанда "Химград" технополисы филиалын ачу турында мәсьәлә дә каралды. Ташкент өлкәсе хакимияте тарафыннан технопарк урнаштыру өчен берничә мәйданчык тәкъдим ителде. Көннең икенче яртысында Министр Пскент районындагы җир кишәрлеген карады. Нәтиҗәдә Татарстан ягыннан әлеге территорияне индустриаль парк урнаштыру максатында файдалану киләчәгенә һәряклы анализ уздыру өчен өстәмә мәгълүмат соратылды.
Хөрмәтле оборона сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне профессиональ бәйрәм – Коралчы көне белән тәбрик итәм!
Календарьдагы бу дата – эше оборона сәнәгатенә бәйле кешеләргә зур рәхмәт һәм хөрмәт белдерү көне. Болар конструкторлар, корал җитештерүчеләр, корал традицияләрен тикшерүче галим-тарихчылар. Сезнең аркада, хөрмәтле корал осталары, безнең дәүләт элеккегечә даһи һәм бәйсез булып кала бирә, илнең кораллы көчләре куәте буенча дөньяның барлык илләрендәге армияләрне уздыра торган корал белән тәэмин ителгән, ә Россия халкы үзен якланган итеп хис итә.
Сезнең коллективларга киләсе көнгә ышаныч булуын, булган куәтләрдән нәтиҗәле файдалануны, шулай ук коралларның яңадан-яңа модельләрен җитештерүне арттыруны телим. Боларның барысы да илнең оборона көчен ныгытырга булышачак, предприятиеләребезнең үсешенә, ә димәк, безнең һәркайсыбыз өчен муллык һәм иминлек дәрәҗәсенең үсешенә ярдәм итәчәк.
Мин ышанам, безнең илдәге "оборона" тармакның куәтле интеллектуаль, фәнни-техник потенциалына, менә дигән профессиональ гореф-гадәтләренә һәм элеккеге буыннардан тупланып калган уникаль эш тәҗрибәсенә таянып, югары интеллектлы кадрларга элеккегечә кытлык кичермәячәк, алга таба уникаль кораллар ясаячак һәм хәрби техника буенча дөнья базарларында үзебезнең ил продукциясенең алдынгы позициясен ныгытачак.
Сезгә һәм Сезнең гаиләләрегезгә уңышлар, бәхет, мәхәббәт һәм тынычлык булсын!
Министр Альберт Кәримов
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Кытай компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан "Энергия белән туендырылган материаллар" квалификация күтәрү программасының ябылуы уңаеннан дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чарада министр урынбасары Алексей Савельчев, "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ ректоры Сергей Юшко, Казанда КХР Генконсуллыгының Беренче сәркатибе Ли Фэй һәм башкалар катнашты. Ике атна дәвамында Казанның милли тикшеренү технологик университетында NORINCO корпорациясе (Кытайның төньяк сәнәгый корпорациясе) предприятиеләре белгечләре һәм инженерлары өчен стажировка узды. Стажировка КНИТУ Өстәмә белем бирү институты базасында Инженер химик-технологик институты галимнәре һәм укытучылары тарафыннан уздырылды.
Чарада Ли Фэй әфәнде белгечләргә болай дип мөрәҗәгать итте: "Мин ышанам, сезгә яңа дуслар даирәсен табу мөмкин булгандыр һәм киләчәктә сез үз белемнәрегезне эштә куллана алырсыз һәм тикшеренү эшчәнлегендә яңа үрләр яулый алырсыз дип, ихлас өметләнәм. Кабул итүче якка химия үсешенең чын тарихына кагылу, профессор-укытучылар корпусының профессиональлеген бәяләү һәм Казанның гүзәллеген манзара кылу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез. Бу укыту безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга яңа өлеш булып тора".
Стажировканы дары һәм шартлаучан матдәләр өлкәсендәге барлыгы 14 белгеч узды. Стажировка барышында лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм иҗат кичәләре уздырылды, "Химград" технополисы һәм "Идея" инновацион технопаркы предприятиеләренә экскурсияләр оештырылды, "Казан дәүләт казна дары заводы" ФКП генераль директоры Александр Лившиц белән очрашу оештырылды. Корпорациянең барлык хезмәткәрләре дә укуны уңышлы узды. Стажировка барышында алга таба хезмәттәшлек итүдә ике яклы мәнфәгать барлыкка килде.
3-6 октябрьдә Мәскәүдә узачак "Россиянең энергетика атналыгы" халыкара форумында 130 бизнесмен үзенең катнашачагын белдергән инде, алар Россиянең 70 һәм 29 чит илдән (Австрия, Әзәрбәйҗан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Алмания, Греция, Мисыр, Индонезия, Иордания, Исландия, Казакъстан, Кытай, Люксембург, Марокко, Молдова, Нигерия, Нидерландлар, БГӘ, Джерси утравы, Панама, Польша, Корея Республикасы, Словения, АКШ, Таҗикстан, Үзбәкстан, Франция, Швейцария) 40 чит ил компаниясеннән, шулай ук Венесуэладан, Шри-Ланкадан, Анголадан, Катарадан һәм Көньяк Суданнан рәсми делегацияләр киләчәк.
