2018 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов республиканың "Талантларны ачу" ватандашлар форумында катнашучылар белән очрашты. Әлеге форумда катнашучылар булып Татарстан Республикасында туган, хәзерге вакытта аннан читтә яшәүче яшь белгечләр тора.
Очрашуда һәр катнашучы үз проектына кыскача презентация ясады. Әйтик, фикер алышуның төп темалары түбәндәгеләр булды: химия тармагында яңа технологияләр, халыкара элемтәләрне җайга салу, фармацевтика кластеры, мәгълүмат булышлыгы, мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгый предприятиеләрнең тиешле хезмәттәшлеген яхшырту.
Һәр презентация буенча фикер алышынды, аларны камилләштерү буенча киңәшләр бирелде. Экспертлар сыйфатында шулай ук министрлыкларның профильле бүлекләре башлыклары чыгыш ясады.
Исегезгә төшерик, 2018 елның 28 ноябре – 1 декабрендә Казан ш. Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче Яшь белгечләр форумы уздырыла. Форумда Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр катнаша. Катнашучыларның географиясе – Мәскәү, Әстерхан, АКШ, Кытай, Сингапур, Швейцария, Дания, Канада, Нидерланд, Германия, БГӘ, Төркия, Үзбәкстан, Казакъстан, Кипр, Мисыр. Форумда шулай ук республикадан читтә белем алган һәм эшләү өчен Татарстанга әйләнеп кайткан яшь белгечләр дә катнаша.
Катнашучылар түбәндәге өлкә проектларының идарәчеләре, җитәкчеләре яки вәкилләре булып торалар: төзелеш һәм архитектура, мәгариф, медицина, ИТ, инженерия, чит телләр, мәдәният, спорт.
Форумның нәтиҗәсе булып Татарстан Республикасы базасында тормышка ашыру мөмкинлеге булган проектлар һәм идеяләр, шулай ук татарстанлы образын һәм Татарстанны аннан читтә конкрет гамәлгә ашыру механизмнары белән позицияләү концепциясе булачак.
2020 елда Казанда планлаштырылган International Young Inventors Award Халыкара яшь уйлап табучылар күргәзмәсе уңаеннан 2018 елның 28 ноябрендә "Татарстан Республикасының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты" һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе старт алды.
Слетны һәм күргәзмәне уздыру максаты уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү һәм аны стимуллаштыру, мәктәпләрдә укучылар, югары белем бирү йортлары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләрнең яшьләре арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.
Чараның максаты – Татарстан Республикасындагы яшь белгечләрне, студентларны һәм мәктәп укучыларын уйлап табу эшчәнлеге белән кызыксындыру.
Слет кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев "Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
36 яшь белгеч конкурс номинацияләрендә иң яхшылары дип танылды һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм алга таба профессиональ уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Ташкент өлкәсе Хакимияте арасында халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыру турында килешү кысаларында бүген Үзбәкстанда Татарстан Республикасының эшлекле вәкилләренең бизнес-миссиясе узды. Делегация составына ТР ССП, "Химград" технополисы һәм башка компанияләр - Үзбәкстан индустриаль паркының потенциаль резидентлары вәкилләре керде. Делегацияне министр урынбасары Герман Лернер җитәкләде.
Сәламләү сүзләрендә ул болай дип билгеләде: "Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеге безнең республиканың тышкы икътисадый эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Россия-үзбәк мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән элемтәләрне үстерүгә без һәрчак зур әһәмият биреп килдек. Һәм үзара файдалы багланышларны җәелдерергә шатбыз. Соңгы елларда Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы гына үсеш ала. Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2018 елның гыйнвар-июнь айларында 41.3 млн АКШ доллары тәшкил итте".
Бизнес-миссия барышында потенциаль резидентларның партнерлар, Үзбәкстан Республикасындагы профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән максатчан очрашулары булды. Катнашучыларга бизнесны алып бару шартлары һәм Ташкент өлкәсен социаль-икътисадый үстерү турында сөйләделәр.
Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Төркиядәге коллегалар белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда Төркия Республикасының Сәүдә министрлыгыннан Зәкәрия Бикташ әфәнде җитәкчелегендәге хезмәткәрләр катнашты. Очрашуны министр урынбасары Илдар Мингалиев уздырды. Фикер алышуларның төп темасы автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләреннән гыйбарәт булды. Яклар якын киләчәккә эш планнары белән уртаклашты һәм киңәйтелгән составта булачак уртак эшлекле очрашуларның даталарын тикшерде.
#ЩедрыйВторник — ул Халыкара хәйриячелек көне, Россиядә 2018 елның 27 ноябрендә уза. Хәрәкәт дөньяның 100 артык илендә таралыш тапты. Әлеге бөтендөнья хәйриячелек көне Россиядә беренче мәртәбә 2016 елда узды. Инициативаның төп максаты хәйриячелек культурасын үстерүдән, ихтыярилыкка ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
#ЩедрыйВторник чарасына теләсә нинди хәйри активлыгы белән теләктәшлек күрсәтергә була: волонтерлык яки фандрайзинг акциясе, концерт, лекция, хәер яки социаль челтәрләрдә хәйриячелек темасына пост белән. Хәйриячелек көне Президент Грантлары Фонды, "Все вместе" хәйриячелек җыены, Фандрайзерлар ассоциациясе, Донорлар форумы, "Благосфера" АКО, Социаль мәгълүмат агентлыгы һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды ярдәмендә уздырыла. Быел #ЩедрыйВторник инициативасы кысаларындагы чаралар 2018 елның 4 декабренә кадәрге чорда уза.
Ничек итеп #ЩедрыйВторник чарасының партнеры булу мөмкинлеге турында әлеге сылтама аша белергә мөмкин.
"Җан өчен мәрхәмәтлелек ул тән өчен сәламәтлек кебек: ул аңа ия булганда күренми һәм теләсә кайсы эштә уңыш китерә", - Лев Толстой.
Предприятиеләрнең вәкилләрен "Лукойл" ГАҖ тэминатчысы көнендә катнашырга чакырабыз, ул "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм "TeсhnoСварка" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узачак. Чара 2018 елның 6 декабрендә 13.00 сәгатьтә Казан шәһәрендә "Казан ярминкәсе" ААҖнең 1 нче павильонында, конференцияләр залында узачак.
Чараның максаты - компаниядә кулланыла торган материалларны һәм технологияләрне сатып алу, импорт белән алмаштыру өлкәсендә корпоратив сәясәтне күрсәтү, шулай ук республика предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек өчен элемтәләр урнаштыру.
Кызыксыну булган очракта, планлаштырылган катнашучылар исемлеген, аларның элемтә белешмәләрен күрсәтеп, I.Haffazov@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрүне сорыйбыз.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган газга күчерү буенча эшләрне оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеме утырышы узды. Сөйләшүләр өстәле артында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү процессының барлык яклары: техника җитештерүчеләр - "КАМАЗ" ГАҖ һәм "РариТЭК" АҖ вәкилләре, АЗС челтәре компанияләре вәкилләре, Теләче районында сыегайтылган табигый газ заводы төзелеше өчен җаваплы "Топгаз" компаниясенең топ-менеджерлары; Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре җыелды. Утырышны Альберт Кәримов үткәрде.
"Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып (2013 елдан) Татарстан Республикасында кысылган табигый газга күчерелгән һәм газ-мотор ягулыгы кулланучы 4400 транспорт чарасы исәпләнә. Кысылган табигый газдан тыш, сыегайтылган табигый газ (СТГ) белән кызыксынуның үсеш преспективаларын күрәбез. Әмма хәзерге вакытта СТГ базары үсешен тыеп торган факторлар бар: Россиядә тиешле автомобиль техникасын җитештерүнең чикләнгән күләме, җитештерү һәм заправка инфраструктурасының булмавы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга күчерү буенча эшләрне оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеме оештырылды һәм расланды. Әлеге эш төркеме Татарстан Республикасында СТГ базарын үстерү буенча нәтиҗәле корал булыр дип ышанам", - дип ассызыклады министр.
