"Яшь профессионаллар" Төбәк чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү

2018 елның 24 ноябре, шимбә

Бүген Казанда "Яшь Профессионаллар" WorldSkills Russia Татарстан Республикасы Төбәк чемпионаты 2018/2019нең икенче этабын ябу тантанасы узды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 5 компетенция буенча (2 зурлар һәм 3 юниорлар) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы "Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы" Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе мәйданчыгында үтте.

Тантанада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. Сәламләү сүзендә министр урынбасары җиңүчеләрне финалга чыгулары белән котлады һәм предприятие-партнерларга әлеге халыкара хәрәкәткә булышлыклары, шулай ук компетенцияләр экспертларына уңышлы хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасында WorldSkills конкурс хәрәкәте үсешенә бәяләп бетергесез өлешләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Моннан тыш, ул каршыбызда абициоз бурыч - Казан шәһәрендә 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатын һәм Илкүләм чемпионатны үткәрү бурычы тора, дип билгеләп үтте. 2019 елда Дөнья чемпионатын үткәрү республиканың уртак җиңүләренә үз өлешен кертергә һәм дөнья дәрәҗәсендәге югары квалификацияле белгечләрне әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Чемпионат циклының агымдагы этабында 5-7 декабрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә узачак "Машина төзү. Металл эшкәртү. Казан 2018" еллык халыкара күргәзмәсен үткәрү кысаларында 5 йомгаклау компетенциясе тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International