Бүген Россиянең унберенче вертолет фррумын уздыру кысаларында "Вертолет индустриясе икътисады: кушыла торган уңышлар" пленар утырышы булды. Министр Альберт Кәримов сессия эшендә катнашты. Катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты исеменнән сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Равил Зарипов чыгыш ясады: "Казан Россиянең мөһим авиация үзәге булып тора: биредә яңа, дөньяда аналоглары булмаган авиация техникасы һәм аның хәрби, граждани билгеләнештәге компонентлары әзерләнә. Татарстан Республикасында җитештерелә торган Ми-8/17 сериясендәге вертолетлар дөньяның 100дән артык илендә оча. Киләчәктә аларга иң яңа Ми-38 һәм Ансатлар да кушылачак..."
Вертолет форумы тармакта катнашучылар өчен дә, карарлар кабул итүче затлар өчен дә дискуссияләр мәйданчыгы ролен үти. Тарихта беренче тапкыр форум башкала чикләреннән чыгарылды. Диалог барышында сессиядә катнашучылар тармактагы мәсьәләләр һәм проблемалар турында сөйләште, вертолет индустриясен тотрыклы икътисадый үстерү, бәя билгеләүнең үтәкүренмәлелек дәрәҗәсен арттыру критерияләрен билгеләде.
Асылда, Россия вертолет индустриясенең ярдәм чаралары турында Равил Хәкимов - Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиация сәнәгате департаменты директоры; вертолет техникасы һәм аның компонентлары сертификациясе мәсьәләләре буенча - Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадько; Россия вертолет төзелешен үстерү турында "Вертолеты России" холдингы генераль директоры Андрей Богинский сөйләде.
Сессиягә "А.Ромашин ис. технология" Обнинск фәнни-җитештерү предприятиесе генераль директоры Андрей Силкин модераторлык итте, ул ассызыклаганча, Россия ул - вертолет индустриясе, аның географик киңлекләрен исәпкә алып, дөньяда иң үсеш алган ил булырга тиеш.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Хэнань провинциясенең Халык хакимиятенең икътисад һәм технологияләр бүлеге директоры урынбасары У Юнхун ханым җитәкчелегендәге кытай делегациясе белән очрашу булды. Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер уздырды.
Яклар Татарстан Республикасы белән Хэнань провинциясе предприятиеләре арасында хезмәттәшлек итү өчен партнерлык мөнәсәбәтләрен тудыру мөмкинлеге турында, шулай ук Россия-Кытай сәүдә һәм фән-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Хэнань провинциясе машина төзелеше һәм авыл-хуҗалыгы өлкәсендә Кытайның лидер төбәге булып тора.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ бүген нигез салыну көненнән башлап 60 ел тулуны һәм беренче продукция чыгара башлаган көннән башлап 55 еллыкны билгеләп уза. Шуның хөрмәтенә предприятие этилен заводында, Э-200 комплексында яңа дүрт пиролиз мичен күрсәтте.
Комплекслы кулланып карау кысаларында мичләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, "ТАИФ" АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаньоргсинтез" ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаньоргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнеголов эшләтеп җибәрде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Алексей Савельчев катнашты.
- Бүген без "Оргсинтез" төзелә башлаган көннән башлап 60 ел узуны һәм яңа продукция чыгарыла башлаган көннән башлап 55 еллыкны билгеләп үтәбез, бу әһәмиятле көндә без модернизация программасында каралган төп объектларның берсен эксплуатациягә кертәбез. Быел "Оргсинтез"да өч елга исәпләнгән модернизациянең яңа этабы башланды. Модернизацияләү программасы кысаларында яңа объектлар төзелешенә һәм җиһазлар сатып алуга 10 миллирд сумнан артык акча инвестицияләү планлаштырыла, - дип билгеләде Алексей Песошин.
Дүрт яңа пиролиз миче эксплуатациягә кертелгәч 40 ел диярлек хезмәт иткән иске ун мичне алмаштырырга тиеш. Мич блогын модернизацияләү гамәлдәге производстволарның нәтиҗәлелеген арттырырга булышачак: этилен алу җайланмаларының җитештерүчәнлеген арттыру, технологик процесста иминлекне көчәйтү, продукция җитештерүгә чыгымнарны киметү мөмкинлеген бирәчәк.
