Татарстаннан нибары бер гариза гына 2026 елга модернизация проектларының башлангыч исемлегенә кертелгән

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр, 2026 елда куәтләр җиткерә башлап, җылылык электростанцияләрен модернизацияләү проектлары сайлап алынган. 1 декабрьдә СО ЕЭС сайтында сайлап алуның башлангыч нәтиҗәләре басылып чыккан. Сайлап алуда катнашуга барлыгы 54 гариза тапшырылган булган. Алты энергетика компаниясеннән 15 заявка сайлау аша узган.

Сайлап алынган 15 гаризаның 8е беренче бәя зонасына туры килә (Европа өлеше һәм Урал). Татарстан бердәнбер проект – «ТГК-16» АҖ Түбән Кама ТЭЦ-1 турбинасын модернизацияләү проекты белән тәкъдим ителгән. «ТГК-16» энергокомпаниясе (ТАИФ төркеменә керә), башлангыч нәтиҗәләр буенча, турбина һәм аның ярдәмче җиһазларын алыштырып, 100 МВт егәрлекне модернизацияләү хокукын алган, беренче бәя зонасында сайлап алынган проектлар исемлеген иң зур бәя күрсәткече белән йомгаклаган.

Ай дәвамында «ЕЭС система операторы» катнашучылар тарафыннан күрсәтелгән техник параметрларның дөреслеген тикшерәчәк, шуннан соң РФ Хөкүмәте тарафыннан КОММод-2026 проектларының ахыргы исемлеге расланачак.

ТГК-16 өчен бу җылылык электростанцияләренең генерацияләү объектларын модернизацияләү программасы кысаларында бишенче проект булачак. Агымдагы елның февралендә энергокомпаниянең дүрт заявкасы 2025 елга сайлап алынган инде. Түбән Кама ТЭЦ-1 һәм Казан ТЭЦ-3нең гомуми егәрлеге 417 МВт булган пар турбиналарын модернизацияләү нәтиҗәсендә кулланучыларны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелек һәм ышанычлык дәрәҗәсе артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International