Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөекбританиянең Берләштерелгән Патшалыгының Лордлар палатасы һәм Төньяк Ирландия вәкиле, РФ буенча партияара парламент төркеме рәисе урынбасары Лорд Уэйверли белән ике яклы очрашу булды. Очрашуда Бөекбританиядә РФ Сәүдә вәкиле урынбасары Александр Румянцев, шулай ук ТР Инвестиция үсеше агентлыгы, "ТР Экспорт корпорациясе" АҖ, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашуны ТР сәнәгать министры урынбасары Герман Лернер алып барды.
Уэйверли әфәнде чикара сәүдә багланышлары өчен барлык опцияләрне һәм мөмкинлекләрне җентекле презентацияләде: "Глобаль икътисадның – кече һәм урта предприятиеләрнең эшлекле ихтыяҗлары SupplyFinder нигезе булып хезмәт итә. SupplyFinder базарлардан түләүсез файдалану мөмкинлеген бирә һәм төп партнерлары белән бергә тармактагы профессионалларны берләштерә.
Яклар алга таба хезмәттәшлек итү турында килеште. Сәнәгать министрлыгыннан соң Лорд Уэйверли ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте.
Бүген Альберт Кәримов ТР Хөкүмәте делегациясе һәм Татарстандагы берничә предприятие вәкилләре составында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә булды. Делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Визит барышында татарстанлылар кара металлургия өлкәсендә Россиядәге җитештерү гигантларының берсе булган "Магнитогорск металлург комбинаты" ГАҖ булды: №1 домна мичен карадылар; калын ПТЛ (стан 5000) табагын җитештерүне күзәттеләр; ЛПЦ 11 (стан 2000) цехын карадылар. "Магнитогорск металлург комбинаты" ГАҖ продукциясе нигездә төргәкле корыч, металлпрокат табаклары рәвешендә Татарстан Республикасының машина төзү предприятиеләренә китерелә.
Министр Альберт Кәримов үзенең визиты барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашуында катнашты. Хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсе төбәкара сәүдә-икътисад багланышлары буенча Татарстанның әйдәп баручы партнерлары исәбендә. Хезмәттәшлек эше Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында 2018-2020 елларга Килешүне гамәлгә ашыру планы нигезендә үсеш ала.
Узган атнада Санкт-Петербург шәһәрендә ХХ халыкара урман сәнәгате форумы – ел саен үз мәйданында Россиядән һәм чит илләрдән урман сәнәгате тармагындагы барлык юнәлешләрдән әйдәп баручы компанияләрне туплаучы Урман сәнәгате комплексы конгрессы булды. Дискуссия барышында төп темалар "Урман стратегиясе - 2030" гамәлгә ашыру мәсьәләләре булды, ул РФ Хөкүмәте боерыгы (2018 елның 20 сентябрендәге 1989-р номерлы) нигезендә расланган, шулай ук 2018 елның 1 декабреннән башлап 2009 елның 1 маена кадәр каен үзагачын экспортлау буенча квота кертү (2018 елның 17 июлендәге 836 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә) темасы да күтәрелде. Конгресс эшендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлеге башлыгы Гүзәл Хисаметдинова катнашты.
Урман сәнәгате белгечләре һәм экспертлары пленар дискуссияләрдә тармакны үстерү тенденцияләре, актуаль мәсьәләләр һәм үсеш ноктасы турында фикер алышты. Әйтик, 27 сентябрьдә "Плитә һәм фанер сәнәгатен үстерү" темасына түгәрәк өстәл булды, анда эксперт сыйфатында "Алабуга" МИЗ КАСТАМОНУ заводы генераль директоры Али Кылыч чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасындагы завод мисалында агач эшкәртү базарын экологияләштерү турында сөйләде.
ХХ халыкара урман сәнәгате форумы турында тулырак: https://spiff.ru/
Хөрмәтле машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән профессиональ бәйрәм – Машина төзүче көне белән иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!
Машина төзелеше дөнья икътисадында әһәмиятле өлеш били, илнең үсеш дәрәҗәсенең сыйфатлы күрсәткече, стратегик куркынычсызлыкның һәм тотрыклылыкның төп элементы булып тора. Тармакта иң яңа эшләнешләр, фәнсыешлы технологияләр беренчеләрдән булып барлыкка килә һәм гамәлгә кертелә, интеллектуаль потенциал үсеш ала.
Бүген Татарстан Республикасының машина төзү комплексында 3000 артык предприятие бар, аларның 150се – зур предприятиеләр, тармакта барлыгы 120 меңнән артык кеше эшли.
Һәр хезмәткәрнең республикада машина төзү өлкәсен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтәргә кирәк, бу эшчеләрнең профессионаллыгы һәм һөнәренә булган мәхәббәте тармакта уңыш нигезе булып тора, продукция сыйфатын арттыруга һәм дөнья базарында безнең компанияләрнең абруен үстерүгә ярдәм итә. Хезмәткә намуслы караучы һәм газиз предприятиесенә тугрылык өлгесе булган ветераннар турында истә тоту мөһим.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри сөенечләр һәм Татарстан файдасына яңа уңышлар телим!