Яңа мич блогында технологик процесс тулысынча автоматлаштырылган. Биредә дистанцион контроль һәм пиролиз мичләре белән эшләгәндә оператор бүлмәсеннән идарә итү җайга салынган. Объектта сәнәгый иминлекне тәэмин итү буенча башка чаралар да күрелгән: чимал бирүче һәм ягулык газы трубаүткәргечләре тиз тәэсир итүче бүлекчә каналлары, басымны, температураны һәм сарыфны үлчәү датчиклары, чимал бирү басымындагы чик билгеләрнең сигнализаторлары белән җиһазланган.
Яңа мичләрне төзү 2017 елның маеннан башлап 2018 елның ноябренә кадәр гамәлгә ашырылды. База проектын эшләүче - Technip Benelux B.V. (Нидерланд), җиһаз белән тәэмин итүче - Technip Benelux B.V. (Нидерланд).
Ун иске мичнең сигезе эксплуатациядән чыгарылачак һәм сүтеләчәк. Ике мич эшләвен дәвам итәчәк.
Юбилей уңаеннан булган тантаналар кичен "Пирамида" күңел ачу комплексында булды, биредә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында дәүләт хакимияте башкарма органнарының Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында "Коррупциягә каршы көрәш" категориясе буенча заявкаларны кабул итү кагыйдәләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. ТР Сәнәгать министрлыгыннан киңәшмәдә кулланучылар базарын үстерү бүлеге башлыгы Резедә Миңнеханова катнашты. Киңәшмәдә әлеге категория заявкаларын авторлаштырмыйча Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасы аша тапшыру мөмкинлеге каралды. Статистика буенча, 2012-2018 еллар чорында гражданнардан сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендә коррупциягә кагылышлы берән-сәрән генә очраклар теркәлгән.
Казанда ММЧ арасында "Эшче һөнәрләр һәм инженерлык белгечлекләре престижы" V журналист премиясенә иң яхшы мәкалә авторларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре - 2018" конкурсы чаралары вакытында булды.
Журналистларны бүләкләү "Казан ярминкәсе" КҮ "Свияжск" тантаналар залында узды. Премиядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов кулыннан алды.
Гран-прины Алинә Миңневәлиевага - "Ялкын" журналының бүлек мөхәрриренә - материаллар циклы һәм эшче һөнәрләрнең һәм инженерлык белгечлекләренең имиджын арттыру юнәлешендәге күп еллык хезмәте өчен бирелде. "Басма һәм электрон ММЧда иң яхшы материал" номинациясендә беренче урын Светлана Хановага - "Вятка" газетасы һәм "Нократ" мәгълүмат сайты журналистына, икенче урын Юлия Ревинага - "Комсомольская правда" газетасы корреспондентына эләкте. "Иң яхшы радио һәм телевидение материалы" номинациясендә төп премиягә Равил Мукменов - ОТР телеканалы корреспонденты - "Промышленная политика" программасындагы сюжет өчен лаек булды. Икенче урынны Резедә Гиняева алды - "Нурлат-информ" мөхәррире - "Я рабочий. Я горжусь!" проекты кысаларындагы видеосюжетлар өчен. "Иң яхшы блогер өлкәсе материалы" номинациясендә Эдуард Сибгатуллин җиңүче булды - аны Instagram челтәрендәге шәхси блогында эшче һөнәрләрне һәм инженерлык белгечлекләрен күп ел дәвамында популярлаштыруы өчен билгеләп уздылар.
Быел КВЗ "Эшче һөнәрләр һәм инженерлык белгечлекләре престижы" конкурсына илледән артык хезмәт тапшырылды. Жюри әгъзалары белдерелгән критерияләргә җавап бирә торган иң яхшы журналист материалларын сайлады.
Эшче белгечлекләр имиджы тематикасы буенча иң яхшы материал премиясен Казан вертолет заводы 2013 елда гамәлгә куйды. Конкурс "Вертолеты России" холдингы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылды. 2018 елда конкурс инде бишенче мәртәбә узды. Премиянең төп максаты - иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм кадрлар мәсьәләләрен яктыртучы һәм эшче һөнәрләренең һәм инженерлык белгечлекләренең уңай имиджын формалаштыручы журналистларны бүләкләү.
Бүген П.В.Дементьев ис. Казан авиация-техник көллияте" ДАҺББУ мәйданчыкларында "Табаклы металл эшкәртү" компетенциясе буенча төбәк чемпионаты старт алды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан катнашучыларны корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Федоров сәламләде. Әлеге компетенциядә беренче тапкыр яшь юниорлар катнаша. Катнашучыларның географиясе - ул республиканың төрле шәһәрләре һәм районнары: Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Биектау районы, Казан.
