ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 7 декабрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2018/2019 төбәк чемпионатының ТР Сәнәгать министрлыгына беркетелгән 5 компетенция буенча (эретеп ябыштыру технологияләре, санлы идарә җайланмалары булган станокларда токарьлык эшләре, фрезер эшләре, электроника, визуаль мерчендайзинг) өченче этабын ябу тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. 

 "Безнең өчен бу масштаблы һәм әһмиятле чара, чөнки Татарстан 2019 елда Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Эшче белгечлекләргә сыйфатлы әзерләү безнең республикага өчен өстенлекле булып тора.  Төрле дәрәҗәләрдә WorldSkills чемпионатларын уздыру хәзерге эшче һөнәрләргә яңа стандартлар билгели, бу исә Татарстан Республикасының реаль икътисад секторы өчен югары квалификацияле белгечләрне әзерләү мөмкинлеген бирә. Мин ышанам, сезнең өчен, үз чиратында, бу профессиональ күнекмәләрегезне күрсәтү, үзегезнең әзерлек дәрәҗәгезне Россиянең төрле төбәкләре һәм башка илләрдәге вәкилләр белән чагыштырып карау һәм бәһасез ярыш тәҗрибәсе алу, шулай ук киләчәктә эш бирүчегә үзегезне профессионаллыкны күрсәтү мөмкинлекләренең берседер", - дип Алмаз Хөсәенов чемпионатта катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен белдерде.

Азактан министр урынбасары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның рәхмәтләрен предприятие-партнерлар: "Казан электроника заводы" АҖ, Татнефть ГАҖ "Бөгелмә механика заводы", "КМПО" АҖ, "Радиоприбор" АҖ, "Ирэн" тегү остаханәсе" ҖЧҖ хезмәткәрләренә 2018-2019 еллар "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын уздыруны оештыруда актив катнашканнары һәм Татарстан Республикасында WorldSkills конкурс хәрәкәтен үстерүгә керткән бәһасез өлешләре өчен тапшырды.

 Узган ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының ахыргы җыелма составы формалаштырылачак. Исегезгә төшерик, чемпионат циклы сайлап алу турлары белән дәвам итәчәк, аларда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында катнашучылар билгеләнәчәк, анысы 2019 елның маенда Казанда узачак.

Казанга булган эшлекле визиты кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгындагы "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 18 нче махсуслашкан күргәзмәсендә булдылар.  Экспозицияләрне карау вакытында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Денис Мантуров һәм Марта Новакова чех предприятиеләренең күргәзмәдә тәкъдим ителгән стендларын карады. Best-Business a.s. (шомартучы кораллар җитештерү), KJ-tech (гидроцилиндрлар, күп компонентлы эретмәләр һәм корал корычлары китерү), ALTA (эшкәртүче станоклар һәм технологик җиһазлар), PILOUS (тасмалап кисү станоклары), MPOWER Engineering (югары басымлы арматура, келәле бикләр һәм энергетика тармагы өчен шарлы краннар җитештерү) компанияләре һ.б. үзләренең продукциясен һәм проектларын презентацияләде.

Шуннан соң кунаклар Татарстан экспонентларының стендлары белән танышты. Әйтик, "Казанский Гипронииавиапром" АҖ корылмаларны 3D-проектлау өлкәсендәге үз эшләнмәләрен күрсәтте.

Денис Мантуров һәм Марта Новакова шулай ук бу көннәрдә күргәзмә кырларында узучы "WorldSkills Russia" төбәк чемпионатында катнашучылар белән дә очрашты. Яшь белгечләр дүрт WorldSkills компетенциясендә һәм ике WorldSkills Junior компетенциясендә көч сынаша.

РФ Сәнәгать министрлыгы башлыгы Татарстанның кайсы белгечлек буенча барыннан да яхшырак күрсәтелгән булуы белән кызыксынды. Министрга җавап бирелгәнчә, балаларның уңышлары ИТ өлкәсендә өстенлек итә.

