2020 елның 30 ноябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты узды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

2020 елның 30 ноябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты, ул фестивальдә катнашучыларны, оештыручыларны, предприятие җитәкчеләрен һәм тамашачыларны сәламләде.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачеты кысаларында барлык конкурслар нәтиҗәсендә:

1 урынны «Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУ, «Горький исемендәге Зеленодольск» АҖ, Менделеевск районының «Аммоний» АҖ һәм «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы яулаган.

2 нче урында:«Казан электротехника заводы» АҖ, «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП командалары;

3 урында: «Транснефть – Прикамье» АҖ, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «ТНВ» - «ТЯГ» яшьләр бүлеге һәм «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ командалары.

«Безнең заман геройлары»  дигән махсус призны һәм фестивальнең Гран-приен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов тапшырды.

Жюридан махсус «Безнең заман геройлары» дигән призны «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ командасы алган.

Казан шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы өченче мәртәбә Фестиваль Гран-приена лаек булган.

«Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләрне котлыйбыз!

Исегезгә төшерик, эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» республика фестивале 2013 елдан бирле ТР Президенты ярдәмендә уздырыла. Фестиваль социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальнең миссиясе яңа кадрлар буынын формалаштырудан, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан һәм республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт.

2016 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов карары буенча, Фестивальгә ел саен уздырыла торган статус бирелде.

2019 елда Фестивальгә РФ ЮНЕСКО эшләре комиссиясе эгидасы бирелде, бу проектның максатлары һәм бурычларының яшьләр сәясәте өлкәсендәге ЮНЕСКО өстенлекләренә туры килүен күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International