Эш төркеме катнашучылары 2019-2025 елларда СТГда эшләүче техниканы эшкәртү һәм җитештерү буенча планнар хакында фикер алышты.
Фикер алышулар тәмамланганда эш төркеме газ-мотор ягулыгы базарын үстерү процессының барлык өлешләренең икътисадый рискларын аңлау, системаның инвесторлар өчен нәтиҗәле һәм Татарстан кулланучылары өчен файдалана алырлык булып төзелүе мөһим, дигән уртак фикергә килде.
Казанда киләсе елның язында 2019 елның 19-21 март көннәрендә "Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту" XIX Халыкара симпозиумын һәм "Энергетика. Ресурсларны сак тоту-2019" XX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үз эченә алган энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (алга таба - ТЭФ-2019) уздырыла.
ТЭФ-2019 үткәрү кысаларында "Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз" дип аталган яшьләр инициативалары VI республика конкурсы (алга таба - Яшьләр конкурсы) һәм массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруны яктырту һәм пропагандалау буенча Республика конкурсы (алга таба - ММЧ конкурсы) оештырыла.
Конкурслар энергия ресурслары нәтиҗәлелеген һәм энергияне сак тотуны популярлаштыру максатларында үткәрелә һәм 2018 елның 26 ноябрендә старт ала.
Конкурсларның нәтиҗәләрен чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары,
2019 елның 19 мартында ММЧ конкурсы буенча -"2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2019 елга бурычлар турында" утырышы кысаларында;
2019 елның 21 мартында Яшьләр конкурсы буенча ТЭФ-2019ның
Яшьләр көнен үткәрү кысаларында узачак.
Заявкаларны һәм кушымта итеп бирелгән конкурс документларын конкурс комиссиясе электрон рәвештә түбәндәге электрон почтага кабул итә: cetrt@mail.ru
Яшьләр конкурсы буенча 2019 елның 15 февраленә кадәр һәм ММЧ конкурсы буенча 2019 елның 30 гыйнварына кадәр, тел./факс(843)272-99-43, 272-19-21, (843)272-99-69, "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге.
Тулырак мәгълүмат: cet.tatarstan.ru
Яшьләр конкурсы: http://mpt.tatarstan.ru/rus/2018-2019-gg-3142577.htm
ММЧ конкурсы: http://mpt.tatarstan.ru/rus/2018-2019-gg.htm
Бүген Казанда "Яшь Профессионаллар" WorldSkills Russia Татарстан Республикасы Төбәк чемпионаты 2018/2019нең икенче этабын ябу тантанасы узды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 5 компетенция буенча (2 зурлар һәм 3 юниорлар) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы "Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы" Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе мәйданчыгында үтте.
Тантанада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. Сәламләү сүзендә министр урынбасары җиңүчеләрне финалга чыгулары белән котлады һәм предприятие-партнерларга әлеге халыкара хәрәкәткә булышлыклары, шулай ук компетенцияләр экспертларына уңышлы хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасында WorldSkills конкурс хәрәкәте үсешенә бәяләп бетергесез өлешләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Моннан тыш, ул каршыбызда абициоз бурыч - Казан шәһәрендә 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатын һәм Илкүләм чемпионатны үткәрү бурычы тора, дип билгеләп үтте. 2019 елда Дөнья чемпионатын үткәрү республиканың уртак җиңүләренә үз өлешен кертергә һәм дөнья дәрәҗәсендәге югары квалификацияле белгечләрне әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Чемпионат циклының агымдагы этабында 5-7 декабрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә узачак "Машина төзү. Металл эшкәртү. Казан 2018" еллык халыкара күргәзмәсен үткәрү кысаларында 5 йомгаклау компетенциясе тәкъдим ителәчәк.
"Вверх!" яшь лидерларның республика конкурсын уздыру кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тармак кейсларын хәл итү һәм шәхси әңгәмә узу кебек сынауларны үз эченә алган катнашучыларны сайлап алу процедуралары уздырылды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән торучы конкурс комиссиясе нәтиҗәдә стажерларны сайлаячак һәм финалистларны билгеләячәк. Стажировкалар узу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы формалашачак.