Моннан тыш, кунаклар республиканың машина төзү комплексына багышланган экспозицияне дә карады. Татарстанның иң эре җитештерү компанияләренең җитәкчеләре предприятиеләрнең эшчәнлеге һәм чех партнерлары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде. Марта Новакованы, асылда, газ-мотор техникасын үстерү өлкәсендә республика тәҗрибәсе кызыксындырды. Ул билгеләгәнчә, Чехиядә, Европада кебек үк, бүген, тулаем алганда, ягулыкның альтернатив төрләренә зур игътибар бирелә.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Бүген республиканың Биектау районында композит материаллар чыгару буенча икенче экструзион линия ачылды. Татарстан предприятиеләре продукциясенә барча ил буйлап, шулай ук Белоруссиядә һәм Казакъстандагы кабель заводлары кызыксыну белдерә. 

Чарада тармак вәкилләре, федераль ведомстволар һәм фәнни бергәлекләрнең вәкилләре, ТР Сәнәгать министрлыгыннан министр урынбасары Алексей Савельчев катнашты. Предприятие җитәкчелеге белән берлектә "Пуск" символик төймәсе басылды.

Яңа линияне эшләтеп җибәрүдә катнашучыларның берсе булып РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Химик-технологик комплекс һәм биоинженерия технологияләре департаменты директоры урынбасары Александр Орлов катнашты. Ул төбәк һәм ил өчен мондый производстволарның югары әһәмияткә ия булуын билгеләде.

"Бу чыннан да югары конкурентлы һәм заманча предприятие. Мин биредә ярты ел элек булган идем һәм шушы кыска чор эчендә завод икенче җитештерү линиясен урнаштырды һәм эшләтеп җибәрә алды. Ул республика өчен дә, тулаем алганда Россия өчен дә җитди вакыйга", - дип шәрехләде Орлов һәм предприятиегә яңа базарларга уңышлы чыгуын теләде.

 Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/12/07/635739/

ТР Сәнәгать министрлыгында бүген кабель сәнәгате өчен продукция җитештерүгә багышланган "Полимер көне" узды. Чарада Россиянең кабель сәнәгате буенча 15 артык әйдәп баручы предприятиесе вәкилләре, Татарстанда һәм Россиядә иң зур полимер чимал җитештерүчеләр, полимер чимал экшәртүче предприятиеләр, фәнни берләшмә вәкилләре катнашты. Очрашуда Россия Сәнәгать министрлыгының химик-технологик комплексы һәм биоинженерия технологияләре департаменты директоры урынбасары Александр Орлов катнашты. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев алып барды.

Чарада кабель сәнәгате өчен продукция җитештерү өлкәсендә Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалына презентация ясалды. Полимер җитештерү һәм эшкәртү тармагы белгечләре ачык диалог режимында тармактагы предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлек итүнең иң проблемалы, нечкә урыннарын билгеләделәр, икътисадый һәм хокукый мәсьәләләрне күтәрделәр, шулай ук тагын да югары бәя өстәлгән продуктлар җитештерүне һәм аларны эчке һәм тышкы базарларга чыгаруны стимуллаштыру турында сөйләштеләр.

Чарада "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Полигран" ҖК" ҖЧҖ, "РЦИ Химтех" АҖ вәкилләре чыгыш ясады.

Очрашу азагында кабель продукциясен инновацион җитештерү һәм тестлаштыру өчен федераль тәҗрибә үзәген оештыру зарурлыгы билгеләнде.

Татарстан белән Чехияне эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләре бәйләп тора. Чираттагы мәртәбә республикалар ике яклы эш мөнәсәбәтләрен үстерүгә мәнфәгать булуын күрсәтте. Бу юлы Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова җитәкчелегендәге һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашындагы Чехия делегациясе "Татарстан-Чехия" бизнес-форумында катнашы, ул  "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" тармак күргәзмәсе кысаларында узды.

"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең төп корпусындагы "Свияжск" залында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашында ике яклы очрашу ачылып китте. Форумда яклар сәнәгый һәм сәүдә-икътисадый партнерлык потенциалы турында сөйләште.

