ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Без энергонәтиҗәлелек сайлыйбыз – 2020» VII Республика яшьләр инициативалары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Җиденче тапкыр Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында «Без энергонәтиҗәлелек сайлыйбыз» дигән Республика яшьләр инициативалары конкурсы үткәрелде.

Конкурс энергонәтиҗәлелек һәм энергияне саклау өлкәсендә фәнни-техник һәм инновацияле эшчәнлекне активлаштыру, югары сыйныф укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-техник һәм инновацияле эшләнмәләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә икътисадый һәм норматив-хокукый алгарышны үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ. 

«Энергонәтиҗәле кеше – энергонәтиҗәле җәмгыять» номинациясендә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ студенты Антон Мухин җиңүче булган. Конкурска ул «Татарстан Республикасы Балтач районында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм популярлаштыру» дигән темага эш тәкъдим иткән. «Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» номинациясендә «Югары вольтлы челтәрләр торышын мониторинглауның җепселле оптик системалары» темасына эш белән Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ аспиранты Роберт Гобәйдуллин җиңгән. Казан дәүләт энергетика университеты студенты Александр Ельченковның «Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә белем бирүнең нәтиҗәле коралы буларак  «Еnergy Skills Camp» профильле лагере» энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы оештыру һәм мәгълүмат чаралары» номинациясендә җиңүче булган. «Ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча иң оригиналь идея» номинациясендә махсус бүләк Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Рита Ротачның «Казан ҖЭҮ-1 үрнәгендә парлы винт машинасын керткәндә ҖЭҮ эшенең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына ясалган эше өчен бирелде. Барлык җиңүчеләр дә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Имин булмаган хәл аркасында традицион форматтагы ТЭФ форумы 2021 елга күчерелгән, бүгенге вәзгыятькә карамыйча, конкурс булды һәм «Без энергонәтиҗәлелек сайлыйбыз» яшьләр инициативалары конкурсында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Миңнебаев Марат Фәйзрахман улы котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.

Быел конкурска 48 конкурс эше тапшырылган иде. Барлык эшләр дә конкурс экспертлары тарафыннан иң югары дәрәҗәдә бәяләнде һәм җиңүчеләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International