Машина төзүчесе көне алдыннан "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә эшчеләр арасында "Токарь" һөнәре буенча чираттагы еллык һөнәри осталык бәйгесе узды.
Бу көнне завод эшчеләрен котларга һәм бәйгедә катнашучыларга көч биреп торырга "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Алешина, "Ак Барс" судно төзелеше корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Федоров, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" генераль директоры Александр Карпов һәм башкалар килгән иде.
Конкурста заводның барлыгы 13 эшчесе катнашты, алар ел дәвамында бәйгегә җаваплы төстә әзерләнгән һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән.
Конкурс ярышларның команда һәм шәхси этапларында гамәли һәм теоретик сынаулардан гыйбарәт иде. Әүвәл конкурсантлар теоретик өлештәге белемнәрен күрсәтте. Моның өчен турыдан-туры һөнәрләренә кагылышлы, шулай ук хезмәт саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча сораулар әзерләнгән. Аннары ярышларның иң мөһим өлешенә - гамәли биремнәр үтәүгә күчтеләр. Эш барышында токарьларның тизлекләрен һәм осталыкларын күрсәтергә тырышуы көн кебек ачык иде: бер генә артык хәрәкәт тә, көндәш ягына бер караш ташлау да булмады. Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде:
Бригада конкурсында:
III урынны 9нчы цех командасы алды
II урын - 4нче цех командасы
I урын - 26нчы цех командасы
Шәхси бәйгедә:
III урынны 26нчы цех токаре Роман Попов алды
II урын - 8нче цех токаре Артем Полонеев
I урын - 26нчы цех токаре Илгиз Каюмов
Барлык җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Призлы урын алмаган конкурсантлар катнашучы дипломнары белән билгеләп үтелде.