Шунысын билгеләргә кирәк, сәүдә-икътисад эшчәнлеген коррдинацияләү буенча Татарстан-Чехия махсус эш төркеме 2011 елда оештырылды. Татарстан ягыннан аны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкли. Әлеге чорда ел саен берничә очрашу булды һәм эш төркеме утырышлары узды, аларда парламентара хезмәттәшлек, энергетика, транспорт, техник җайга салу, төзелеш, авыл хуҗалыгы, банк эшчәнлеге һәм иминият хезмәтләре, экология һәм күргәзмә эшчәнлеге өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.

Быел эш төркеменең җиденче утырышын "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" тармак күргәзмәсе кысаларында үткәрделәр һәм ике яклы хезмәттәшлектә төп игътибар машина төзү сегментына юнәлдерелде. Чехия Республикасы ягыннан эшлекле бизнес-форумда катнашу өчен эре сәнәгать предприятиеләренең 20дән артык директоры, икътисадый һәм сәнәгать палатасы, Чехиянең сәнәгатьчеләр берлеге җитәкчеләре кызыксыну белдерде.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Мехатроника" белгечлеге буенча белем бирүнең дуаль системасын кертү" проектының икенче этабына йомгак ясалды һәм проектта катнашучыларга - һөнәри белем бирү оешмаларында укытучыларга квалификация үстерү турында сертификатлар тапшырылды.

Өч мәгариф оешмасы 2019 елда "Мехатроника" белгечлеген кертүгә әзер булуын раслаган һәм тулы белем бирү планын эшләгән. Моннан тыш, КФУ Алабуга институтыннан катнашучы тарафыннан урта-һөнәри белем бирү укытучыларын яңача әзерләү программасы эшләнгән.

Квалификация үстерү турында сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 18 нче халыкара махсуслашкан күргәзмәсе кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Ford Sollers  УП Президенты Әдил Ширинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко катнашында узды.   

"Мехатроника" белгечлеге буенча белем бирүнең дуаль системасын кертү" проекты 2017 елның декабрендә старт алды, быелның октябрь ае уртасында проектның икенче этабы старт алды. Проектта Татарстан Республикасының һөнәри белем бирүче 7 оешмасыннан 10 укытучы катнашты.

Ford Sollers УП матбугат хезмәте материаллары нигезендә

Күргәзмә экспозицияләрен трацион карап чыкканнан соң Татарстан Республикасы Президенты Машина төзелеше буенча координацияләү советының сигезенче "Предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерүне цифрлы үзгәртеп кору" утырышында булды.

 Быел утырыш киңәйтелгән составта Тюрингия (Германия) һәм Чехия вәкилләре катнашында узды. Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Азактан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән алманнарның KUKA компаниясе арасында Уртак хезмәтәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлек һәм партнерлык турында ниятләрне Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм KUKA Robotics RUS генераль директоры Дмитрий Капишников имзалады.

Бүген "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" тармак күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Дөньяның биш иленнән һәм Россиянең 23 төбәгеннән 170 артык компания үз продукциясен презентацияләүдә һәм эшлекле элемтәләр урнаштыруда актив катнаша. "Казан ярминкәсе" күргәзмә комплексының экспозиция залларында станок төзү җайланмалары, машина төзү двигательләре, агрегатлар һәм акыллы эшләр күрсәтелгән.

Ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, республиканың машина төзү комплексы илдә лидерларның берсе булуын һәм чит илләрдән компания-партнерларның игътибарын җәлеп итүен билгеләде.

