Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча эш төркеме утырышы

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган газга күчерү буенча эшләрне оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеме утырышы узды. Сөйләшүләр өстәле артында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү процессының барлык яклары:  техника җитештерүчеләр - "КАМАЗ" ГАҖ һәм "РариТЭК" АҖ вәкилләре, АЗС челтәре компанияләре вәкилләре, Теләче районында сыегайтылган табигый газ заводы төзелеше өчен җаваплы "Топгаз" компаниясенең топ-менеджерлары; Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре җыелды. Утырышны Альберт Кәримов үткәрде.

"Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып (2013 елдан) Татарстан Республикасында кысылган табигый газга күчерелгән һәм газ-мотор ягулыгы кулланучы 4400 транспорт чарасы исәпләнә. Кысылган табигый газдан тыш, сыегайтылган табигый газ (СТГ) белән кызыксынуның үсеш преспективаларын күрәбез. Әмма хәзерге вакытта СТГ базары үсешен тыеп торган факторлар бар: Россиядә тиешле автомобиль техникасын җитештерүнең чикләнгән күләме, җитештерү һәм заправка инфраструктурасының булмавы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга күчерү буенча эшләрне оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеме оештырылды һәм расланды. Әлеге эш төркеме Татарстан Республикасында СТГ базарын үстерү буенча нәтиҗәле корал булыр дип ышанам", - дип ассызыклады министр.

Эш төркеме катнашучылары 2019-2025 елларда СТГда эшләүче техниканы эшкәртү һәм җитештерү буенча планнар хакында фикер алышты.  

Фикер алышулар тәмамланганда эш төркеме газ-мотор ягулыгы базарын үстерү процессының барлык өлешләренең икътисадый рискларын аңлау, системаның инвесторлар өчен нәтиҗәле һәм Татарстан кулланучылары өчен файдалана алырлык булып төзелүе мөһим, дигән уртак фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International