Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы буйлап яңа, сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка-СПГ» теплоходында сәфәрдә булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук проектны эшләгән затлар озата йөрде.
Теплоход А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында төзелеп, быелның август аенда тантаналы рәвештә суга төшерелгән иде. Яңа судноның пассажир сыйдырышлылыгы – 176 кеше. «Чайка»ның заманча экстерьер һәм интерьер дизайны бар, елга транспортында пассажир йөртү куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә.
Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, сыекландырылган табигый газны ягулык сыйфатында куллану өчен теплоходта һәрберсе 6,7 кубик метр күләмендә 2 криоген савыт урнаштырылган.
Теплоходны тәкъдир иткәннән соң Рөстәм Миңнеханов судно төзүчеләр белән аралашты һәм аларга әлеге мөһим проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты ассызыклаганча, «Чайка-СПГ» төзү – төрле транспорт төрләрендә мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануны киңәйтүнең мөһим адымы. Кайбер белгечләргә республика бүләкләре тапшырылды.
Алга таба «Чайка-СПГ» «Казан-Свияжск» маршруты буенча экскурсия сәфәрләрен гамәлгә ашыру өчен файдалануга тапшырылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Чиләбе өлкәсендә булды. Делегация составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та бар иде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Чиләбе өлкәсенең «КОНАР» АҖ сәнәгать предприятиеләрендә, Чиләбе торбалар прокатлау заводында, шулай ук «ЭТЕРНО» заводында булды, анда ул җитештерү комплекслары белән танышты һәм җитәкчелек белән очрашу уздырды. Моннан тыш, Чиләбе торбалар прокатлау заводында булганда Альберт Кәримов Форд Транзит автомобиле базасындагы һәм «Урал» автомобиль заводының модель техникасы күргәзмәсен карады.
Татарстан Республикасы делегациясе Чиләбе өлкәсе Губернаторы А.Л. Текслер белән очрашты, анда төбәкләрнең җитәкчеләре Чиләбе өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүне һәм 2020-2024 елларга Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалады.
2020 елның 1 октябреннән башлап Ford Sollers компания исемен «Соллерс Форд» итеп үзгәртүе турында хәбәр итә. Ребрендинг турындагы карар Ford Sollers уртак предприятиесе – «СОЛЛЕРС» ГАҖ һәм Ford Motor Company акционерлары тарафыннан кабул ителгән.
«2019 елның 1 июленнән башлап «СОЛЛЕРС» ГАҖ җирле үзидарәдә контрольлек итүче өлешне (51%) сатып алды һәм идарәче акционер буларак предприятиенең операция эшчәнлеген үстерүгә, яңа сату инструментларын эшләүгә һәм LCV Россия базарында Ford Transit өлешен тотрыклы үстерүгә юнәлеш алды. Компания исемен үзгәртү – ул аны реструктурлаштырганнан соң уртак предприятие үсешенең озак сроклы стратегиясендә чираттагы этап», - дип билгеләп үтә «СОЛЛЕРС» ГАҖ генераль директоры Николай Соболев.
«Соллерс Форд» раслаганча, компания исемен үзгәртү бизнес-процессларда һәм клиентларда чагылыш тапмаячак: Ford җиңел автомобильләренә гарантияле ремонт ясау һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча барлык йөкләмәләр дә, элеккегечә, тулы күләмдә үтәләчәк.
Алабугададагы «Соллерс Форд» заводында Ford Transit тулы цикл технологиясе белән җитештерү эше көйләнгән, бу Россия сатып алучыларына тулысынча кастомизацияләнгән һәм Россия шартларында эксплуатацияләүгә яраклаштырылган заманча продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. База версияләре линейкасында тоташ металл фургон, автобус һәм шасси бар, автомобильләргә базаның өч озындыгындагы вариантларда, түбәсенең биеклеге буенча ике вариантта һәм, тулы приводны да кертеп, барлык төр приводларда заказ бирергә мөмкин. Бүгенге көндә Ford Transit базасындагы автомобильләрнең махсус версияләренең тулы гаммасында махсус һәм социаль билгеләнештәге 141 төрле модификация бар, ул тулылана бара.
Ике тонна кулланылган батарейка тапшырырга яки пакет урынына әбиләр букчасы кулланырга – Казан энергетика университетында узган тематик фәнни-мәгариф семинарында циркуляр икътисад принципларына күчү процессын тизләтү өчен башка күп кенә адымнар турында сөйләштеләр.