Чараны тантаналы ачу тантанасында РФдә Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Витезслав Пивонька һәм Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җирләрен икътисадый үстерү агентлыгы генераль директоры Андреас Края чыгыш ясады.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Хельсинкида Татарстан Республикасы һәм Финдляндия Республикасы арасында сәүдә-икъдисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү буенча эш төркеменең Хөкүмәтара икътисадый хезмәттәшлек комиссиясе составындагы уртак 15 нче утырышы булды. Фикер алышу кысаларында гамәлгә ашыруны дәвам иттерү предметы буенча аерым проектларга анализ ясалды. Татарстан һәм Финляндия түбәндәге төрле проектларны гамәлгә ашыруны максатчан дәвам иттерү ниятләре булуын раслады:

- төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча;

- җил энергетикасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек буенча;

- Татарстан Республикасы территориясендә күргәзмә чараларында фин компанияләре катнашуын оештыру буенча;

- югары технологияләр һәм сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре, сервис һәм консалтинг өлкәсендә дөнья базарларында конкуренциягә сәләтле продукцияне җитештерү өлкәсендә уртак предприятиеләр оештыру һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен өйрәнү буенча.

Татарстанның Хөкүмәте делегациясендә ТР Сәнәгать министрлыгыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев катнашты.
 


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 5-7 декабрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Машина төзү. Металл эшкәртү. Казан 2018" еллык халыкара күргәзмәсен үткәрү кысаларында "TechnoСварка" 13нче махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.

Чараларны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Станкоинструмент" Россия станок-инструменталь продукция җитештерүчеләр ассоциациясе, Казан шәһәре мэриясе, "Казан ярминкәсе" ААҖ оештыра. Чаралар Татарстан Республиксы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә уза. 2018 елгы күргәзмәләрнең рәсми партнеры - Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

"Машина төзү. Металл эшкәртү" һәм "TechnoСварка" күргәзмәләре төбәктә дөнья һәм Россия машина төзү базарының актуаль тенденцияләрен, Россия машина төзү комплексын модернизацияләү өчен алдынгы карарларны күрсәтүче төп тармак вакыйгасы булып тора. Быел күргәзмәдә дөньяның 14 иленнән - Германия, Израиль, Италия, Кытай, Польша, Беларусь Республикасы, Россия, Украина, Чехия, Швейцария, КАР һәм Япониядән 160тан артык компания үз җиһазларын һәм технологияләрен тәкъдим итәчәк. Германия, Беларусь Республикасы һәм Чехия -милли экспозицияләрен, Кырым Республикасы, шулай ук Самара һәм Рязань өлкәләре төбәк экспозицияләрен тәкъдим итә.

Күргәзмәдә компанияләр инструментлар, станок кирәк-яракларын, майлау-суыту сыеклыкларын, эретеп ябыштыру җиһазларын, сәнәгать роботларын һәм сәнәгый җитештерүне заманчалаштырырга, төрле техник мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүче башка бик күп нәрсәләрне күрсәтәчәк. Тармак белгечләре ничек эшләүләре күрсәтелгән энергияне күп кулланучы һәм эре габаритлы җиһазлар, станоклар белән танышачак. Күп кенә эшләнмәләр киң аудиториягә беренче мәртәбә күрсәтелә.

Күргәзмәләр кысаларында беренче тапкыр 1нче павильонның 3000нән артык кв.метрлы мәйданында Татарстан Республикасының машина төзү кластеры потенциалын күрсәтәчәк мультимедиалы экспозиция оештырыла.

Күргәзмәләрнең киң экспозициясе һәм бай эшлекле программасы техника һәм технология яңалыкларын отышлы тәкъдим итәргә генә түгел, эшлекле сөйләшүләрне нәтиҗәле үткәрергә, яңа бизнес-партнерлар табарга, яңа контрактлар төзергә, машина төзү, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру тармаклары үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. 

Сезне 2018 елның 5-7 декабрь көннәрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә “Машина төзү. Металл эшкәртү. Казан 2018" һәм "Technoсварка" күргәзмәләрендә көтеп калабыз!

Күргәзмәгә килү өчен биредә теркәлергә мөмкин.

ММЧ аккредитациясе:

+7(843) 202-29-18 e-mail: expokazan.pr@yandex.ru (хат темасында "Машина төзү. Металл эшкәртү. Казан 2018" еллык халыкара күргәзмәсен үткәрү кысаларында дип күрсәтергә кирәк).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International