Республиканың "Талантларны ачу" ватандашлар форумында катнашучылар белән очрашу

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов республиканың "Талантларны ачу" ватандашлар форумында катнашучылар белән очрашты. Әлеге форумда катнашучылар булып Татарстан Республикасында туган, хәзерге вакытта аннан читтә яшәүче яшь белгечләр тора.

Очрашуда һәр катнашучы үз проектына кыскача презентация ясады. Әйтик, фикер алышуның төп темалары түбәндәгеләр булды: химия тармагында яңа технологияләр, халыкара элемтәләрне җайга салу, фармацевтика кластеры, мәгълүмат булышлыгы, мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгый предприятиеләрнең тиешле хезмәттәшлеген яхшырту.

Һәр презентация буенча фикер алышынды, аларны камилләштерү буенча киңәшләр бирелде. Экспертлар сыйфатында шулай ук министрлыкларның профильле бүлекләре башлыклары чыгыш ясады.

Исегезгә төшерик, 2018 елның 28 ноябре – 1 декабрендә Казан ш. Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче Яшь белгечләр форумы уздырыла. Форумда Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр катнаша. Катнашучыларның географиясе – Мәскәү, Әстерхан, АКШ, Кытай, Сингапур, Швейцария, Дания, Канада, Нидерланд, Германия, БГӘ, Төркия, Үзбәкстан, Казакъстан, Кипр, Мисыр. Форумда шулай ук республикадан читтә белем алган һәм эшләү өчен Татарстанга әйләнеп кайткан яшь белгечләр дә катнаша.

Катнашучылар түбәндәге өлкә проектларының идарәчеләре, җитәкчеләре яки вәкилләре булып торалар: төзелеш һәм архитектура, мәгариф, медицина, ИТ, инженерия, чит телләр, мәдәният, спорт.

Форумның нәтиҗәсе булып Татарстан Республикасы базасында тормышка ашыру мөмкинлеге булган проектлар һәм идеяләр, шулай ук татарстанлы образын һәм Татарстанны аннан читтә конкрет гамәлгә ашыру механизмнары белән позицияләү концепциясе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International