«Нефть тармагында тармакара багланышларга яңа карашлар: Табу. Сервис. Машина төзелеше. Финанслар»

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 2 декабрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «Нефть тармагында тармакара багланышларга яңа карашлар: Табу. Сервис. Машина төзелеше. Финанслар»  дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Чараны оештыручылар – Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге һәм «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ (Әлмәт).

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Россия Энергетика министрлыгының Нефть һәм газ эшкәртү департаменты директоры Антон Рубцов чыгыш ясады.

Бизнес-форум тематикасына, гомумән алганда, һәм түгәрәк өстәл тематикасына югары кызыксыну нәтиҗәсендә дискуссиягә Россиянең 15 шәһәреннән 67 оешманы тәкъдим итүче 100 артык катнашучы җәлеп ителгән иде. Алар – федераль һәм региональ хакимият органнары, фәнни даирә вәкилләре, Россиянең алдынгы нефть-газ химиясе компанияләре, тармак ассоциацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар нефть-газ тармагында тармакара хезмәттәшлекнең төп проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр турында актив фикер алышты:

  • нефть, газ өчен аз тоннажлы продуктлар җитештерүчеләр һәм нефть сервисы һәм машина төзелеше тармагы предприятиеләре өчен, шулай ук югары технологияле машина төзү продукциясе булдыру һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән Россия Сәнәгать министрлыгының дәүләт ярдәм чаралары турында;
  • «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында сәнәгатьнең башка тармакларына программаларны киңәйтү турында.

Шулай ук, нефть сервисы һәм кече нефть компанияләренең банкротлыкка чыгу куркынычын киметү ысулы буларак, SPV-компанияләрне булдыру; Россия нефть компанияләренең үз сервисларын үстерү; тәмамланмаган скважиналар фондын формалаштыру; заказчыларның геологик разведка һәм нефть сервисы технологияләренә карата таләпләрен арттыру һәм стандартлаштыру; скважина эчендәге эшләрне мәгълүмати һәм инженер-техник тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International