POZISта Махсус машина төзү үзәге ачылды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концерны составына керүче "ПОЗиС" АҖдә Махсус машина төзү үзәген ачу тантанасы булды.

Бу объект "ПОЗиС" АҖдә эш тармакларын үзгәртеп кору һәм техник яктан яңача җиһазлау проектын тормышка ашыру нәтиҗәсе булып тора, аның гомуми суммасы 4 млрд сумнан артык. Проект 2011 елда 2020 елга кадәр илнең оборона-сәнәгать комплексын үстерү буенча ФМП кысаларында старт алды.

"ПОЗиС" АҖнең Махсус машина төзү үзәге алдынгы югары технологияле җайланмалар белән тәэмин ителгән, алар махсус продукцияне серияләп югары нәтиҗәле дәрәҗәдә җитештерүнең автоматлаштырылган тулы циклына берләштерү мөмкинлеген бирә.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры С.В.Чемезов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

"POZIS – илнең бай тарихы һәм зур киләчәге булган әйдәп баручы ОСК предприятиеләренең берсе.  2018 елда предприятие 120 еллыгын билгеләп үтә һәм Махсус машина төзү үзәген ачу – завод өчен әһәмиятле һәм символик вакыйга. Объектта әлеге производствоны сафка кертү – ул Россиянең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш", – дип билгеләде POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов.

"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International