ТР Премьер-министры урынбасары – Министр Альберт Кәримов
2018 елның 1-12 октябрь көннәрендә Казанда Казакъстан Республикасы Сәүдә вәкиллеге бүлеге, Казакъстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы экспортерлары һәм импортерларына ике яклы ярдәм өчен көчләрне берләштерү максатыннан, "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Чараны үткәрү кысаларында уртак бизнес алып баручы яки планлаштыручы, ягъни Казакъстан Республикасы базарында тауарлар һәм хезмәтләрен тәкъдим итәргә әзер эшкуарлар һәм предприятие җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар, консультацияләр һәм сөйләшүләр ниятләнгән.
Түбәндәге телефон яки электрон почта аша алдан язылырга кирәк: +7 (843) 237-76-61 kaztrade.kzn@gmail.com
Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Сәүдә вәкиллеге бүлекчәсе адресы: Карл Маркс урамы, 8/13 ( Казан шәһәрендә Казакъстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасы).
Пәнҗешәмбе Чаллының Орган залында "КАМАЗ"ның төп һөнәри бәйрәме - Машина төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чара узды.
"Бүген "КАМАЗ" - бөтен дөньяга мәгълүм бренд. "КАМАЗ" БДБ, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш, Африка, Көнчыгыш Ауропа, Латин Америкасының 40тан артык иленә автомобильләрен экспортка җибәрә.
Мин үзләренең тырыш, фидакарь хезмәте белән газиз предприятиеләренә дан китерүче һәм дөнья базарында безнең компанияләрнең абруен күтәрүче барлык завод эшчеләренә, шулай ук хезмәткә намуслы мөнәсәбәт, газиз предприятиеләренә тугрылык һәм сайлаган һөнәрләренә мәхәббәт өлгесе булган ветераннарга рәхмәт әйтәм", - дип билгеләп үтте министр.
Чарада Альберт Кәримов бүләкләү тантанасында катнашты, КАМАЗның атказанган эшчеләренә истәлек дипломнары һәм бүләкләр тапшырды.
Компания эшчеләренә һәм производство ветераннарына котлау сүзләре белән шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, компаниянең профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева мөрәҗәгать итте.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.
2018 елның 25-27 сентябрендә Иркутск өлкәсе икътисади үсеш министры җитәкчелегендә Иркутск өлкәсе делегациясе эш сәфәре белән Татарстан Республикасында булды.
Ике көн дәвамында кунаклар Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашулар уздырды, югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркында, "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә, "Мастер" Кама индустриаль паркында булды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов делегация белән эшлекле төшке аш форматында очрашу үткәрде.
Эш сәфәренең төп максаты Татарстан һәм Иркутск өлкәсе арасында тәҗрибә алмашу һәм сәүдә-икътисадый багланышларны камилләштерү иде.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Иҗтимагый совет составына "Спорткультавтотовары" АҖ генераль директоры Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Икътисад җәмгыяте вице-президенты Рауза Шаһиева, "В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация заводы" ЮҺББ ХМУ "Икътисад теориясе" кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Вячеслав Зубаков, "Идел буе сыйфат үзәге" КП директоры Андрей Яшин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ветераннар советы рәисе урынбасары Илгиз Хәйруллин, Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Илдар Никифоров, "Деловая Россия" җәмгыятенең сәнәгать һәм энергетика буенча комитеты рәисе Артем Кузнецов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының юридик бүлек башлыгы Лилия Хәбибуллина һәм профильле бүлекләрдән башка хезмәткәрләр керде.
Иҗтимагый советта катнашучылар ике мәсьәлә турында фикер алышты.
Беренчедән, республиканың кулланучылар базарындагы вәзгыять буенча мәгълүмат җиткерелде. 2018 елның 8 аенда ваклап сәүдә итү әйләнеше 92,8% очракта стационар сәүдә челтәрендә (базардан тыш) эшчәнлек башкаручы сәүдә оешмалары һәм шәхси эшкуарлар хисабына формалашкан, ә ваклап сату әйләнешендә базар өлеше 7.2 процент тәшкил иткән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ваклап сатучы 17 мең тирәсе предприятие эшли, 30 ваклап сату базары бар. Бер мең халыкка исәпләгәндә сәүдә урыннары белән тәэмин ителеш республика буенча уртача алганда 773 кв.метр тәшкил итә (норматив буенча 603,1 кв.м. булырга тиеш). Ләкин төбәктә барыннан да җитезрәк рәвештә челтәрле сәүдә үсеш ала. 2018 елда республикадагы ваклап сатучы челтәр сәүдәсенең үсеше челтәрле сәүдә итүче зур компанияләрнең инфраструктурасы формалашуының дәвам итүе белән сыйфатлана. Бүгенге көндә республика территориясендә өч халыкара, алты федераль һәм сигез региональ ваклап сатучы челтәр компаниясе эшчәнлек башкара.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында кулланучылар секторында бәя арту буенча 2018 елның августында Татарстан Республикасы 14 урынның 13сендә тора. Нибары Мордовия Республикасында гына бездән дә түбәнрәк бәяләр күзәтелә.