"Боливариан Республикасының нефть сәнәгате халык хакимияте министры Мануэль Киведоның, Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Нефть ресурсларын үстерү министры Арджуна Ранатунгиның, Ангола Республикасыннан Энергетика һәм су ресурслары министры Жоао Баптисты Борхесның, Катара энергетика һәм сәнәгать министры Мөхәммәт бин Салих Әл Садәнең, Көньяк Суданның нефть сәнәгате министры Эзекиель Лол Гаткуотның, шулай ук ОПЕК Генераль сәркатибе Мөхәммәт Баркиндоның Форумда катнашуы электр энергетикасы үсешенең киләчәге турындагы дискуссияне яңа дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеген бирәчәк. Без нәтиҗәле, бүген дөньяви энергетика каршында торган төп бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән диалог булыр дип өметләнәбез", – дип билгеләде Президент киңәшчесе Антон Кобяков.
Россия һәм чит ил бизнесында мөһим вәкилләр арасында "Россиянең энергетика атналыгы"нда "Газпром нефть" ГАҖ генераль директоры, идарә рәисе Александр Дюков, Атом энергиясе буенча "Росатом" дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачёв, "Промсвязьбанк" ГАҖ вакытлы хакимияте җитәкчесе Пётр Фрадков, "РОСНАНО" ИК" ҖЧҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, Евразия үсеш банкы идарә рәисе Андрей Бельянинов, "Сименс" ҖЧҖ президенты, генераль директоры Дитрих Мёллер, ExxonMobil Russia Inc. президенты Гленн Роберт Уоллер һәм башкалар үзләренең катнашачагы турында раслаган.
IBYKUS AG алман компаниясе Германиядә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы IТ җитештерүче булып санала, ул, шул исәптән, сәнәгать станокларын модернизацияләү, аппаратура һәм программа тәэминаты интеграциясе белән шөгыльләнә. Алман компаниясе вәкилләренең сәфәре, хезмәттәшлек урнаштыру һәм республика предприятиеләрендә компания эшләнмәләрен сынау мөмкинлеге максатыннан, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чакыруы буенча узды. Сәфәр барышында компания Казанда һәм Чаллыда урнашкан ике ИТ паркта, берничә сәнәгать предприятиесендә булды, ә "Химград" Технополисы территориясендә "Алман машина төзелешендә заманча технологияләр һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе. Тюрингия компанияләре мисалында тармакны үстерү тенденциясе" темасына технологик семинар үткәрде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов белән эшлекле очрашу барышында яклар IBYKUS AG компаниясе һәм Татарстан предприятиеләре арасында ихтимал хезмәттәшлек һәм партнерлык этаплары хакында фикер алышты.
«DECHEMA Ausstellungs-GmbH» генераль директоры доктор Томас Шерингның Татарстанга өч көнлек сәфәре кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчев белән эшлекле очрашу узды. Доктор Томас Шеринг - химик машиналар төзелеше, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча «ACHEMA» Халыкара конгрессын һәм махсус күргәзмәне оештыручы.
Ике яклы сөйләшүләр үткәргәннән соң, уртак күргәзмә проектларын тормышка ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Килешү Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, СЕО доктор Томас Шеринг йөзендә «DECHEMA Ausstellungs-GmbH» Химия сәнәгате ассоциациясе, Messe Frankfurt GmbH алман күргәзмәләр концернының Россия бүлекчәсе – вәкиллекле офис җитәкчесе Денис Рябой йөзендә «Мессе Франкфурт РУС» ҖЧҖ һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ арасында имзаланды. Имзаланган килешү нигезендә, яклар, методик, оештыру, эксперт-аналитик һәм мәгълүмати тәэмин итүне башкарып, уртак күргәзмә проектларын тормышка ашыруда үзара ярдәм күрсәтергә сүз куешты.
Алексей Савельчев әлеге килешүнең күргәзмә бизнесы өлкәсендә генә түгел, гомумән, Татарстан һәм Германиянең химия һәм нефть химиясе тармакларындагы предприятиеләре арасында багланышларны киңәйтергә актив булышачагына ышануын билгеләп үтте.
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов Германия-Россия яңа технологияләр институтының (ГРЯТИ) Попечительләр советы утырышында катнашты. 2014 елда КНИТУ-КАИ базасында төзелгән Германия-Россия яңа технологияләр институты Германиянең партнер университетлары консорциумында һәм Германия академик алмашу хезмәтенең (DAAD) оештыру һәм финанс ярдәме белән эшли. Үз сәламләү сүзендә Тимур Саматов билгеләп үткәнчә, КНИТУ-КАИ Германия-Россия яңа технологияләр институты - ул инженерлык белеме бирү өлкәсендә традицияләр һәм инновацияләрнең үрелмәсе һәм трансмилли мәгарифнең уңышлы үрнәге булып тора. Институтны тәмамлаган йөздән артык кеше республика предприятиеләренә эшкә урнашкан һәм җитештерүдә алдынгы тәҗрибәне куллана.
