Казанда - "Кытай - Казакъстан - Россия" газ-мотор техникасы колоннасы

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы территориясе буенча техника йөреше дәвам итә. Табигый газдагы техниканың "Газ в моторы" исемле иң озын автойөреше Татарстан башкаласына торган саен якынлаша.

Йөрештә Россия, Кытай һәм Казакъстаннан ягулык сыйфатында табигый газ (метан) кулланучы 15 йөк, җиңел автомобиль һәм автобус катнаша. Колонна составына Россиядән "ГАЗ" төркеме , "РариТЭК", "КАМАЗ", "УАЗ" һәм "АВТОВАЗ" җитештергән һәм табигый газда эшләүче магистраль сөйрәгеч машиналар, шәһәрара автобуслар, коммерцияле һәм җиңел техника керә.

Әлеге автойөреш мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануның экономиялелеген, экологик булуын һәм куркынычсызлыгын раслау, шулай ук газ-мотор техникасы модельләре  рәтенең күптөрлелеген, аның югары кулланучы үзлекләрен, сыйфатын һәм ышанычлылыгын күрсәтү максатын куя.

"Газ в моторы" Татарстан этабы 2018 елның 24-27 сентябрендә уза. Гомумән алганда катнашучылар Татарстан буенча 500 чакрым юл үтәчәк. Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Алексеевск районнары аша узды инде һәм бүген Казанга килә.

Иртәгә 26 сентябрьдә Казан автотранспорт предприятиеләренә газ-мотор автобусларын тапшыру тантанасы булачак.

Моннан тыш, чәршәмбе 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары автойөреш катнашучылары белән аралаша, техниканы өйрәнә, истәлеккә фотога төшә алачак. Чараны үткәрү урыны: "Казан" гаилә үзәге территориясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International