РЭА-2018 барышында Азия-Тын Океан төбәге илләрендә сыегайтылган табигый газ куллану перспективалары хакында сөйләшәчәкләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

3-6 октябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак "Россия энергетика атналыгы" халыкара форумында катнашучылар сыегайтылган табигый газдан куллануның яңа мөмкинлекләре, шулай ук Азия-Тын Океан регионында (алга таба – АТР) хезмәттәшлек перспективалары һәм аны тотрыклы үстерү турында фикер алышачак.

СТГ базарын формалаштыру, кулланучы илләр белән диалог алып бару нечкәлекләре һәм АТР үстерүнең социаль-икътисадый фаразлары буенча АТРдагы СТГ базарында иң зур уенчылар үзләренең тәкъдимнәрен җиткерәчәк. Чараның модераторы буларак Азия һәм Тын Океан өчен БМОның энергетика, икътисадый һәм социаль комиссиясе директоры Лю Хунпэн чыгыш ясаячак. Спикерлар ролендә Шри-Ланка, Непал, Бангладеш энергетика министрлыкларыннан вәкилләр, шулай ук "НОВАТЭК" ГАҖ, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең Энергетика үзәгеннән, Татарстан Республикасының Anglo Euro Energy Indonesia, Herbert Smith Freehills LLP компанияләреннән һәм Көньяк Азиянең Региональ хезмәттәшлек ассоциациясеннән вәкилләр белдерелгән.

РФ Энергетика министрлыгы бәяләгәнчә, бүген Азия илләренең үзләрендәге энергия балансында газ өлешен арттыру өчен хосусый СТГ инфраструктурасын формалаштыруга яки күрше илләргә хезмәт күрсәтүге газ хабын булдыруга карата мәнфәгатенең артуы теркәлгән.  Уңай динамика актив икътисадый үсешкә, халыкның артуына, энергиядән куллану дәрәҗәсенең артуына, шулай ук АТРда экологик аспектларның әһәмияте артуга бәйле. Бүгенге көндә АТРда яшәүче 2 миллиардтан артык кеше ягулыкның экологик чиста төрләреннән һәм 400 миллионнан артык кеше – электр энергиясеннән файдалана алмый.

 Үз чиратында, Россиянең энергетика компанияләре базар чакыруларына гакыллы һәм нәтиҗәле җавап бирү һәм башка катнашучылар белән көндәшлек итү өчен СТГ индустриясен актив үстерә.

Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең Энергетика үзәге директоры Татьяна Митрова ассызыклаганча, Россия газын китертүдә иң өстенлекле юнәлеш – тышкы базарлар. Аның фикеренчә, Россия СТГ экспорт буенча көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыру өчен яңа бизнес-модельләрне эзлекле рәвештә җәелдерергә кирәк. "Россиядәге җитештерүчеләр базарда дәвамлы контрактлардан башлап своплар һәм онлайн-сәүдә итүләргә кадәр - төрле инструментларны берләштерүне күздә тотучы бик куәтле механизм булдыра ала", – дип уйлый ул. "СТГ – ул безнең өчен зур үсеш алырга мөмкин булган уемтык һәм Россия җитештерүчеләре, теоретик яктан караганда, аның өчен мода законнарын чыгаручы була ала. Ләкин моның өчен маркетинг стратегиясен эшләү өлкәсендә дә, СТГ базарына яраклашуда да, шулай ук үзкыйммәтен киметү өлкәсендә дә зур эш башкарырга кирәк", – дип саный Татьяна Митрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International