Совет утырышында, аерым алганда, ГРЯТИның стратегик үсеш мәсьәләләре, магистратураның яңа программалары, Siemens компаниясе белән хезмәттәшлек, беренче җәйге мәктәп эше нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Утырыш тәмамланганда КНИТУ-КАИ ГРЯТИ-2018 чыгарылыш студентларына тантаналы төстә дипломнар тапшырылды, шулай ук "ГРЯТИның иң яхшы укытучысы", "ГРЯТИның иң яхшы чит ил укытучысы" һәм "ГРЯТИның иң яхшы чыгарылыш студенты-2018" номинацияләре буенча бүләкләү булды.
2018 елның 23-26 сентябрендә Казанда Новосибирск өлкәсе сәнәгать предприятиеләре делегациясенең эш сәфәре көтелә. Әлеге сәфәр кысаларында Новосибирск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында эшлекле, икътисади хезмәттәшлекне һәм кооперация багланышларын оештыруга юнәлтелгән чаралар узачак. Чаралар төбәкләрнең фәнни-сәнәгый һәм инвестицияләр потенциалын тулырак күзалларга, гамәлдәгеләрен ныгытырга һәм яңа итеграция элемтәләрен булдырырга, тауар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сәфәр кысаларында эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, сөйләшүләр үткәреләчәк. Новосибирск өлкәсе делегациясе составына Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдергән һәм өлкәнең иң тиз үсүче оешмалары керә.
Сөйләшүләр 25 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: IT паркның конференц-залы, Казан ш., Петербург ур., 82.
Оештыручы: Новосибирск өлкәсенең Эшкуарлыкка ярдәм үзәге.
Контактлар: тел. +7 (383) 246 08 47 яки office@askbda.ru.
Сайлап алуда катнашу өчен оешмалар – сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектлары чакырыла. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары кысаларында расланган механизм референцияләр һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе булмаган шартларда базарга җайланмаларның пилот партияләрен чыгаруга бәйле проблемаларны хәл итүгә максат тота һәм чимал, материаллар һәм комплект өлешләр, инженер эшләнмәсе һәм проектлау өчен түләүдә, тәэминат өлешләре һәм чыгым кораллары, логистика операцияләре һ.б. сатып алуга фактта тотылган чыгымнарның 50% кадәр өлешен компенсацияләүне күздә тота.
Субсидияләр бирү буенча яңартылган кагыйдәләр нигезендә оешмаларның Сәнәгатьнең дәүләт мәгълъмат системасында (ГИСП) тутырылган битләре булырга тиеш.
Сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 17 сентябреннән 28енә кадәр каралачак. Өстәмә мәгълүматлар РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында: Егор Корнаухов, телефон: 8 (495) 632-88-88, өст. 2041 яки kornauhov@minprom.gov.ru
"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" конкурсына һәм "Идея-1000" программасына йомгак ясау өчен бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара.
Заявкаларны кабул итү 15 октябрьдә төгәлләнәчәк. Иң яхшылары арасыннан яхшыларын экспертлар советы сайлап алачак. Идеяләре булган һәм инновацияле киләчәкнең бер өлеше булырга теләгән һәркем катнаша ала.
Әгәр сез нәкъ сезнең проект фәнне һәм техниканы үстерүнең хәзерге дәрәҗәсенә, социаль-икътисадый үсеш приоритетларына туры килә, файда китерә ала, хәтта дөньяны үзгәртергә сәләтле дип уйлыйсыз икән, заявка җибәрегез.
9 номинация, дистәләрчә акчалата премия, 2 миллион сумга кадәр грант финанславы, Россиянең фән һәм бизнес өлкәсендә иң уңышлы проектлар белән танышу, инновацияләр дөньясына чуму, үзеңнең проектыңны уңышлы Россия инвесторларына һәм экспертларга күрсәтү мөмкинлеге һәм катнашу өчен заявка бирергә нибары бер ай калды.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак итеп биредә белергә була: http://ivf.tatarstan.ru/50ideas.htm
"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" – ел саен уздырыла торган республика конкурсы, аның төп бурычлары һәм максатлары галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, уйлап табучыларның, аспирантларның, студентларның һәм мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштырудан, яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка җәлеп итүдән, Татарстан Республикасы фәнни-техник һәм социаль-икътисадый бурычларын хәл иткәндә Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе субъектларының, чит ил дәүләтләренең интеллектуаль потенциалыннан файдалануда ярдәм итүдән гыйбарәт.
Инновацияле проектларга ярдәм итү буенча "Идея 1000" программасы венчур инвесторлары, корпорацияләр һәм дәүләт заказчылары өчен кызыксындыру тудыручы югары технологик стартапларның санын һәм сыйфатын арттыруга, технологик стартапларның Россия һәм чит ил экспертлары, корпоратив заказчылар, эшкуарлар һәм инвесторлар белән профессиональ элемтәләрен үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурсны һәм Программаны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тора. Ел саен әлеге чаралар кысаларында Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 1800 артык кеше катнаша.