Бүген Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында #ВместеЯрче-2018 Бөтенроссия энергияне сак тоту фестивале үтәчәк. Фестиваль гомумшәһәр гаилә бәйрәме буларак ниятләнгән, ул энергияне сак тотуны һәм табигатькә сак карашны популярлаштыруга багышланган.
Чара башланганда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. "Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге - ул безнең икътисадның көндәшлеккә сәләтле булуының нәтиҗәлелеген арттыруның иң мөһим юнәлешләре. Инде бүген үк республикада без 17 млрд. кубометрга якын газ, 20 млрд. киловатт-сәгать электр энергиясе һәм 34 млн. Гкал җылылык кулланабыз. Сәнәгать предприятиеләрендә генә түгел, Татарстанның һәр кешесенең ресурсларның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын аңлавы зарур. Ышанам ки, сезнең һәркайсыгыз әлеге ресурсларны ничек саклап калырга һәм бездә булган казанышлардан ничек нәтиҗәле файдаланырга дип уйларга кирәклегенә инаныр”.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, "Казан дәүләт энергетика университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Эдвард Габдуллаҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, эре энергетика предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ачылыш тантанасы алдыннан предприятиеләр һәм студентлар парады үтте, Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре арасында мини-футбол буенча турнир уздырылды, җиңүче исеме Казан ҖЭҮ-3 «ТГК -16» ААҖ бирелде.
Бәйрәм мәйданчыгында "Энергия нәтиҗәлелеге бульвары"н хасил иткән энергетика компанияләре экспозицияләре тәкъдим ителде, анда яңа технологияләрне, энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итүче җиһазларны, тармак компанияләренең кызыклы проектларын, профильле югары уку йортлары студентларының эшләнмәләрен күрергә мөмкин иде. Парк территориясе уен, күңел ачу, энергияне сак тотуга багышланган тематик зоналарга бүленде. Аеруча кызыксынучан кунаклар өчен фәнни-популяр тамашалар һәм энергия табигатен чагылдыручы тәҗрибәләр, энергетика һәм энергияне сак тоту өлкәсендә кызыклы фактлар һәм ачышлар тәкъдим ителде. Традиция буенча, "Вместе ярче" фестивале мәйданчыгында теләгән бар кеше гадәти лампочкаларны энергияне сак тота торганнарына алыштырды.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында "Голос" проекты финалисткасы, ТР атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллинага энергия нәтиҗәлелеге илчесе исеме бирелде.
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында #ВместеЯрче-2018 Бөтенроссия энергияне сак тоту фестивалендә катнашучылар флешмоб үткәрде. Флешмобта Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре эшчеләре, шәһәр кешеләре һәм Казанның тугыз югары уку йорты - Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү университетының (КХТИ) студентлар парадында узган, 400 дән артык студенты катнашты. Флешмоб "Вместе ярче" бердәм шигаре һәм энергияне сак тотуга һәм кулланыла торган ресурсларга сак карашка өндәмәләр астында техник һәм гуманитар вузларның төрле юнәлешләре студентларын берләштерде.
Бәйрәм Татарстан эстрадасы йолдызы Эльмира Кәлимуллина һәм Россия шоу-бизнесы вәкиле Олег Майами катнашында кичке концерт һәм дәртле биюләр белән тәмамланды.