Төбәк чемпионатында җиңүчеләр "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 илкүләм чемпионатында катнашачак, ул Казан шәһәрендә киләсе елның май аенда узачак.
Үз чиратында, Алнас заводы территориясендә, "Киләчәк Татарстан көллияте"нең белем бирү корпусында 14-16 яшьлек юниорлар арасында "Мехатроника" компетенциясе буенча ярышлар старт алды. 5 команда катнашты:
- КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты
- "Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе
- ТР Әлмәт шәһәренең "Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
- Татарстан Республикасы Әлмәт ш. "20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
- Әлмәт ш. "Киләчәк Татарстан көллияте" командасы.
Сәнәгать министрлыгында республиканың җитештерү предприятиеләре һәм учреждениеләре катнашында җил энергетикасы буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә "Энел Грин Пауэр Рус" ҖЧҖ һәм "Энел Рус Винд Азов" ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук "Сименс Гамеса Реньюэбл Энерджи" ҖЧҖ вәкиле катнашты.
Очрашуны министр урынбасары Илдар Мингалиев һәм министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды.
Катнашучыларга яңартылучан энергия чыганаклары нигезендә электр станцияләрен төзү проектларын гамәлгә ашыруда Enel төркеменең тәҗрибәсе һәм җил энергетикасы өчен җиһаз җитештерү өлкәсендә Siemens Gamesa халыкара компаниясе тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Бу атнада Казанга Һиндстаннан вәкиллекле делегация килде. Визит кысаларында берничә көн дәвамында Һиндстандагы фармацевтика компанияләренең 40тан артык җитәкчесе Татарстанда фармацевтика үсеше буенча булган шартлар белән танышты, Казан федераль университетының фармацевтика буенча фәнни-белем бирү үзәгендә, республикадагы иң зур "Татхимфармпрепараты" предприятиесендә, Казан медицина университетында булдылар, эшлекле форум эшендә катнаштылар.
Дүшәмбе көнне Һиндстан делегациясе фармацевтика экспортын алга этәрү буенча "Pharmexcil" Һиндстан Советының генераль директоры Удая Бхаскар әфәнде җитәкчелегендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде. Татарстан ягыннан әлеге очрашуда ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фармацевтика медицина полисы вәкилләре, тармактагы һәм фәнни бергәлектәге экспертлар катнашты.
20 ноябрь көнне "Корстон-Казан" бизнес-үзәгендә беренче Татарстан-Һиндстан төбәк биофармацевтика форумы булды. Әлеге чара Татарстан белән Һиндстанның фармацевтика һәм биотехнологик тармаклары предприятиеләренең үзара файдалы хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән.
Пленар сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, фармацевтика экспортын алга этәрү буенча "Pharmexcil" Һиндстан Советының генераль директоры Удая Бхаскар чыгыш ясады. Пленар сессиянең модераторы министр урынбасары Алексей Савельчев булды.
Форумда берничә мәртәбә искәртелгәнчә, Һиндстан Республикасы тармакта искиткеч нәтиҗәләргә ирешкән. Илнең фармацевтика сәнәгате 15 дөньякүләм әйдәп баручы дару препаратлары җитештерүчеләр исәбенә керә һәм, АКШ һәм ЕС кала дөньяда өченче урынны биләп, 20 меңнән артык атамалы әзер дару формаларын җитештерә. Инновацияле компанияләргә дәүләттән ярдәм итүнең нәтиҗәле эшләүче системасы һәм Һиндстанда булган тәэмин итүче инфраструктураны оештыру шулай ук зур кызыксыну тудыра.
Һиндстан компанияләренә Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләренең алгарышлы үсеш территорияләрендәге мөмкинлекләр күрсәтелде, ТР ФармМедПолис җитәкчесе республиканың фармацевтика атласын презентацияләде.
Моннан тыш, чара форматында ике яклы В-2-В сөйләшүләрен уздыру да каралган иде, биредә экспертлар элемтәләр белән алмашты һәм ике яктагы бурычларны һәм ихтыяҗларны исәпкә алып, бизнес алып бару шартлары белән танышты.
Әлмәттә "Римера" ДК - ЧТПЗ төркеменең нефть-сервис дивизионына керә торган "Алнас" заводы 40 яшьлеген билгеләп узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Римера" ДК генераль директоры Михаил Белов һәм башка мәртәбәле кешеләр катнашты.
