Үзбәкстанда бизнес-миссия

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Ташкент өлкәсе Хакимияте арасында халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыру турында килешү кысаларында бүген Үзбәкстанда Татарстан Республикасының эшлекле вәкилләренең бизнес-миссиясе узды. Делегация составына ТР ССП, "Химград" технополисы һәм башка компанияләр - Үзбәкстан индустриаль паркының потенциаль резидентлары вәкилләре керде. Делегацияне министр урынбасары Герман Лернер җитәкләде.

Сәламләү сүзләрендә ул болай дип билгеләде: "Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеге безнең республиканың тышкы икътисадый эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Россия-үзбәк мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән элемтәләрне үстерүгә без һәрчак зур әһәмият биреп килдек. Һәм үзара файдалы багланышларны җәелдерергә шатбыз. Соңгы елларда Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы гына үсеш ала. Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2018 елның гыйнвар-июнь айларында 41.3 млн АКШ доллары тәшкил итте".

Бизнес-миссия барышында потенциаль резидентларның партнерлар, Үзбәкстан Республикасындагы профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән максатчан очрашулары булды. Катнашучыларга бизнесны алып бару шартлары һәм Ташкент өлкәсен социаль-икътисадый үстерү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International