Чарада Татарстанның белем бирү оешмалары һәм бизнес вәкилләре катнашты. Спикерлар сыйфатында югары уку йортлары укытучылары, эре сәүдә челтәрләренең топ-менеджерлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре чыгыш ясады.
Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тарафыннан расланган мәгълүмат-белем бирү чараларын уздыру циклы кысаларында гамәлгә ашырылды.
2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча керемгә бердәм салым рәвешендә махсус салым режимы (ЕНВД) гамәлдән чыгарыла.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан ЕНВД куллана ала торган затлар исемлеге, әлеге режимны куллану өчен өстәмә шартлар кертелүгә бәйле рәвештә, кимегән. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, мәҗбүри маркаланырга тиешле товарлар, натураль мех эшләнмәләре, аяк киеме товарлары һәм дару препаратлары сатучы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар 2020 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД кулланырга хокуклы түгел.
2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД гамәлдән чыгуы барлык салым түләүчеләргә, Россия Федерациясе субъектына һәм эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, кагылачак. Шул ук вакытта, ЕНВД буенча салым түләүче сыйфатында салым исәбеннән төшерү турында гариза тапшырырга кирәкми, – исәптән төшерү автомат рәвештә башкарылачак.
ЕНВД бетерелгәннән соң оешмалар һәм шәхси эшкуарлар – салым салуның гадиләштерелгән системасына, ә шәхси эшкуарлар салым салуның патент системасына (ПСН) яки «үзмәшгульләр салымы» дип аталган һөнәри керемгә салым түләү режимына күчәргә хокуклы.
Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар әлеге режимнарны кулланганда, ЕНВД вакытындагы кебек үк өстәмә кыйммәткә салымнан, мөлкәт салымыннан азат ителә, моннан тыш, оешмалар – табыш салымыннан, ә шәхси эшкуарлар – физик затлар кеременә салымнан.
Әгәр салым түләүчеләр ел ахырына кадәр яңа салым режимын мөстәкыйль сайламаса, алар автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе салым түләүчеләргә салым салуның башка режимын, исәпкә алыну урыны буенча салым органына үз вакытында хәбәр итеп, алдан ук сайлап куярга киңәш итә.
ЕНВД бетерү һәм башка салым салу режимнарын куллану турында вебинар
Эшкуарлык җәмәгатьчелегенә ЕНВД гамәлдән чыгару һәм башка салым салу режимнарын куллану турында тулырак мәгълүмат бирү максатында, 2020 елның 8 октябрендә, 11:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе мәгълүмати вебинарга чакыра. Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре бизнеста барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга онлайн режимында җавап бирәчәк.
Вебинар – бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Тәкъдим ителгән тема буенча сораулар 2020 елның 6 октябренә кадәр g.kayumova.r1600@nalog.ru электрон почтасына кабул ителә. Чарага әзерлек барышында алынган сорауларга аны уздырган вакытта җавап биреләчәк.
Вебинарда катнашу өчен https://events.webinar.ru/8009181/6299105 сылтамасы буенча күчәргә һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» дигән җиргә басарга кирәк.
Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе Төбәк үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән барлык тармакларда һәм тормыш өлкәләрендә Россия төбәкләрендәге халыкларга ярдәм күрсәтү алымнарын камилләштерү мәсьәләләрендә РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында киң даирә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү бурычларына таянып, «Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе https://regioninformburo.ru/ порталында «2020-2021 РФ субъектларын үстерүнең стратегик программалары россиякүләм яңалыклар реестры»н формалаштыра: https://regioninformburo.ru/category/society/
Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсның максаты – территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя кую стратегияләрен эшләү, эшкуарлык һәм куллану базарын үстерү, торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгатьне һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, АСК, ТКХ, ЯЭК системасын һәм экологик куркынычсызлык системасын камилләштерү, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлшә ашыру, сатып алулар һәм тарифларны җайга салу, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә контракт системасын җайга салу, азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт-туристлык, фәнни-мәгариф потенциалны ныгыту, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру, медицина ярдәме, граждани, хокукый һәм Россия Федерациясе халкын социаль яклау буенча күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм аларның сыйфатын күтәрү буенча төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары уздыра торган чаралар турында Россия гражданнары өчен мәгълүмат урнаштыру. Мөһим яңалыкларны урнаштыру өчен түләүсез теркәлү формасы: https://regioninformburo.ru/add-news/, ә өстәмә мәгълүмат: https://regioninformburo.ru/programmy-razvitiya-subektov-rf-2020-2021/
«2020-2021 РФ субъектларын үстерүнең стратегик программалары россиякүләм яңалыклар реестры»н формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре. «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль закон, шулай ук алар эшчәнлеген мәгълүмати ачык булу ягыннан регламентлаштыручы башка норматив-хокукый актлар нигезендә һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга карата төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият эшчәнлеген яктырту максатларында РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләре актуаль материаллары «Төбәкләрне үстерү» https://regioninformburo.ru/category/society/ бүлегендә тупланачак.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Чарада катнашучылар тарафыннан сәнәгать продукциясенең: автомобиль техникасының, аның комплектлау әйберләренең һәм дару препаратларының законсыз әйләнеш фактларын ачыклау һәм булдырмау буенча эш нәтиҗәләре каралды.
Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы мәгълүматларына караганда, 2019 елда дөньяда контрафакт продукция әйләнеше 500 млрд. долларга җиткән.
Сәнәгать продукциясе белән законсыз сәүдә итүнең югары өлеше икътисад үсешен тоткарлый, базарда катнашкан намуслы хезмәткәрләргә, шулай ук таможня һәм салым түләүләре рәвешендә РФ бюджет системасына да зыян китерә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан даими нигездә сәнәгать продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш чаралары үткәрелә. Агымдагы елның узган чорында каралган өлкәдә 67 җинаять очрагы ачыкланган.
Контрафакт медицина әйберләре, дару чаралары һәм биологик актив өстәмәләр җитештерү һәм сату фактларын ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән эш алып барыла.
Россиядә дару чараларының законсыз әйләнешенә каршы тору максатында, 1 июльдән даруларга зарури маркалау системасы кертелде. Дару чаралары хәрәкәтен мониторинглауның федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС МДЛП) җитештерүче заводтан, әйләнештә катнашучыларның барысын да кертеп, ахыргы кулланучыга кадәр юлны күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
Система препаратларны кабат сату, яраклылык вакыты чыккан медикаментларны сату мөмкинлеген юкка чыгара, ялган һәм контрафакт даруларны әйләнешкә кертүдән чикли, җитештерүчеләр өчен сыйфатсыз препаратны әйләнештән кире алу эшен гадиләштерә.
Утырыш барышында шулай ук таможня органнарының контрафакт продукциянең таможня чиге аша күчерергә омтылуларын ачыклау һәм булдырмау буенча мөмкинлекләре дә күрсәтелде.
2019 елда Россия ФТХ интеллектуаль милек хокукларын яклау өлкәсендәге эш барышында 12 млн. берәмлектән артык контрафакт продукция ачыкланган, алар аркасында интеллектуаль милек объектларына 8 млрд. сумнан артык зыян китерү ихтималы булган. Аеруча автозапчастьләр, уенчыклар, парфюмерия продукциясе һәм җиңел сәнәгать товарлары контрафакт дип танылган.
Татарстан таможнясында контрафакт продукциянең шактый өлеше товарларны халыкара почта аша җибәргәндә ачыклана икән – агымдагы елның 9 аенда шундый 16 меңнән артык товар ачыкланган. Контрафакт товарларның төп өлеше Кытайдан (85% артык), Монголиядән (9%), Гонконгтан (5%), Сингапурдан, Кореядан (1%) килә.
Республиканың күп кенә предприятиеләре үзләренең брендларын законсыз файдалану проблемасы белән очраша. Хокук иясе белән берлектә эш иткән очракта индивидуальләштерү чараларын законсыз куллануга көрәш аеруча нәтиҗәле алып барыла. Күп еллар дәвамында «КАМАЗ» ГАҖ әлеге предприятиенең аерым хокукларын бозып әзерләнгән контрафакт запас частьләрне җитештерү һәм аларны әйләнештә йөртүгә каршы актив көрәшә. Компания вәкиле предприятиедә автокомпонентларны маркалау системасын кертү, «ОРИГИНАЛ» («ORIGINAL») төргәкләренең уникаль кодларын куллану, ялган әйберләрдән саклау, фирма төргәкләренең дизайнын даими алыштыру турында сөйләде. Шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ тарафыннан «Интернет» челтәрен мониторинглауның автоматлаштырылган системасы кулланыла, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар белән үзара хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла, норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелә.
