Татарстан Республикасының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елда Казанда планлаштырылган International Young Inventors Award Халыкара яшь уйлап табучылар күргәзмәсе уңаеннан 2018 елның 28 ноябрендә "Татарстан Республикасының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты" һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе старт алды.

Слетны һәм күргәзмәне уздыру максаты уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү һәм аны стимуллаштыру, мәктәпләрдә укучылар, югары белем бирү йортлары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләрнең яшьләре арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.

Чараның максаты – Татарстан Республикасындагы яшь белгечләрне, студентларны һәм мәктәп укучыларын уйлап табу эшчәнлеге белән кызыксындыру.

Слет кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев "Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

36 яшь белгеч конкурс номинацияләрендә иң яхшылары дип танылды һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм алга таба профессиональ уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International