Көн тәртибендәге икенче пунктта Татарстан Республикасы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелде.
2014 елның 03 гыйнварындагы РФ Хөкүмәте карарының (РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 06 апрелендәге 418 номерлы карары ред.) 2014-2019 елларда алынган кредитлар буенча процентларны түләү буенча чыгымнарны кайтару һәм (яки) гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча комплекслы инвестиция проектлары кысаларында 2017-2019 елларда чыгарылган облигацияләр буенча купон керемен түләү өлешендә гамәлдә булу механизмы җентекләп күрсәтелде.
Утырыш нәтиҗәсендә Иҗтимагый совет тарафыннан фикер алышынган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр һәм мөмкин булган өстәмәләр формалаштырылачак.
1-2 октябрьдә Казанда Интернет әйберләре технологияләре буенча Бөтендөнья цифр саммиты (IoT World Summit Russia) булачак, анда Россиядән, АКШтан, Ауропадан һәм Азиядән иң яңа цифрлы технологияләрне гамәлдә куллану өлкәсендә дөнья лидерлары очрашачак һәм IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, зур белешмәләр аналитикасы, ясалма интеллект, машина һәм тирәнтен өйрәтү, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәсендәге алдынгы чишелешләр күрсәтеләчәк.
120 артык халыкара эксперт 4.0 индустриясе, цифрлы корпорацияләр, акыллы шәһәр һәм энергетика өчен иң алдынгы технологияләрне кертү тәҗрибәсен күрсәтәчәк. Чарада катнашучылар 125 артык гамәли кейсны караячак һәм IoT технологияләрен куллану нәтиҗәсендә предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыруның актуаль мәсьәләләре турында сөйләшәчәк.
Самиттка дөньяның 25 иленнән катнашучылар һәм делегатлар киләчәк. Иң зур халыкара һәм Россия компанияләре самитта катнашачагы турында белдергән инде.
Саммитның аерым бер бүлеге "Индустрия 4.0" багышланачак. Экспертлар җитештерү тармагына цифрлы технологияләрнең ни рәвешле табыш китерә алуы һәм 4.0 проектлары белән ничек эшли башларга кирәклеге турында сөйләячәк. Панель дискуссиядә төп спикерларның берсе Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруца булачак. Ул җитештерү тармакларын цифрлаштыруга фонд тарафыннан күптән түгел эшләтеп җибәрелгән ташламалы кредитлар программасы турында сөйләячәк.
Малайзиянең Petronas баш инженеры Шаруль Рашид Малайзиядә, Сингапурда, Индонезиядә, Таиландта, Вьетнамда, БГӘ, Германиядә, Нидерландта, АКШ һәм Россиядә эшләтеп җибәрелгән, төрле нефть платформаларында алдан хәбәр итү һәм чыбыксыз датчиклар ярдәмендә җитештерүне автоматлаштыру системалары белән эшләү тәҗрибәсе турында уртаклашачак.
Россиядән иң зур компанияләр – Сибур, Гразпронефть, Транснефтьэнерго, КАМАЗ, Северсталь, Роснефть, Вертолеты России, Росатом – җитештерүне цифрлаштыру буенча үзләренең тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
Чара турында тулырак итеп түбәндәге сайтта:
Бүген Альберт Кәримов Казан шәһәренең автопассажир предприятиеләренә табигый газда эшләүче автобусларны тапшыру тантанасында катнашты. Чара газ-мотор техникасының "Газны моторларга" - Кытай - Казакъстан - Россия авточабышы кысаларында узды
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасы расланды. Әлеге программа кысаларында республикада транспорт чаралары газ-мотор ягулыгына күчерелә, газ моторында эшли торган техника сатып алына, шулай ук ягулык системасын газ белән эшләрлек итеп үзгәртеп коруга транспорт чаралары милекчеләре тоткан чыгымнарны компенсацияләү механизмы эшләнгән. Программа гамәлдә булган чорда барлыгы 4000 берәмлектән артык техника үзгәртеп корылган һәм сатып алынган.
Шунысын билгеләү әһәмиятле: республикадагы автосәнәгать вәкилләре газ-мотор техникасын эшләп чыгаруга һәм җитештерүгә зур әһәмият бирә. Бүген 15 "НЕФАЗ" автобусы һәм 15 "Lotos" автобусы эксплуатациягә тапшырылды, алар ягулык сыйфатында табигый газ куллана. Казандагы автотранспорт предприятиеләре паркларында барлыгы 104 экологик автобус өстәләчәк. Мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллану ЯММ чыгымнарны киметергә һәм эксплуатацияләгәндә экологиягә чыккан зарарларны азайтырга булышачак.
"Программаны үти башлаганда Татарстанда 10 газ-метан белән тәэмин итү – автомобильләргә газ тутыру станциясе бар иде. Соңрак 9 яңа станция кертелде. Бу хәл Татарстан Республикасын Россия регионнары арасында газ белән тәэмин итү инфраструктурасы буенча алдынгы позициягә чыгарды (автомобильләргә газ тутыручы 19 станция). Без газ-мотор ягулыгына мәнфәгать артуда перспективалар күрәбез", – дип билгеләде министр.