«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы хезмәткәрләре «Игелекле китапханә» хәйрия проектында катнашкан. Атна дәвамында теләге булган һәркем Казандагы балалар хастаханәләре өчен китаплар алып килә алган.
Завод хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен 250 якын басма җыйган. Акция шартлары буенча яңа яисә йорт китапханәсеннән яхшы хәлдәге китаплар кабул ителгән. Хәйрия проектында предприятиенең 10 бүлекчәсе катнашкан. Форзацларда булачак яшь китап укучылар өчен сәламәтләндерү теләкләрен дә калдырырга мөмкин булган.
Завод хезмәткәрләре җыйган китапларны сортларга аерып, Казан хастаханәләренә җибәрәчәкләр, аларда махсус киштәләр урнаштырылачак. Сайлап алу аша узмаган китаплар авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортларына һәм башка учреждениеләргә җибәреләчәк.
Казан вертолет заводы хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» кебек шәһәр һәм республика хәйрия проектларында даими катнаша. Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре үз инициативасы буенча адреслы ярдәм акцияләре дә үткәрә, Идел буе балалар йортына, балалары Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакытлы дәвалану курсларын уза торган ата-аналар өчен «Дом Роналда Макдоналда» гаилә кунакханәсенә ярдәм итәләр. 2020 елның маенда завод хезмәтчәннәре предприятиенең ялгыз эшләүче пенсионерларына азык-төлек җыелмалары белән ярдәм иткән, мондый ярдәмне 100 артык кеше алган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Tуркмендениздеряйоллары» агентлыгы һәм «Диңгез сәүдә флоты» АҖ вәкилләре белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.
Очрашуның төп темалары – төрекмән партнерлары белән А145Е проектының икенче тиз йөрешле пассажир судносын гамәлгә ашыру һәм ике типтагы (дизель һәм электр) елга земснарядлары сериясен бергәләшеп төзүне оештыру буенча ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алышу, шулай ук уртак эшчәнлекнең ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләү.
2019 елның августында Каспий икътисадый форумында «Ак Барс» СК АҖ «Туркмендениздерьяеллары» агентлыгы һәм «ССЗ «Балкан» АҖ (Төркмәнбаши шәһәре) белән суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынган иде, аның кысаларында Төрекмәнстан өчен суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу буенча актив эш алып барыла.
2020 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Венгриядә. Татарстан Республикасы делегациясе составында, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов та бар.
Эш сәфәре барышында Альберт Кәримов MOL компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, шулай ук NNG компаниясендә булды һәм HEPA генераль директоры Кристоф Сабо белән ике яклы очрашу уздырды.
«Венгрия белән хезмәттәшлек Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында үзара элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирдек», – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, үзара багланышлар ике яклы хезмәттәшлекне үстерүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
Альберт Кәримов Татарстан белән Венгрия арасындагы сәүдә-икътисад, инвестиция һәм фән-техника хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре буларак сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кооперация элемтәләрен алга таба үстерүне, Венгриягә Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы продукциясен, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге продукцияне алга җибәрүне билгеләп үтте.
Венгрия ягы Венгрия фирмаларының технологияләр экспортын арттыру һәм ноу-хау белән дә, Татарстан Республикасы партнерлары белән хезмәттәшлекнең башка рәвешләрендә дә, кызыксынуы барлыгын раслады. Шулай ук яклар AGROMETAL s. r. o. компаниясенең уңышлы проекты турында фикер алышты, ул Татарстан Республикасына сыйфатлы җиһазлар һәм технологияләр керткән.
Будапештта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Венгрия хөкүмәте вәкилләре белән, шул исәптән Венгриянең тышкы эшләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сиярто белән сөйләште.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов Татарстан белән Венгрия арасында сәнәгать, сәүдә-икътисад һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту зарурилыгы аеруча әһәмиятле, дип билгеләп үтте.
Яклар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук үзара товар әйләнеше күләмнәрен арттыру, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе, туризм өлкәсендә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм предприятиеләр арасында кооперацияне үстерү мөмкинлекләрен карады.
Визит нәтиҗәләре буенча эшлекле даирә вәкилләренең ике яклы очрашулары барышында «Татнефть» ГАҖ һәм Венгриянең «Мол» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.