Энергия нәтиҗәлелеге буенча ике бәйге старт алды: яшьләр инициативалары һәм ММЧ конкурсы

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Казанда киләсе елның язында 2019 елның 19-21 март көннәрендә "Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту" XIX Халыкара симпозиумын һәм "Энергетика. Ресурсларны сак тоту-2019" XX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үз эченә алган энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (алга таба - ТЭФ-2019) уздырыла.

ТЭФ-2019 үткәрү кысаларында "Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз" дип аталган яшьләр инициативалары VI республика конкурсы (алга таба - Яшьләр конкурсы) һәм массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруны яктырту һәм пропагандалау буенча Республика конкурсы (алга таба - ММЧ конкурсы) оештырыла.

Конкурслар энергия ресурслары нәтиҗәлелеген һәм энергияне сак тотуны популярлаштыру максатларында үткәрелә һәм 2018 елның 26 ноябрендә старт ала.

Конкурсларның нәтиҗәләрен чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары,

2019 елның 19 мартында ММЧ конкурсы буенча -"2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2019 елга бурычлар турында" утырышы кысаларында;

2019 елның 21 мартында Яшьләр конкурсы буенча ТЭФ-2019ның
Яшьләр көнен үткәрү кысаларында узачак.

Заявкаларны һәм кушымта итеп бирелгән конкурс документларын конкурс комиссиясе электрон рәвештә түбәндәге электрон почтага кабул итә: cetrt@mail.ru
 Яшьләр конкурсы буенча 2019 елның 15 февраленә кадәр һәм  ММЧ конкурсы буенча  2019 елның 30 гыйнварына кадәр,  тел./факс(843)272-99-43, 272-19-21, (843)272-99-69, "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге.

Тулырак мәгълүмат: cet.tatarstan.ru

Яшьләр конкурсы: http://mpt.tatarstan.ru/rus/2018-2019-gg-3142577.htm

ММЧ конкурсы: http://mpt.tatarstan.ru/rus/2018-2019-gg.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International