Чара кысаларында кунаклар "Алнас" заводының җитештерү куәтләре белән танышты, ЧТПЗ төркеменең труба һәм нефть-сервис дивизионнары продукциясе күргәзмәсен карады, "Алнас" заводы хезмәткәрләрен хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре белән тантаналы рәвештә бүләкләү тантанасында булдылар.
"Алнас" хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "Данлы хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале белән электр җиһазларын төзәтү һәм техник хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Ляис Идрисов һәм инженер-механик Иван Мелешкин бүләкләнде. Электр җиһазларын төзәтү һәм техник хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Олег Мадъяровка "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" мактаулы исеме бирелде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов котлау чыгышында болай дип билгеләде: "Бу елларда "Алнас" нефть табу өчен электр белән кудыручы насос җайланмаларын җитештерү буенча үзебезнең ил сәнәгатендә әйдәп баручы предприятие позициясен саклый. Соңгы өч елда җитештерү күләменең артуы 63% тәшкил иткән, 2015 елдан башлап 2018 елга кадәрге чорда төяп озатылган продукция күләменең артуы - 132%. Бүген предприятиедә 1800 якын тугры һәм югары квалификацияле белгеч эшли.
Соңгы дистә елда завод барлык җитештерүгә масштаблы модернизация уздыра, бу исә машина төзелеше комплексын үстерүгә, шулай ук республика икътисадына уңай тәэсир итә."
Александр Сладковский җитәкчелегендә һәм ЧТПЗ төркеме акционерлары инициативасы буенча М.И.Глинка исемендәге опера һәм балет Чиләбе дәүләт академия театры базасында оештырылган вокал сәнгате буенча балалар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашында Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының бәйрәм концерты кичәнең чын бизәгенә әверелде.
"Алнас" заводы - нефть табу өчен электр белән кудыручы насос җайланмаларын җитештерү буенча Россиядәге иң зур машина төзү предприятиеләренең берсе. Завод базарларга насосларның 100дән артык модификациясен, двигательләрнең 50 модификациясен, нефтькә батыру җайланмаларына, шул исәптән катлауландырылган фондта эксплуатацияләү өчен, 3000 артык варианттагы тупланмалар китерә. Соңгы өч елда завод нефть табу өчен электр белән кудыручы насос җайланмаларын җитештерү күләмен 63 %ка арттырган.
Мәгълүмат һәм фото АЛНАС тарафыннан җиткерелде
Казан төзелеш көллиятенең актлар залында 2018-2019 еллар циклыннан Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Төбәк чемпионатының өчтән беренче тантаналы чарасы булды. Лаеклы бүләкләрне 85тән артык катнашучы алды, алар Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 22 компетенция буенча призлы урыннар яулаган. Бүләкләү тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзләрендә чемпионатта катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Барлык финалистларны тәбрик итәм, сезнең һәркайсыгыз ярышларда үзен лаеклы күрсәтте. Мин ышанам, әлеге чарада катнашып сез үз һөнәрләрегез турында күп нәрсә белдегез, яңа күнекмәләр алдыгыз, үз мөмкинлекләрегезне, талантыгызны күрсәттегез һәм бәһасез тәҗрибә алдыгыз. Компетенция предприятиеләре-партнерларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Предприятиеләрдән сарыф материллары, күнекмәләр өчен мәйданчыклар, компетенцияләрдә экспертлар бирелде, конкурс мәйданчыклары төзелде. Алар ярдәмендә белем бирү йортлары һәм ресурс үзәкләре базасында компетенцияләр үзәкләре оештырылды, алар иң яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук компетенцияләрнең экспертларына да зур рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә, алар көн саен конкурсантларның әлеге чемпионатка әзерлек сыйфатын һәм дәрәҗәсен яхшыртты. Әлеге уртак максатчан эш конкурсантларга үзләренең һөнәри күнекмәләрен үстерергә һәм хезмәт базарында ихтыяҗлы, көндәшлеккә сәләтле белгечләр булырга ярдәм итә."
Моннан тыш, Министр катнашучылар алдында торган яңа бурычларны да атады: Казанда WorldSkills Russia 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатын һәм 45 нче Дөньякүләм чемпионатны әзерләү һәм уздыру. 2019 елда Дөньякүләм чемпионатны уздыру чит ил катнашучыларының тәҗрибәсен һәм дөнья дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне алу мөмкинлеген бирәчәк, бу исә Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторына югары квалификацияле белгечләрне әзерләгәндә иң яхшы чит ил яңалыкларын гамәлгә кертергә булышачак.